Рөстәм Галиев (1960)

Рөстәм Галиев, Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиев (1960 елның 27 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Норлат районы, Киекле) — театр режиссеры, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрына нигез салучы, сәнгать җитәкчесе (1989 елдан) һәм директоры (2009 елдан). Татарстанның халык артисты (2011), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2006), Дамир Сираҗиев (2003), Марсель Сәлимҗанов (2015) исемендәге премияләр лауреаты. РФ Театр әһелләре берлеге әгъзасы.

Рөстәм Галиев
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиев

Туу датасы:

27 август 1960(1960-08-27) (63 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Норлат районы, Киекле

Һөнәре:

режиссер

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1980 — х. в.

Бүләк һәм премияләр:

ТР халык артисты - 2011 Татарстаның атказанган сәнгать эшлеклесе - 2006
Дамир Сираҗиев премиясе
Марсель Сәлимҗанов премиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1960 елның 27 августында Татарстан АССР Норлат районы Киекле авылында туган. Казан театр укуханәсенең актерлык бүлеген (Марсель Сәлимҗанов курсы, 1987), Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын (2015 елдан Мәскәү дәүләт мәдәният институты) (читтән торып, 2010) тәмамлаган. Армия сафларында хезмәт итә.

Хезмәт юлы үзгәртү

Авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. 19801981 елларда Минзәлә татар дәүләт драма театрында сәхнә эшчесе булып эшли, эпизодик рольләрдә уйный, А. Гыйләҗевның «Мин синеке, син минеке» пьесасында Ибраһим бай образын иҗат итә. Студент елларында Илһам Шакировның концерт бригадасында нәфис сүз остасы булып эшли. Г. Камал театрында Н. Исәнбәтнең «Портфельле кияве»ндә милиционер Гәрәев образын иҗат итә. 1987 елда, Казан театр укуханәсен тәмамлагач, юллама белән Әлмәт татар дәүләт драма театрына эшкә җибәрелә.

Әлмәт театрындагы рольләре үзгәртү

Түбән Кама татар дәүләт драма театры үзгәртү

 
Түбән Кама татар дәүләт драма театры. 2019

1989 елда шәһәр җитәкчеләре чакыруы буенча Түбән Камага килә. Р. Галиев — Түбән Кама татар дәүләт драма театрына нигез салучы. Яшь режиссерның беренче эше — Т. Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» музыкаль комедиясе.

Театрда режиссер хезмәтеннән тыш, Р. Галиев «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсенең дә режиссеры, алып баручысы була, сценарийлар яза, «Әллүки» балалар театрын җитәкли, «Җүләрләр» дип исемләнгән әдәби-музыкаль театр оештыра. Яр Чаллыда татар театрында Т. Миңнуллинның «Без бит авыл малае» (2006), Әлмәт татар театрында М. Кәримнең «Кыз урлау» (2006), Т. Миңнуллинның «Монда тудык, монда үстек» (2007) әсәрләрен сәхнәләштерә.

Түбән Кама театры Мәскәү, Санкт-Петербург (2019)[1], Казан, Чуашстан, Башкортстан, Самар, Сембер һәм Төмән өлкәләрендә гастрольләрдә була. Яшь режиссерларны да хезмәттәшлеккә җәлеп итә.

2019 елда «Театр елы» кысаларында театрның Кайманов урамындагы бинасында төзекләндерү эшләре алып барыла. Ремонтка республика казнасыннан 145 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу акчага 250 урынга исәпләнгән яңа зал төзелә, эчке схеманың концепциясен үзгәртәләр[2]. Элек төп зал буларак кулланылган кече залны хәзер татар балалар театры карамагына бирәләр. 2019 елдан театр каршында «Бишегем» балалар театры эшли[3]

Сәхнәләштергән әсәрләре үзгәртү

Утыз ел эчендә хәзерге заман татар драматургларының, татар, рус һәм чит ил классик драматурглары пьесалары буенча 70тән артык әсәр сәхнәләштергән. Театр репертуарында танылган чуаш драматургы Н. Угаринның «Туй булмый», Башкортстан драматурглары И. Абдуллинның «Тиле яшьлек», М. Садыйкованың «Гөлгенәм — бергенәм» әсәрләре бар. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына күренекле рус язучысы Анатолий Иванов повесте буенча «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» драмасын сәхнәгә куя.

Сәхнәләштергән әсәрләре[4]: Т. Миңнуллин «Яшьлек белән очрашу» (2001), М. Кәрим «Ай тотылган төндә» (2002), Ф. Бүләков «Кызлар нигә елый?» (2003), Ш. Фәрхетдинов «Әптери солдат маҗаралары» (2002), Һ. Такташ «Җир уллары» трагедиясе (2003), Т. Миңнуллин «Шулай булды шул» (2004), А. Гыйләҗев «Яра» (2005), З. Гыймаев «Бакча караклары» (2007), Р. Вәлиев «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» (2008), Р. Сәгъди «Сандугач сайрар җир» (2008), Н. Гыйматдинова «Бүре каны» (2008), Т. Миңнуллин «Кияүле кызлар кияве» (2007), Т. Миңнуллин «Син мине күрәсеңме?» (2009), Т. Миңнуллин «Алпамыш алпавыты» (2009), Л. Лерон «СыСыСыРда ясалган...нар» (2010), Т. Миңнуллин «Нәзер» (2011), А. Иванов «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» (2011), Т. Миңнуллин «Гөргөри кызын бирә» (2013), Р. Галиев «Кадер кичәсе» (2014), Т. Миңнуллин «Кызлар кызык итәләр» (2015), А. Островский «Бирнәсез кыз» (рус. Бесприданница, 2017), Н. Гыйматдинова «Сихерче» (2017), Л. Толстой «Алаша» (рус. Холстомер, 2018), Р. Зәйдулла «Нәгыймә» (2018), И. Иксанова, Г. Хәмидуллина «ЧП» (2019). Т. Миңнуллин «Яшьлек белән очрашу», «Әлдермештән Әлмәндәр» (2019) һ. б.

Режиссер буларак уңышлары үзгәртү

  • Т. Миңнуллин «Ак тәүбә, кара тәүбә» комедиясе — 26 ел дәвамында сәхнәдә 800 тапкыр уйнала.
  • М. Кәрим «Ай тотылган төндә» трагедиясе — 2002 елда төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара фестивале дипломанты.
  • Һ. Такташ «Җир уллары» трагедиясе — 2003 елда «Кама аръягы театрлары» фестивалендә берьюлы дүрт номинациядә җиңеп чыга.
  • И. Юзеев «Соңгы төн» трагедиясе — шигъри театр формасы — тәнкыйтьчеләр тарафыннан «татар сәхнәсендә яңа агым» дип бәяләнә.
  • К. Тинчурин «Җилкәнсезләр» драмасы — 2004 елда Тинчурин театрында сәхнәләштергән — театр белгече Г. Мусина кандидатлык диссертациясен әлеге спектакльгә нигезләп яклаган.
  • Н. Гыйматдинова «Бүре каны» повесте буенча сәхнәләштергән шул исемдәге драма — 2009 елда Казанда узган төрки халыкларының халыкара «Нәүрүз» фестивалендә тәнкыйтьчеләр һәм театр белгечләре тарафыннан югары бәяләнә. «Нәүрүз» (Казан, 2011), «Алтын коновязь» (Улан-Удэ, Бурятия, 2011), «Мең сулыш һәм бер тавыш» (Конья, Төркия, 2012) фестивальләрендә катнаша. Тукай премиясенә тәкъдим ителә.
  • А. Гыйләҗев «Яра» спектакле — 2012 елда хәрби-патриотик темага багышланган фестивальнең Гран-приен яулый.
  • А. Гыйләҗев «Яра» спектакле — 2013 елда Кәрим Тинчурин исемендәге фестивальнең төп вакыйгасы була, ул иң яхшыларның берсе дип таныла.
  • «Үзең белән ялгыз» (Гомәр Хәйям) моноспектакле (А. Кәримов, Таҗикстан).

Әдәби иҗат белән шөгыльләнә: шигырьләр, кечкенә хикәяләр иҗат итә. Рөстәм Галиевның үз пьесалары буенча куйган спектакльләре — «Кадер кичәсе» (2014), «Карурман аша».

Фильмография үзгәртү

  • «Язгы аҗаган» романы буенча (авторы Мәхмүт Хәсәнов) төшерелгән телесериалда — Гази.
  • «Яшәешнең гүзәл мизгелләре» дигән документаль фильм төшерә.
  • «Бибинур» нәфис фильмында (2010, Аяз Гыйләҗевның «Җомга көн, кич белән» повесте буенча режиссер Ю. Фетинг төшергән) — Габдуллаҗан

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Һәдия Хәбибуллина. Ак йолдызың синең. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2001.
  2. Һәдия Хәбибуллина. Могҗиза тудыручылар. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2006.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү