Айдар Әхмәтов, Айдар Мансур улы Әхмәтов (1968 елның 22 апреле, ССРБ, РСФСР, Мәскәү) — балет артисты, педагог-балетмейстер, Татарстанның халык (1995), РФ атказанган артисты. Халыкара конкурслар лауреаты (АКШ, 1990; Франция, 1990; Финляндия, 1991; Япония, 1991; Италия, 1992 һ. б.).

Айдар Әхмәтов
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Айдар Мансур улы Әхмәтов

Туу датасы:

22 апрель 1968(1968-04-22) (55 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, Мәскәү

Һөнәре:

балет артисты, балетмейстер

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1986 — х. в.

Бүләк һәм премияләр:

ТР халык артисты - 1995РФ атказанган артисты

aydar68

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1968 елның 22 апрелендә Мәскәүдә туган. Әтисе Мансур Габдулла улы Бондюг районы (хәзерге Менделеевск районы) Бәзәкә авылыннан[1], Мәскәүдә укуын тәмамланганнан соң, Мәскәүнең космос белән бәйле режимлы предприятиеләрендә эшли, физик—атом-төшче, техник фәннәр кандидаты (1973), космонавтлар отрядында шөгыльләнгән, милләте буенча үтмәгән. Әнисе Роза Мәскәүдә туган, чыгышы белән Буадан, Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге театрның биючесе була, соңрак бухгалтер.

Айдар Мансур улы Мәскәүдә Телевидение һәм радио мәктәбендә укый, 5-6 ел хореография, музыка белән шөгыльләнә, параллель рәвештә фортепиано классы буенча ике музыка мәктәбен тәмамлый, суга сикерү, зур теннис белән мавыга. 10 яшендә хореография училищесынә укырга керә. «Балет артисты» белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт хореография академиясен (1986), «педагог-балетмейстер» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният институтын (2016), «икътисад һәм хокук» белгечлеге буенча РФ президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен (2016) тәмамлаган. Татар, рус телләреннән тыш, инглиз телен камил белә, француз телен хореография училищесындә укыганда өйрәнгән.

Хезмәт юлы үзгәртү

19861989 һәм 20082013 елларда — Н. Касаткина һәм В. Василёв җитәкчелегендәге дәүләт академия классик бию театрының балет труппасы солисты.

19891990 елларда — В. А. Смирнов-Голованов җитәкчлегендәге Мәскәү шәһәр балеты солисты.

19901991 елларда — Мәскәүнең «Хореография классиклары» театры солисты.

19912010 елларда — балет труппасының чакырылган премьер-солисты сыйфатында Мария театрында (Санкт-Петербург), Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында (Казан)[2], «Лос-Анжелес классик балеты» театрында (Лос-Анжелес, АКШ), «Дәүләт операсы» театрында (Әнкара, Төркия), «Токио балет театры»нда (Токио, Япония), «Universal Ballet» театрында (Сеул, Көньяк Корея), Македония халык театрында (Скопье, Төньяк Македония) чыгыш ясый.

19951996 еллардаМәскәүнең Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге музыкаль академия театрының балет труппасында премьер-солист.

19961998 елларда — «Яңа Зеландия король балеты» театрының (Веллингтон) балет труппасында премьер-солист.

19982003 елларда — «Маҗар милли операсы» театрының (Будапешт) балет труппасында премьер-солист.

20032005 елларда — «Москонцерт» балет труппасында премьер-солист.

20052008 елларда — «Alberta Ballet» театрының (Калгари, Канада) балет труппасында премьер-солист.

2010 елның гыйнварыннан 2013 елның декабренә кадәр — Г. Ц. Цыдынжапов исемендәге Бурят дәүләт опера һәм балет театры балет труппасы сәнгать җитәкчесе.

  • Куйган спектакльләре: «Энхе-Булат батор» операсы (куючы балетмейтер) һ. б.

2013 елның мартыннан 2015 елның гыйнварына кадәр — Диңгез буе крае опера һәм балет театрының (Владивосток) балет труппасы сәнгать җитәкчесе.

  • Куйган спектакльләре: «Аккош күле», «Ундүртенче», «Mouvements» балетлары (куючы балетмейстер һәм либретто авторы), «Евгений Онегин», «Алеко» опералары (куючы балетмейстер) һ. б.

20142017 елларда — Москомспортның «Мәскәү яшьлеге» (рус. Юность Москвы) ФСО хореография бүлеге башлыгы урынбасары.

2018 елның октябреннән — Л. М. Лавровский исемендәге Мәскәү дәүләт хореография училищесы директоры.

2017 елның мартыннан Мәскәү мәдәният департаментының Г. П. Вишневская исемендәге музыка-театр сәнгате көллияте (КМТИ) директорның хореография буенча урынбасары, декабреннән — директоры[3].

Өстәмә мәгълүмат үзгәртү

  • Айдар Мансур улы — «Рус балеты йолдызлары» проектын оештыручы һәм җитәкчесе. Проект халыкара статуска ия һәм бөтен дөньяда РФ балет мәктәбенең абруен ныгытуга юнәлдерелгән. «Рус балеты йолдызлары» проекты Сүриядә, Испаниядә, Израильдә, Кытай Халык Республикасында «Россия мәдәнияте көннәре» кысаларында уздырылган чараларда катнашкан. Кытай милли балет театрында (China National Ballet) 2нче һәм 3нче Халыкара балет театрлары фестивалендә «Рус балеты йолдызлары» Гала-концертлары — режиссер һәм проект җитәкчесе.
  • 2008 елда Кытай Халык Республикасында «Рус балеты йолдызлары» проекты Олимпия уеннарының мәдәни программасында катнаша.
  • Лубянкадагы Үзәк балалар кибетендә (рус. Центральный детский магазин на Лубянке) Сәнгать төне — «Щелкунчик» балеты (режиссер-куючы).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1989 — 3нче Халыкара балет артистлары конкурсы (Нью-Йорк) — көмеш медаль һәм 2нче премия
  • 1990 — 4нче Халыкара балет артистлары конкурсы (Париж) — көмеш медаль һәм 2нче премия
  • 1990 — Халыкара балет артистлары конкурсы (Осака, Япония) — көмеш медаль һәм 2нче премия
  • 1991 — Халыкара балет артистлары конкурсы (Хельсинки) — бронза медаль һәм 3нче премия
  • 1992 — 1нче Халыкара балет артистлары конкурсы (Риети, Италия) — Гран при һәм алтын медаль
  • 1993 — 2нче Халыкара балет артистлары конкурсы (Люксембург) — Гран при һәм алтын медаль
  • 1994Нуриев исемендәге 1нче Халыкара балет артистлары конкурсы (Будапешт) — Гран при һәм 1нче премия
  • 1995Татарстанның халык артисты
  • РФ атказанган артисты

Гаиләсе үзгәртү

Кызлары: Рената, Анелия.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Знаменитости села Бизяки. бизяки.рф(рус.)(тат.)
  2. Айсылу Кадыйрова. Айдар Ахметов: «Сам Шаймиев предлагал нам это...». «Вечерняя Казань», 25.04.2012(рус.)
  3. Ахметов Айдар Мансурович. Сайт Московского колледжа музыкально — театрального искусства имени Г. П. Вишневской(рус.)

Чыганаклар үзгәртү

  1. Әхмәтов Айдар Мансур улы. Татар энциклопедик сүзлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедияcе институты, 1999, 51нче бит. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү