Владимир Васильев (1978)

опера җырчысы

Владимир Васильев, Владимир Михаил улы Васильев (1978 елның 23 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) — опера җырчысы (бас), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе (2004 елдан) һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры (2006 елдан) солисты. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе өлкән укытучысы (2011 елдан). Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие сәнгать җитәкчесе (2014 елдан). Татарстанның атказанган (2010) һәм халык (2023) артисты.

Владимир Васильев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Владимир Михаил улы Васильев

Туу көне

23 ноябрь 1978(1978-11-23) (46 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы

Эшчәнлек еллары

2004 — х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия Россия

Һөнәрләр

җырчы, педагог

Моң

бас

Кораллар

тавыш[d]

Коллективлар

Татар дәүләт филармониясе
Татар академия дәүләт опера һәм балет театры
Казан дәүләт консерваториясе

Бүләкләр

Татарстанның атказанган артисты - 2010Татарстанның халык артисты - 2023

vladimirvasilev.narod.ru
Милләт

керәшен[1]

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1978 елның 23 ноябренда Яр Чаллыда туган. Казан дәүләт педагогика университетын (Яр Чаллы филиалы) «тарих укытучысы» белгечлеге буенча (2000), Казан консерваториясен «академик җырлау» белгечлеге буенча (Ю. Борисенко сыйныфы) (2006), Казан консерваториясе каршында аспирантураны (җитәкчесе Ю. Борисенко) (2009) тәмамлаган. 2006-2008 елларда Мәскәү дәүләт консерваториясендә (Важа Чачава сыйныфы), 2009 елда Вена операсында (Е. Нестеренко җитәкчелегендә) стажировка үткән.

 
Владимир Васильевның Важа Чачава белән Рахманинов залында сольный концертыннан соң. Владимир Васильев (у) үзенең остазлары Юрий Борисенко, Важа Чачава, Вера Таганцева белән. Казан, 15.06.2007.

Хезмәт юлы

үзгәртү

2004 елдан Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты.

2006 елдан М. Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры солисты.

2011 елдан Казан дәүләт консерваториясе өлкән укытучысы.

2014 елдан Татар дәүләт филармониясендә әдәби-музыкаль лекторий мөдире.

 
Илһам Шакиров (с), Георгий Ибушев (ү), Роман Чуйнов (у) белән
 
Владимир Васильев

Чит илләрдә гастрольләрдә була: Украина (2003), Төркия (2004, 2005, 2006, 2008), Казакъстан (2004, 2012), Бөекбритания (2005, 2006), Азәрбайҗан (2006), Беларусь (2007), Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте (2008), Австрия (2009), Һолландия (2009, 2010, 2011), Бельгия (2009), Польша (2010), Франция (2011, 2013), Чехия (2014), Алмания (2014).
Халыкара опера фестивальләрендә: ТЮРКСОЙ төрки халыклар фестивалендә (Мәрсин, Төркия, 2008; Гирна, Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте, 2008), Ф. Шаляпин исемендәге фестивальдә (Казан, 2007-2012), «Ирина Архипова тәкъдим итә» (Ярославль, 2006 , Мәскәү, 2006), Собинов музыка фестивалендә (Курск, 2009), «Шаһимәрдән дусларын җыя» (Павлодар, Казакъстан, 2012) һәм Р. Ваһапов исемендәге «Татар җыры» фестивалендә (Түбән Новгород, 2006, Казан, 2006) катнаша.
Дирижёрлар М. Плетнёв, Ф. Мансуров, Р. Салаватов, В. Васильев, М. Боэми, Г. Ринкявичюс, М. Аннамамедов, В. Соболев, П. Сорокин (Зур театр, Мәскәү), К. Дургарян (Ереван, Әрмәнстан), Н. Некрасов, А. Шутиков, режиссёрлар М. Панджавидзе (Зур театр), Д. Сәетович, Б. Бергер-Горски (Австрия) белән хезмәттәшлек итә.[2]

Репертуар

үзгәртү
  • 2004 — «Тегермәнче хатыны» (Мельничиха) Дж. Паизиелло — Располонэ
  • 2005 — «Монда таңнар тыныч» (А зори здесь тихие) К. Молчанов — Васков
  • 2006 — «Фауст» Ш. Гуно — Мефистофель
  • 2006 — «Шагыйрь мәхәббәте» Р. АхияроваГазраил (беренче башкаручы)
  • 2006 — «Пики дамасы» (Пиковая дама) П.И. ЧайковскийСурин
  • 2007 — «Трубадур» Дж. Верди — Феррандо
  • 2007 — «Евгений Онегин» П.И. ЧайковскийЗарецкий
  • 2008 — «Борис Годунов» М.П. Мусоргский — Митюха
  • 2008 — «Травиата» Дж. Верди — Барон
  • 2009 — «Риголетто» Дж. Верди — Марулло
  • 2009 — «Мадам Баттерфляй» Дж. Пуччини — Принц Ямадори
  • 2010 — «Лючия ди Ламмермур» Г. Доницетти — Раймондо
  • 2010 — «Евгений Онегин» П.И. ЧайковскийКенәз Гремин
  • 2011 — «Кармен» Ж. Бизе — Цунига
  • 2011 — «Җәлил» Н.Г. Җиһановстаршина Ковалёв
  • 2014 — «Борис Годунов» М. П. Мусоргский — Пимен
  • «Кенәз Игорь» А. П. Бородин — Кончак
  • «Риголетто» Дж. Верди — Спарафучиле
  • «Серальдән урлау» (Похищение из Сераля) В. Моцарт — Осмин
  • «Мадам Баттерфляй» Дж. Пуччини — Бонза, Комиссар
  • 2011 — Рус халык җырлары һәм борынгы романслары. «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры белән (дирижёр Р. Ильясов).[3]
  • 2012 — Рус классик романсы кичәсе (концертмейстер М. Мулин).
  • 2012 — Җиңү көне белән! ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры белән (дирижёр А. Шутиков).
  • 2012 — Һөнәри сәхнәдә 10 ел. ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры белән (дирижёр А. Шутиков).
  • 2013 — Машина төзүчеләр көне белән! «Tatarica» халык уен кораллары оркестры белән (дирижёр Р. Халитов).
  • 2013 — Дж. Вердиның тууына 200 ел тулуга (концертмейстер Р. Чуйнов).
  • 2014 — «Сөекле хатын-кызларга!» (концертмейстер Р. Чуйнов).
  • 2014 — Владимир Васильев: Н.А. Римский-Корсаковның тууына 170, М.Ю. Лермонтовның тууына 200, М.И. Глинканың тууына 210, А.С. Пушкинның тууына 215 ел (концертмейстер Р. Чуйнов).

Фильмография

үзгәртү
  • 2012 — «Кабан күле хәзинәләре» (Сокровища озера Кабан) (режиссёр Д. Коробкин) — кияү

Дискография

үзгәртү
  • 2011 — Рус халык җырлары һәм борынгы романслары. «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры белән (дирижёр Р. Ильясов).
  • 2012 — Рус классик романсы кичәсе (концертмейстер М. Мулин).

Хезмәтләре

үзгәртү
  1. В. Васильев. Поповка авылы тарихы (Зәй районы Поповка авылы нигезләнүгә 100 ел тулу уңаеннан). Казан, Институт истории АН РТ, 2007.[4]
  2. В. Васильев. Минем гаилә (XVIII гасыр башыннан алып 4179 кеше кергән 11 буын шәҗәрәсе). Казан, 2011.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Гаиләсе

үзгәртү

Әти-әнисе Михаил Евстафий улы Васильев (25.09.1940) һәм Анна Владимир кызы Васильева (Глухова) (06.10.1940) икесе дә Зәй районы Поповка авылында туганнар.
Хатыны Елена, уллары: Александр (06.10.2002) һәм Николай (23.11.2007), икесе дә музыка белән шөгыльләнә.

Кызыклы факт

үзгәртү

2013 елның 21 февралендә Татарстан дәүләт гимнын беренче башкаручыларның берсе (Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары каршында)[5].

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Васильев, В. Мин бәләкәйдән үк татарча аралашып үстем. «Мәдәни җомга», 12.11.2004.
  • Васильев, В. Җиңүләрнең барысы да кыйммәт: (җырчы белән әңгәмә) /Әңгәмәдәш Рузилә Мөхәммәтова. «Сәхнә», 2005, № 5.
  • Малахальцев, А. Не оскудела Казань басами: (о солисте Татгосфилармонии им. Г. Тукая Владимире Васильеве). «Республика Татарстан», 03.12.2005. (№ 242).
  • Мөхәммәтова, Р. «Мин бик әйбәт икәнмен», ди танылган җырчы Владимир Васильев, уенын-чынын бергә кушып. «Шәһри Казан», 03.11. 2007.
  • Мөхәммәтова, Р. Иң яхшы бас: (җырчы Владимир Васильев турында). «Ватаным Татарстан», 23.12.2005. (№ 254).

Сылтамалар

үзгәртү