Филүс Каһиров

Филүс Каһиров — киң диапазонлы татар халык көйләрен, опера партияләрен башкаручы. Татар җыр сәнгатендә Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бегичев традицияләрен дәвам итүче. Рәшит Ваһапов исемендәге «Татар җыры» фестиваленың Гран-при иясе (2007), М. Җәлил исемендәге (2011), И.Шакиров исемендәге (2020) республика премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган артисты (2016).[1]

Филүс Каһиров
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Филүс Фәһим улы Каһиров

Туу көне

2 ноябрь 1986(1986-11-02) (34 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, БАССР, Бүздәк районы, Килем

Эшчәнлек еллары

2004—х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада, опера

Коллективлар

ТДОһБТ
Казан консерваториясе
«Мирас» ансамбле

Бүләкләр

Муса Җәлил премиясе (2011)
Илһам Шакиров премиясе (2020)
Татарстанның атказанган артисты (2016)

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Филүс Фәһим улы Каһиров 1986 елны Бүздәк районының Килем исемле татар авылында дөньяга килгән. Атасы – йөртүче, анасы бухгалтер булып эшлиләр.

Тугызынчы сыйныфтан соң дүрт ел Октябрьски музыка училищесында укый. Укыганда Башкортстан хөкүмәтенең шәхси стипендиясенә ия була.

Беренче тапкыр җырчының исеме 2004 ел ахырында, даими уза торган «Татар җыры» фестивалендә калкып чыга. Биредә ул әлләни уңышка ирешмәсә, дә «йолдызчыклар» категориясендә аның “Кара урман” җыры башкара алырдай бердәнбер кеше икәнлеге ачыкланды.[2]

2006 елда Нефтекамада узган «Дуслык моңы» җыр фестивалендә катнаша.

Казан дәүләт консерваториясендә Зилә Сөнгатуллина сыйныфында укый.

Филүс беренче концертын 2008 елның 15 декабрендә, консерваториянең III курсында укыганда куя. Яшь җырчының концерты Р. Ваһапов исемендәге иҗтимагый вакыф тарафыннан оештырыла.

2007 елда Рәшит Ваһапов исемендәге Татар җыры фестивале — татар җырын башкаручылар бәйгесендә Ф. Каһиров Гран-прига лаек дип табылды.

2009 елда композитор Җәүдәт Фәйзинең тууына 100 тулу уңаеннан консерватория студентлары көче белән куелган «Башмагым» музыкаль комедиясендә Каһиров Галимҗан партиясен башкара.

2009 ел ахырында Уфада узган «Бәллүр сандугач» җыр фестивалендә Гран-При бүләгенә лаек булды.

2011 елның февралендә җырчы Филүс Каһиров татар халык җырларын һәм татар музыкасы классиклары әсәрләрен башкарганы өчен Муса Җәлил премиясенә лаек була.

Шул ук елны Италиядә ярты еллык стажировка узган. Казан консерваториясенең опера студиясендә хезмәт итә.

Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укыта.

М. Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында чакырулы вокалист буларак эшли.

ИҗатҮзгәртү

Филүс Каһиров зур осталык белән татар музыкасының иң югары үрнәкләрен: Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Сара Садыйкова, Рим Хәсәнов һ.б. әсәрләрен оста итеп башкара. Филүс Каһиров татар халык җырларын халыкка җиткерә.

Батырҗан ариясе («Наёмщик»), Җик Мәргән ариясе, «Урман», «Нурия», «Яшь наратлар», «Менәргә иде Урал тауларына», «Китмә, сандугач» кебек моңлы, хисле җырлар белән беррәттән, ул «Таң җыры», «Дим-Дим» кебек җитез җырларны да тыңлаучы яратырлык итеп башкара.

Гастрольләре Татарстан белән Башкортстанда, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә (Финляндия, Швеция, Германия, Польшада) зур уңыш белән уза. 2019 елның 30 гыйнварыннан 18 февральгә кадәр АКШ белән Канадада турне үткәрә [3].

Ел саен эстрада концерты, биш елга бер Опера театрында симфоник оркестр белән классик концерт программасы әзерли. 2006 елдан «Мирас» ансамбле (Рөстәм Рәхмәтуллин, флейтада Гөлнара Ярмиева) белән чыгыш ясый.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ГаиләсеҮзгәртү

Хатыны Эльмира, бергә укыганнар, төркем директоры. Балалары: уллары Айдар, ?.[6]

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Филүс Каһировка "Татарстанның атказанган артисты" исеме бирелде
  2. И. Сираҗи. Татар җыры-2005. Бәйләнчек кеше язмалары
  3. Венера Вәлиева. Филүс Каһиров Америка ачты. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 22-28 февраль, 10нчы бит
  4. Килемнән чыккан җырчыга Җәлил премиясе бирелде
  5. Алсу Исмәгыйлева. Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе ияләре билгеле. Татар-информ, 16.12.2020
  6. Альбина Гайнуллина. «Аз акчалы, ошамаган эштә интегеп, зарланып йөрүчеләрне аңламыйм». Акчарлак, 2021 ел, 8 сентябрь, 2-3нче бит

ЧыганакларҮзгәртү