Алмаз Сабирҗанов
Алмаз Сабирҗанов, Алмаз Реваль улы Сабирҗанов (1983 елның 14 декабре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Чистай районы, Татар Ялтаны) — драма актеры, Уфа дәүләт татар «Нур» театры (2005―2006), Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (2005 елдан) артисты. Татарстанның атказанган артисты (2016), «Тантана» премиясе лауреаты (2020).
Алмаз Сабирҗанов | |
![]() А.Сабирҗанов | |
Туганда бирелгән исеме: |
Алмаз Реваль улы Сабирҗанов |
---|---|
Туу датасы: |
14 декабрь 1983 (41 яшь) |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма артисты |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2005 — х. в. |
Бүләк һәм премияләр: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1983 елның 14 декабрендә Татарстан АССР Чистай районы Татар Ялтаны авылында туган. Әтисе Реваль ― механизатор, әнисе Гөлсинә ― мәдәният хезмәткәре. 2005 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген (Фәрит Бикчәнтәевның Уфаның «Нур» театры өчен җыйган махсус курсы) тәмамлаган [1]..
Хезмәт юлы
үзгәртү- 2005 ел ― Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Уфа дәүләт татар «Нур» театры өчен әзерләнгән махсус курсын тәмамлаганга күрә[2], «Нур» театрында эшли башлый. Әлеге театрда бер сезон эшли.
- 2006 елның октябреннән ― Г. Камал исемендәге Татар академия театрында. Шулай ук Казанның Мәскәү районы Фатиха Аитова исемендәге 12нче кызлар гимназиясендә [3] театр түгәрәге алып бара. Шаян ТВда мультфильмнар тавышландыра (мультфильмнарга тавыш яздыра) [1].
Иҗаты
үзгәртүСтудент чагыннан Камал театры спектакльләрендә күмәк күренешләрдә катнаша. Бирелеп, хисләнеп уйнавы рольләрен тагын да җанлырак, ышандырырлык итә. Соңгы вакытта тискәре рольләрне күп уйный [1].
Уйнаган рольләре
үзгәртү
|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2016 — Татарстанның атказанган артисты
- 2020 — «Тантана» премиясе — «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә (Камал театрында «Сүнгән йолдызлар» спектаклендə Надир мәхдүм роле өчен)[5][6]
Гаиләсе
үзгәртүХатыны ― Илсөяр Илгизәр кызы Сабирҗанова (Вәлиева, 1984 елгы) [7], Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хор бүлегендә укыган, шәһәр үзәгендәге «Йөзем» ресторанында администратор, Казанның Вахитов районы 273нче санлы балалар бакчасында тәрбияче (2015) булып эшләгән. Ике кызы Камал театрының «Зәңгәр шәл» спектаклендә күмәк күренешләрдә катнаша [1].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Нәзилә Хуҗина. Алмаз Сабирҗанов: «Ике ай театрның грим бүлмәсендә яшәдем». Акчарлак, 29.06.2022, 2-3нче бит
- ↑ Ирек мәйданы, 2012, 21 декабрь, archived from the original on 2013-06-04, retrieved 2015-06-14
- ↑ Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани, archived from the original on 2019-04-07, retrieved 2022-07-05
- ↑ Спектакли. Сабирзянов Алмаз Ревалевич. Театр Камала
- ↑ "Тантана" онлайн узды, төп җиңүчене билгеләмәделәр. Азатлык радиосы, 27.03.2020
- ↑ Камал театры артистлары «Тантана» театр премиясендә 3 номинациядә җиңү яулады. Камал театры сайты, 27.03.2020
- ↑ Ильсияр Сабирзанова-Валиева ВКонтакте
Чыганаклар
үзгәртү- Л. Йосыпова. А. Сабирҗанов: «Театрда бер көн күренмәсәм, эчем поша башлый». Ирек мәйданы, 2012, 21 декабрь.
- Нәзилә Хуҗина. Алмаз Сабирҗанов: «Ике ай театрның грим бүлмәсендә яшәдем». Акчарлак, 29.06.2022, 2-3нче бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Алмаз Сабирҗанов турында Г. Камал театрының рәсми сайтында 2014 елның 8 апрель көнендә архивланган.
- Алмаз Сабирзанов ВКонтакте