Җәйге Олимпия уеннары 2008

Җәйге Оли́мпия уеннары́ 2008 (ингл. 2008 Summer Olympics , фр.  Jeux Olympiques d'été de 2008, кыт. 2008年夏季奥林匹克运动会, транслитерация: 2008 nián xiàjì àolínpǐkè yùndònghuì, 2008 нянь сяцзи аолинпике йүндоңхуэй) — 2008 нче елның 8 августтан 24 августка кадәр Кытай башкаласы Пекинда узган Олимпия уеннары. Рәсми атамасы – XXIX Олимпиада уеннары.

Олимпия уеннары боҗралары
XXIX Олимпиада уеннары
Уеннар эмблемасы
Уеннар эмблемасы
Оештыручы-шәһәр
Пекин,
Кытай байрагы Кытай
Шигарь
Бер дөнья, бер хыял (ингл. One World, One Dream)
Милли олимпия комитетлар
204
Спорт төрләре
28 (302 ярыш)
Ачу тантанасы
8 нче февраль
2008 нче ел
Ябу тантанасы
24 нче февраль
2008 нче ел
Уеннарны ачучы
Ху Цзиньтао
Олимпия анты
Чжаң Иниң (спортчы),
Хуаң Липиң (хөкемдар)
Олимпия уты
Ли Ниң
Олимпия уеннары боҗраларыМедальләр
Урын
Дәүләт
А
К
Б
Барлыгы
1
Кытай байрагы Кытай
51
21
28
100
2
АКШ байрагы АКШ
36
38
36
110
3
Россия байрагы Россия
23
21
29
73
4
Бөек Британия байрагы Бөек Британия
19
13
15
41
5
Алмания байрагы Алмания
16
10
15
41
6
Аустралия байрагы Австралия
14
15
17
45
7
Көньяк Корея байрагы Корея
13
10
8
31
8
Япония байрагы Япония
9
6
11
26
9
Италия байрагы Италия
8
9
10
27
10
Франция байрагы Франция
7
16
18
41

Ярышлар шулай Һоңкоң, Тяньцзинь, Чиңдау, Циньхуандао, Шаңхай һәм Шэньянь шәһәрләрендә дә уза.

Шәһәр сайлау үзгәртү

Пекин XXVII Олимпиада уеннарын уздыручы шәһәр сайлауларында катнаша һәм 1993 нче елның 23 сентябрендә Монте-Карлода узган сайлауларда Сиднейга (Австралия) җиңелә.

2008 Җәйге Олимпия уеннарын оештыручы-шәһәр булып Пекин 2001 нче елның 13 июлендә Мәскәүдә узган 112 нче Халыкара Олимпия Комитеты сессиясендә сайлана. Үзенең төп көндәшләрен (Торонто (Канада), Париж (Франция), Истанбул (Төркия) һәм Осака (Япония) шәһәрләре) Кытай башкаласы сайлауларның ике турында да зур аерма белән җиңә. Уеннар уздырырга теләк белдергән Баңкок (Таиланд), Каир (Египет), Гавана (Куба), Куала-Лумпур (Малайзия), Севилья (Испания) шәһәрләре сайлау исемлегенә кертелми.

Нәтиҗәләр үзгәртү

Пекинда барлыгы 302 комплект медаль үз хуҗасын тапты. Уеннарның беренче көннәрендә Гөрҗистан, Украина, Һиндстан, Тунис, Ямайка, Монголия алтын медаль отты. Кытай белән АКШның беренче урыннары дистәдән артып китте. Россия командасы исә Олимпиаданың беренче көннәрендә бер генә төрдә дә зур уңышка ирешә алмады.

Ярышларның икенче атнасы башлангач кына алтын запасы арта башлады Елена Исинбаеваның чираттагы рекорд куйды, Гөлнара Сәмитова-Галкина Олимпия уеннарында тәүге тапкыр уздырылган стипльчез ярышында җиңеп, дөнья рекордын яңарткан, хатын-кызлар Россия тарихында беренче тапкыр 4х100 метрлы эстафетада җиңү яулаган, синхрон йөзү осталарының ике алтынны да отты, хатын-кыз теннисчыларның берьюлы өч медаль яулады. Нәтиҗәдә, Россия командасы 23 алтын, 21 кө­меш, 28 бронза медаль отты. Афинада безнең спортчылар 27 – беренче, 27 – икенче, 38 өченче урынны алган иде.

Пекинга китәр алдыннан Россиянең спорт түрәләре 38 алтын, 25 көмеш, 45 бронза медальгә өметләнгән иде. Бу хыял чынга ашса, Россия спортчылары АКШны да узып китәр иде. Тик чынлыкта хәлләр көтелгәннән күпкә начаррак булып чыкты. Фаразларны көрәшчеләр генә аклады. Алар 6 алтын, 2 көмеш һәм 2 бронза медаль яулады. Россия Дәүләт Думасы депутаты, өч тапкыр Олимпия чемпионы булып танылган Александр Карелин көрәш ярышларын Көньяк федераль округы беренчелеге дип бәяләде. Җиңел атлетика вәкилләре ярышлар алдыннан 15 алтын медаль яуларбыз дип фаразланган иде. Чынлыкта исә алар 6 алтын, 5 көмеш һәм 7 бронза отты.

Йөзүдә Россия һәм башка ил спортчылары дөньяның "су патшасы" Майкл Фелпс күләгәсендә калды. АКШ спортчысы Пекинда сигез тапкыр беренче урынны алды һәм Олимпиадаларда яуланган алтын медальләр санын 14кә җиткерде.[1]

Уеннар талисманы үзгәртү

Пекин Олимпия уеннары талисманы – Уңыш балалары (ингл. 福娃 [фу́ва́]). Кытай фәлсәфәсе буенча, Уңыш балалары бишәү, исемнәре: Бэй-Бэй, Цзин-Цзин, Хуань-Хуань, Ин-Ин һәм Ни-Ни. Алар балык, зур панда, олимпия уты, тибет антилопасы һәм карлыгач итеп сүрәтләнәләр. Беренче иҗекләрен укысаң Бэй цзин хуань ин ни (кыт 北京欢迎你 (Bei jing huan ying ni)) гыйбарәсе барлыкка килә. Кытай теленнән ул Пекин сезне сәләмли дип тәрҗемә ителә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү