Чулпан Закирова
Чулпан Закирова, Чулпан Ринат кызы Закирова (1977 елның 24 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — биюче, хореограф, «Казан» (KAZAN) муниципаль бию ансамбленың сәнгать җитәкчесе (2003 елдан), Татарстанның халык артисты.
Чулпан Закирова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Чулпан Ринат кызы Закирова |
Туган | 24 июль 1977 (45 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | биюче |
Балалар | кызлары Ясмин, Айша |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Сайт | chulpanzakirova |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1977 елның 24 июлендә Казанда туган. Әтисе — Ринат Зиннур улы Закиров (1948), БТК рәисе (1991—2017), БТК Милли Шурасы рәисенең беренче урынбасары, БТК башкарма комитеты җитәкчесе (2017 елдан). Әнисе — Рузия Мотыйгуллина (1950), Камал театры актрисасы, РФ атказанган артисты (2001).
Алты яшеннән бии. Казанның 55нче мәктәбен (1994), 11нче музыка мәктәбе каршындагы хореография бүлеген, Казан дәүләт университетының юридик факультетын (1999), «хореография режиссеры» белгечлеге буенча Россия театр сәнгате академиясенең (ГИТИС) балетмейстерлык факультетын (2004) тәмамлаган.
Хезмәт юлыҮзгәртү
- Төп мәкалә: «Казан» бию ансамбле
1991—2002 елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы. Мирхәйдәр Фәйзинең «Асылъяр» спектаклендә баш рольне башкарган.
1996 елдан «Казан» муниципаль бию ансамбле биючесе. 2003 елдан Казан милли мәдәни үзәгенең Казан шәһәр филармониясе составындагы «Казан» бию ансамбле сәнгать җитәкчесе[1]. Чулпан Закирова 30 дан артык ялгыз, парлы, төркем белән бию композицияләре булдырган. Ансамбль белән РФ төбәкләрендә, Казакъстан, Испания, Малайзия, Кытай, Тайвань, Тунис, Австралия һ. б. чит илләрдә татар хореография сәнгатен таныткан[2].
2009—2015 елларда Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты музыка сәнгате һәм хореография кафедрасы (2016 елдан татаристика һәм сәнгать белеме кафедрасы)[3] мөдире.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 2007 — Татарстанның атказанган артисты
- 2013 — XXVII Җәйге Универсиаданың истәлекле медале
- Татарстанның халык артисты
Гаилә хәлеҮзгәртү
Беренче ире — Разит Дәүләтшин, табиб-кардиохирург. 2011 елда җинаять җаваплылыгына тартылган[4]
Икенче ире — Илнар Әхмәтҗанов, танылган көрәшче, Татарстанның һәм РФ спорт остасы [5]. Кызлары Ясмин, Айша.
ӘдәбиятҮзгәртү
- Ф. Н. Баһаутдинов. Музалар һәм хокук. К.: ТКН, 2010 ел, 237-238нче бит. ISBN 978-5-298-01883-8(рус.)
СылтамаларҮзгәртү
- Закирова Чулпан Ринатовна. 2019 елның 5 апрель көнендә архивланган. Сайт ансамбля Казань(рус.)
- Закирова Чулпан Ринатовна. Вконтакте сәхифәсе
- chulpanzakirova. Instagram.
Моны да карагызҮзгәртү
- Чулпан Закирова белән әңгәмә.(үле сылтама) «Татар-информ» МА, 23.11.2016
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Казан дәүләт филармониясе. 2019 елның 17 октябрь көнендә архивланган. Казан ММҮ сайты(рус.)
- ↑ Ансамбль танца "Казань" отмечает 10-летие. «Время и Деньги»(рус.)
- ↑ Кафедра татаристики и культуроведения. 2018 елның 30 май көнендә архивланган. Сайт КФУ(рус.)
- ↑ Ринат Закиров покрывал зятя-насильника в начале нулевых. inkazan.ru, 20.11.2017(рус.)
- ↑ Чулпан Закирова икенче тапкыр әни булды.(үле сылтама) Туйлар.ру 25.06.2013