Нур Даутов
Нур Даутов (Нур Әсгать улы Даутов, баш. Нур Әсғәт улы Дауытов) – композитор, БР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), Г. Сәләм (1990) һәм С. Юлаев (2014) исемендәге премияләр лауреаты. БР композиторлар берлеге әгъзасы (1992).
Нур Даутов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Нур Әсгать улы Даутов |
Туган | 5 гыйнвар 1956 (69 яшь) БАССР Бәләбәй районы Пахарь авылы |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Уфа дәүләт сәнгать институты |
Һөнәре | композитор, педагог |
Бүләк һәм премияләре | Г. Сәләм премиясе (1990)
![]() |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1956 елның 5 гыйнваренда БАССР Бәләбәй районы Пахарь авылында туган. Уфада музыка интернат-мәктәбен, «композиторлык» белгечлеге буенча Уфа дәүләт сәнгать институтын (З. Исмәгыйлов классы) тәмамлаган (1986).
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1982-1987 Башкорт дәүләт филармониясе музыка җитәкчесе.
- 1987 елдан Уфа сәнгать училищесы (инструментовкалау һәм партитура уку классы) укытучысы.[1]
- 2002 елдан Уфа дәүләт сәнгать академиясе укытучысы.
Иҗаты
үзгәртүНур Даутов музыкасы җете төсләргә бай, гади, төзек, халык көйләре элементларын заманча музыкага оста бәйләгән булуы белән аерылып тора. Иҗатында вокал музыкасы төп урынны алып тора. 300 дән артык җыр, романс (Сафуан Әлибай, Шамил Анак, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Газим Шәфыйков, Рәми Гарипов һ.б. сүзләренә) авторы.
«Дуслык моңы» (Нефтекама), «Ирәндек моңнары» (Сибай), «Курай бәйрәме» (Октябрьск) бәйге-фестивальләрендә даими жюри әгъзасы. БР милли симфоник оркестры, БР академия хор капелласы, БР дәүләт филармониясе, Гафури театры, БР дәүләт курчак театры, бигрәк тә БР милли уен кораллары оркестры белән тыгыз хезмәттәшлек итә.[2]
Әсәрләре
үзгәртүУен кораллары өчен музыка
үзгәртү- 1993 1- симфония
- 1994 2- симфония
- 2004 3- симфония
- 1984 «Урал», симфоник поэма
- 1985 «Бәйрәм увертюрасы»
- 1982, 1983, 1987 Фортепиано өчен симфонияләр
- 1982, 1987 Кыллы квартетлар
- 1989, 1990 «Балалар дәфтәре», фортепиано пьесалары
- «Яз маршы», «Кызлар биюе», «Серенада» — ансамбль һәм халык уен кораллары оркестры өчен пьесалар.
Вокал музыкасы
үзгәртү- 1985 «Җиремә тынычлык», кантата (В.Х. Илембәтов сүзләренә)
- 1986 «Гөлҗамал», опера (Зәйнәп Биишева поэмасы буенча В.С. Кәримов либреттосы)
- 1989 «Тараканкай», балалар операсы (К.И. Чуковский әкияте буенча)
- 2000 «Башкортстан моннан башлана», вокал-симфония шәлкеме (Равил Бикбаев сүзләренә)
- 2004 «Халкым җырлары», вокал-симфония шәлкеме (халык һәм Абдулхак Игебаев сүзләренә)
- 2004 «Мин киткәнгә елап кайгырмагыз», хор симфониясе (халык һәм С. Юлаев сүзләренә)
- 2006 «Акмулланың сүзе шул», кантата.
Спектакльләргә язган музыкалары
үзгәртү- 1982 «Юллар өзелгәндә» (Әнгам Атнабаев)
- 1987 «Әманәткә хыянәт» (Фәрит Богданов)
- 1988 «Миләш-Миләүшә» (Нәҗип Асанбаев)
- 1992 «Сөясеңме-сөймисеңме?» (Флорид Бүләков)
- 2004 «Салават чакыруы» (Сафуан Әлибай)
- 1998 «Әти» (нәфис фильм, «Башкортстан» киностудиясе)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- БР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993).
- Г. Сәләм премиясе (1990).
- Салават Юлаев премиясе (2014) — «Бию көе», «Кызлар биюе» концертлары өчен[3]
Чыганаклар
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
- БР мәдәни дөньясы сайты 2015 елның 2 апрель көнендә архивланган.(рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Уфа сәнгать көллияте рәсми сайтында(үле сылтама)
- ↑ БР мәдәни дөньясы сайтында, archived from the original on 2015-04-02, retrieved 2015-03-10
- ↑ «Башинформ» сайтында