Илсөяр Иксанова
Илсөяр Иксанова (Илсөяр Вазыйх кызы Гарипова) — шагыйрә, журналист, «Түгәрәк уен» журналының баш мөхәррире (2011 елдан). С. Сөләйманова (2006), Һ. Такташ премияләре лауреаты. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1993 елдан). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2016). Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат мәсьәләләре буенча беренче урынбасары (2021 елдан)[1].
Илсөяр Иксанова | |
---|---|
Туу датасы: | 7 февраль 1966 (58 яшь) |
Туу урыны: | СССР, РСФСР, ТАССР, Лаеш районы, Татар Сараланы |
Ватандашлык: | СССР→ РФ |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1991-хәзергәчә |
Юнәлеш: | шигърият, проза, публицистика |
Жанр: | шигырь, хикәя |
Иҗат итү теле: | татар теле |
Дебют: | «Ышанасы килә» (1991) |
Премияләр: | С. Сөләйманова премиясе (2006) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1966 елның 7 февралендә Татарстан АССРның Лаеш районы Татар Сараланы авылында туган. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлаган (1988).
- 1988-1989 Татарстан китап нәшриятында корректор.
- 1989-1991 «Яшь ленинчы» газетасы хезмәткәре.
- 1991-1997 «Шәһри Казан» газетасы хезмәткәре.
- 1997-1998 «Ялкын» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире .
- 1999–2001 «Салават күпере» журналы хезмәткәре.
- 2003-2011 «Сөембикә» журналында бүлек мөхәррире .
- 2011 елдан «Түгәрәк уен» журналы баш мөхәррире.
- 2021 елдан Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат мәсьәләләре буенча беренче урынбасары
Иҗаты
үзгәртүМәктәптә башлангыч сыйныфларда укыганда ук шигырьләр яза башлый. Беренче шигъри тәҗрибәләре «Кама ягы» газетасы (Лаеш районы), «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») һәм «Татарстан яшьләре» газеталары битләрендә басыла, «Татарстан яшьләре» газетасы оештырган әдәби бәйгеләрдә катнаша.
Студент елларында (1983-1988) Казан дәүләт университетының М. Мәһдиев җитәкләгән «Әллүки» әдәби түгәрәгенә йөри.
Журналист буларак, кызыклы шәхесләр, әдәбият-сәнгать әһелләре турында язылган мәкаләләре, алар белән оештырган интервьюлары аша танылу ала.
«Ышанасы килә» дигән беренче китабы (шигырьләр җыентыгы) 1991 елда 10 мең тираж белән басыла, «Кышкы канәферләр» дигән икенче китабы 1999 елда, «Син – язган язмышым» дигән өченче китабы 2003 елда нәшер ителә. Шигырьләренең төп нигезен кеше язмышы, хатын-кыз гаме, гаилә, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар, күңел кичерешләре тәшкил итә, алар хисләрнең ихласлыгы, беркадәр моңсу-сагышлы аһәңе һәм тел бизәкләренең муллыгы белән укучыны җәлеп итәләр[2].
Чәчмә әсәрләр – хикәяләр дә яза. Әсәрләре җитди-фәлсәфи эчтәлеге һәм теленең шигърилеге белән аерылып тора.
Бүләкләре, мактаулы исемәре
үзгәртү- 2006 ― С. Сөләйманова исемендәге әдәби премия (кызыксындыру премиясе).
- 2016 ― Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе[3].
Библиография
үзгәртү- Ышанасы килә: шигырьләр. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1991. — 111 с. — ISBN 5298007171.(тат.)
- Кышкы канәферләр: шигырьләр. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999. — 95 с. — ISBN 5298009263.(тат.)
- Син — язган язмышым: шигырьләр = Ты — судьба моя: стихотворения. — Казан: «Матбугат йорты» нәшрияты, 2003. — 95 с. — ISBN 5891202263.(тат.)(рус.)
- Кырык кыл: шигырьләр. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2008. — 239 с. — ISBN 9785298016605.(тат.)
- Балан чәчәге: повесть, хикәяләр, телевизион фильм өчен сценарий, эссе. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2016. — 191 с. — ISBN 9785298031417.(тат.)
- Гомер сурәте: шигырьләр. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2018. — 223 с. — ISBN 9785298036115.(тат.)
- Биюче бал корты: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2020. — 31 с. — ISBN 9785298039642.(тат.)
- Я вздрогну от закатного луча. — Казан: Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшрияты, 2024.(рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Җитәкчелек. Иксанова (Гарипова) Илсөяр Вазыйх кызы. Татарстан Язучылар берлеге
- ↑ ТР язучылар берлеге рәсми сәхифәсендә(үле сылтама)
- ↑ «Сөембикә», 2016 ел, № 6
Әдәбият
үзгәртү- Әдипләребез (биобиблиографик белешмәлек). 2 томда. Төзүчеләре Р.Н. Даутов һәм Р.Ф. Рахмани. Казан: ТКН, 2009.
- Мортазин М. Ышанасы килә бу дөньяга. «Татарстан яшьләре», 1991 ел, 13 июнь.
- Тимбикова К. Ихлас җан. «Казан утлары», 1992 ел, № 3.
- Мөслимова Ф. Утларга салма мине… «Заман-Татарстан», 1998 ел, 14 август.
- Гыйззәтуллин Р. Сөю калыр... «Мәдәни җомга», 2001 ел, 20 июль.
- Яһудин Э. Мәхәббәт шагыйрәсе. «Шәһри Казан», 2006 ел, 9 май.
- Җәлилова Г. «Мин – иң элек хатын-кыз...» «Шәһри Казан», 2006 ел, 28 август.
- Ишмиева Л. Символлар сере. «Казан утлары», 2006 ел, № 12.
Чыганаклар
үзгәртү- Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.
- Илсөяр Иксанова «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә(үле сылтама)
Сылтамалар
үзгәртү- Иксанова Илсөяр
- Иксанова Илсөяр(үле сылтама)
- Илсөяр Иксанова шигырьләре
- Миңа шундый сөю бирде күкләр (шигырьләре) 2017 елның 28 апрель көнендә архивланган.