Владимир Васильев (1935)
Владимир Васильев (Владимир Михаил улы Васильев, рус. Владимир Михайлович Васильев) – дирижёр, педагог. РСФСР (1984) һәм ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе. Тукай премиясе лауреаты (1984). Профессор (2000).
Владимир Васильев | |
---|---|
Туган телдә исем | Владимир Михаил улы Васильев |
Туган | 27 июль 1935 (89 яшь) Вологда |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе[d] |
Һөнәре | дирижёр |
Бүләк һәм премияләре | (1984) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1935 елның 27 июлендә Вологда шәһәрендә туган. Ленинград дәүләт академия капелласы каршында хор укуханәсен (1953), Ленинград консерваториясен (1958), Казан консерваториясендә опера-симфония дирижёры сыйныфы буенча аспирантура (1969) тәмамлаган.
- 1957-1974, 1982 елдан – Казан консерваториясендә опера сыйныфында дирижёр, укытучы, 1986-1987 операга әзерләү кафедрасы мөдире, 2000 профессор.
- 1970 елдан Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры дирижёры, 1982-1993 баш дирижёр.
Чиләбе, Әдис опера театрларында баш дирижёр була. Россиянең төрле театрларында 60 опера, балет, оперетта куюда катнаша. Польша, Алмания, Бельгия, Австрия, Швейцария, АКШ, Италиядә гастрольләрдә була.[1]
Иҗаты
үзгәртүРепертуарында чит ил, рус һәм татар композиторларының төрле жанрдагы әсәрләре, шул исәптән 70 операсы һәм балеты. Казан консерваториясе һәм Казан музыка укуханәсенең студентлар оркестрлары белән җитәкчелек итә. Концерт программасы гаять бай.[2]
Репертуар
үзгәртү- «Җәлил» (опера) Н. Җиһанов
- «Алтынчәч» (опера) Н. Җиһанов
- «Беренче факел» (оперетта) Ә. Бакиров (1970)
- «Шүрәле» (балет) Ф. Яруллин
- «Мәкерле песи» Л. Хәйретдинова
- «Кенәз Игорь» (опера) А. Бородин
- «Пики дамасы» (Пиковая дама) (опера) П.Чайковский
- «Макбет» (балет) К. Молчанов
- «Конёк-горбунок» (балет) Р. Щедрин
- «Анна Каренина» (балет) Р. Щедрин
- «Кармен-сюита» (балет) Р. Щедрин
- «Тиль Уленшпигель» (балет) Е. Глебов
- «Таңнар монда тыныч» (А зори здесь тихие) (опера) К. Молчанов
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе
- РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1984)
- Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1984)
Хезмәтләре
үзгәртүВасильев В.М. Хәйдәр Бигичев турында дирижёр истәлекләре. китапта: Размышления о музыкальном театре Казанской консерватории: Статьи. Воспоминания. Беседы. – Казан: КДК, 2010.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Казан опера театры сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-02-06
- ↑ Казан консерваториясе сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-02-06
Чыганаклар
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Милләттәшләр сайты
- Казан опера театры сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Казан консерваториясе сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.