Рөстәм Асаев

җырчы (бас)


Рөстәм Асаев, Рөстәм Мәҗит улы Асаев (1977 елның 20 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Благовар районы, Болышлы) ― җырчы (бас), Казан шәһәр филармониясе солист-вокалисты (2006 елдан). Башкортстанның атказанган (2021), Татарстанның атказанган һәм халык (2022) артисты, Россия һәм төбәк җыр конкурслары лауреаты. [1]

Рөстәм Асаев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Рөстәм Мәҗит улы улы Асаев

Туу көне

20 сентябрь 1977(1977-09-20) (46 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, БАССР Благовар районы, Болышлы

Эшчәнлек еллары

1998 – х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Кораллар

тавыш

Коллективлар

БОһБТ
Казан шәһәр филармониясе

Хезмәттәшлек

КДК опера студиясе

Бүләкләр

ТР атказанган артисты ТР халык артисты - 2022 БР атказанган артисты - 2021

Рустем Асаев

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Фотосурәтләре.

1977 елның 20 сентябрендә[2] БАССР Благовар районы Болышлы авылында күп балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Әтисе Мәҗит авылда шофер булып эшләгән, колхоз рәисен йөрткән, соңрак авылларында мулла булган. Әнисе Рәмзилә склад мөдире булып эшләгән. Ир һәм кыз туганнары бар.[3]

Рөстәм 5 яшьтән үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнсә дә, балачактан артист булырга хыялланмаган. Мәктәптәге татар теле укытучысы үзешчән сәнгатькә тартып керткән. 9 класстан соң Чишмә эшчеләр бистәсендәге СПТУ-48дә бер-ике көн укыган. [4] Унберенче класстан соң, авылдаш егетләре чакыруы буенча, Уфа сәнгать училищесына баянчы булырга укырга кергән, әмма әлеге уку йорты укытучысы тәкъдиме белән вокал факультетына күчеп, 4 елдан аны тәмамлаган (1998). 2003 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын (2003―2015 елларда академия) тәмамлаган.

2002―2006 елларда Уфада опера һәм балет театрында эшләгән.

Иҗатына үзгәрешләр кертәсе килеп, 2006 елның маенда Казанга килгән, Казан дәүләт консерваториясе аспирантурасына укырга кергән (профессор Юрий Владимирович Борисенко классы), кандидатлык диссертациясе язган.

2006 елда, Казанга килү белән, «Казан нуры» оркестры белән Рөстәм Яхинның «Киек казлар китә» җырын башкарып күрсәтеп, Казан шәһәр филармониясенә эшкә урнашкан. [5]

Параллель рәвештә, 2016 елга кадәр Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясенә солист итеп эшкә алынган. Төрле шәһәрләрдә, шулай ук чит илләрдә (Португалия, Таиланд һ. б.) әлеге опера студиясе солистлары, ш. и. Филүс Каһиров, Рүзил Гатин, Артур Исламов һ. б. белән гастрольләрдә йөргән.

Музыкаль альбомнарында рус, татар һәм итальян телләрендәге композицияләр урын алган. Эстрадада Уфаның «Шәрекъ» радиосы оештырган концертларда баянчы Айнур Фатыйхов белән «Гармун моңы», «Ак болытлар» (Илдар Юзиев сүзләренә) җырлары белән танылу алган. Репертуарында шулай ук композиторлар Рөстәм Яхин, Рим Хәсәнов романслары, Альфред Якшимбетов, Фирзәр Мортазин, Нур Даутов, Реваль Хисмәтуллин һ. б. көйязарларның җырлары урын алган. [6]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Беренче никахы Лилия Биктимерова (җырчы, Башкортстанның атказанган (2012) һәм халык (2023) артисты. Кызлары Гөлназ Асаева (1998 елгы), эстрада җырчысы.[8]
2008 елдан икенче никахы Айгөл (Благовар районынынан), балалар бакчасында тәрбияче, балалары Мөслим, Әминә, Хәбил. [9]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү