Әлдермештән Әлмәндәр (спектакль)

Викибирелмәләрдә элемент юк

Әлдермештән Әлмәндәр (рус. Старик из деревни Альдермеш) — драматург Туфан Миңнуллинның Әлдермештән Әлмәндәр әсәре буенча куелган 2 пәрдәле, 4 күренешле, пролог, интермедия һәм эпилоглы моңсу комедия.[1] Алмаз Монасыйпов музыкасы, беренче тапкыр 1976 елда Татар академия театрында куела, шул вакыттан татар халкының иң популяр спектакльләренең берсе булып кала. Ул әле һаман үзенең актуальлеген югалтмый, киресенчә, үскәннән үсә, артканнан арта бара. Спектакль тулаем татар телендә, җыр-биюләр белән үрелеп бара.

Әлдермештән Әлмәндәр
Фото
Автор Туфан Миңнуллин
Сюжет чыганагы Туфан Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр”
Оркестрга салу Алмаз Монасыйпов
Пәрдәләр саны 2
Иҗат итү елы 1976
Беренче куелыш җире Казан, Галиәсгар Камал театры
 
Туймазы театрының "Әлдермәштән Әлмәндәр" спектакленә афишасы
 
Әлдермештән Әлмәндәр спектакле Салават драма театры сәхнәсендә
 
Әлдермештән Әлмәндәр спектаклендә Шәүкәт Биктимиров һәм Рәшидә Җиһаншина

"Әлдермештән Әлмәндәр” – Камал театрының легендар спектакле. Ул – татар драматургы Туфан Миңнуллин белән татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов тандемыннан туган иң танылган спектакльләрнең берсе.[2] Комедия беренче мәртәбә 1976 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куела. Әлмәндәр ролендә – СССР, РСФСР, Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Шәүкәт Биктимеров, Әҗәл ролендә Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев уйный. Шул көннән башлап, спектакль аншлаг белән бара башлый. Спектакль мең тапкырдан артык куела. Мондый сәхнә бәхетенә ирешкән спектакльләр бик аз була. Әҗәл ролендә – Равил Шәрәфиев, Өммияне Нәҗибә Ихсанова, Хәмдебану ролендә Рәшидә Җиһаншина уйнап, кабатланмас образлар тудырдылар. Гөлфирә – Йөзембикә, Мансур, Илсур рольләрендә берничә буын артист алышына. Әмма Алсу Гайнуллина иҗат иткән Йөзембикә үзенең эчкерсезлеге, Әлмәндәргә булган мәхәббәтнең сафлыгы, изгелеге белән күңелләргә кереп кала. [3]

Шушы пьеса буенча куелган спектакль өчен Т.Миңнуллинга, режиссер М.Сәлимҗановка һәм артист Ш.Биктимеровка 1980 елда Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.[4]

Төп каһарманнар

үзгәртү
Әлмәндәр Әлдермеш авылы карты, 91 яшендә
Искәндәр Әлмәндәрнең өлкән малае, 70 яшендә
Өммия Искәндәрнең карчыгы, Әлмәндәрнең килене, 65 яшендә
Хәмдебану Әлдермеш авылы карчыгы, 70 яшендә
Евстигней Әлмәндәрнең Антоновка авылындагы «знаком»ы, 85 яшендә.
Гөлфирә Әлмәндәрнең улының оныгы, 17 яшендә генә.
Йөзембикә Әлмәндәрнең карчыгы, Гөлфирә белән бер яшьтә
Илсур Әлдермеш авылының 5-6 яшьлек малае
Мансур Әлдермеш авылы егете, 18 яшендә
Газраил яше билгесез, ләкин карт икәне күренеп тора
Әҗәл ул да яшь түгел
Фәрештә Газраилнең секретаре

Кыска эчтәлек

үзгәртү

"Күп йөргән, күпне күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган, ләкин күңел көрлеген югалтмаган авылым картларына багышлыйм",— Туфан Миңнуллин.[1]

Пролог

үзгәртү

Газраил үзе янына Әҗәлне чакыртып, аны Әлдермешкә командировкага җибәрәчәге турында хәбәр итә.[3]

Экспозиция

үзгәртү

Әлдермеш авылында Әлмәндәр карт үз бакчасында дача төзеп ята. Яше 91 булуга карамастан, күңеле көр, кулыннан эш килә, малае-килене белән бергә яши.[3]

Төенләнеш

үзгәртү

Кинәт аның янына Әҗәл килә, Ходайның кодрәтеннән узып бер ел артык яшәгәнлеген әйтә, повесткага кул куярга куша.[3]

Вакыйгалар үстерелеше

үзгәртү

Әлмәндәр повесткага кул куярга ашыкмый, эшлисе эшләрем бар, ди, Әҗәлне дә эшләргә мәҗбүр итә, бергәләп такта ышкылыйлар. Эш барышында Әлмәндәр картны колхозга эшкә чакыралар, Хәмдебану әби белән шаярып ала, улы Искәндәр, килене Өммия белән диалоглар бирелә. Әҗәл Әлмәндәрнең булганлыгына, шат күңеллелегенә соклана, аңа ышана башлый һәм Әлмәндәр салган ачы балны эчеп йокыга китә. Әлмәндәр карт шуны гына көтеп тора һәм Антоновка авылына дусты Евстигней белән хушлашырга китә. Әҗәл аны эзләп таба, әмма алып китәргә ашыкмый. Күңелең яктыда булгач, үлемең дә яктыда булсын, ди. Әлмәндәр Әлдермешкә кайтып, бер төн эчендә иң якыннары белән хушлашып чыга.[3]

Кульминацион нокта

үзгәртү

Илсур җырлаган чагында, Әлмәндәр Әҗәл янына барып повесткага кул куя. Тамашачы Әлмәндәр кебек изге күңелле кешенең дөньядан китүенә уфтана, шуңа күрә әсәрдәге көлке моңсу көлкегә әйләнә. Күздән яшь чыгара торган көлке әсәр ахырында туа.[3]

Чишелеш

үзгәртү

Әлмәндәрнең үлеме. Эпилогта Әлмәндәрнең теге дөньяда да шаян булып калуы күренә.[3]

Ачыклама

үзгәртү

Әсәр конфликты 91 яшьлек Әлмәндәр карт белән Әҗәл арасында хасил булса да һәм каршылыкка кергән бу ике көчнең һәркайсы мөстәкыйль күзалланса да, боларның нигезе бар. Мифик Әҗәл образы шул ук Әлмәндәр карт язмышына турыдан-туры бәйле. Һәркемнең әҗәле үзенеке, ниндидер гомуми әҗәл юк. Шулай була торып та, тамашачы Әлмәндәрнең үз әҗәле белән көрәшен чынлык яссылыгында кабул итә. Чөнки бу көрәш кешелекне кызыксындыра торган гомум сорауларга кагыла.[4] Яшәү белән үлем, Әлмәндәр белән Әҗәл арасында соңгы көрәш, тартышу башлана.[2]

Куелышлар

үзгәртү
 
Әлмәндәр ― Шәүкәт Биктимерев. Камал театры
 
Әлмәндәр (Элыксандр) – Г. Копцев,ӘҗәлВ.М. Горохов
М. Шкетан исемендәге Мари дәүләт драма театры

1983 елда һәм 2006 елда спектакль Мәскәүдә, 1984 елда – Үзәк телевидениедән, 1996 елдаХельсинкида (Финляндия) гастрольләр вакытында театрларда күрсәтелә. Пьеса шулай ук Хәмзә исемендәге Үзбәк акадия театрында (Ташкент), рус теленә Ю.Мочалов тарафыннан «Белая ворона» исеме белән тәрҗемә ителеп, Түбән Новгород, Мичуринск, Мурманск, Воронеж, Йошкар-Ола, Новокузнецк шәһәрләре театрларында куела. [5]

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры: альбом төзүче, текстлар авторы, фотоларны туплаучы И.И.Илялова. - Казан, 1996.
  2. Силина И. Два вечера у камаловцев // Театр. 1979. № 5.
  3. Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - ISBN 5-85401-082-8.

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү