Гөлнара Сәмитова-Галкина
Гөлнара Самитова-Галкина — олимпия чемпионы, җиңел атлетика буенча Россиянең атказанган спорт остасы.
Гөлнара Самитова-Галкина | |
---|---|
Туган телдә исем | Самитова-Галкина Гөлнара Искәндәр кызы |
Туган | 9 июль 1978 (46 яшь) Чаллы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия Федерациясе |
Һөнәре | спортчы |
Җефет | Антон Галкин[d] |
Бүләк һәм премияләре | |
Спорт такымы әгъзасы | Динамо[d] |
Тормыш юлы
үзгәртүГөлнара Самитова 1978 елда, 9 июльдә Яр Чаллы шәһәрендә туа. Беренче тренеры — Аржевитин Виктор Николаевич. Озак вакыт Миңнулла Чинкин да аның тренеры булып торды. Хәзер Суворов Геннадий Михайлович белән шәгыльләнә.
Спорт карьерасы
үзгәртү2003 елда Италиядә узган Европа кубогында 3000 м каршылыклар белән йөгерү буенча беренче була. Әлеге елда ул Дөнья чемипионатында 5000 м дистанциягә йөгерү буенча ярышларда 7 урын ала.
2004 елда узган Европа кубогында (Быгдоша, Польша) 3000 м йөгерү ярышларында җиңә, ә кышкы Дөнья чемпионатында (Будапешт, Маҗарстан) 1500 м йөгерү ярышлары нәтиҗәсендә бронза медаль белән бүләкләнә.
2008 елда Кытайда узган XXVIII Олимпия уеннарында стипльчез (каршылыклар белән 3000 м йөгерү) ярышларында Гөлнара Самитова-Галкина беренче килә. Шуны да әйтергә кирәк, бу дисциплина буенча Олимпия уеннарында ярышлар беренче тапкыр уздырыла һәм, шулай итеп, Гөлнара — тарихта беренче тапкыр 3000 м каршылыклар белән йөгерү буенча олимпия чемпионы. Шул ук Олимпиадада ул 5000 м йөгерүдә дә катнаша, ләкин 4 урын ала.
Татарстан флагы
үзгәртүПекин Олимпиадасында алтын медаль алган Гөлнара Сәмитова- Галкина җиңүдән соң Россия флагы белән бергә Татарстан флагын да тотып стадионда йөгереп уза. Татарстан флагын да, куш тырнаклар эчендә әйткәндә, “дөньяга чыгарган” өчен Гөлнара алтын медальдән һәм чемпионлыктан колак кага яза.
“Моның өчен минем медальне кире ала яздылар. Чөнки Олимпия уеннарында ике флаг белән булу рөхсәт ителми. Икенче көнне безнең белән булган бөтен түрәләр, җитәкчелек бу проблеманы хәл итте. Анда бик зур конфликт булды”,-ди Гөлнара Самитова-Галкина[1].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- «Рекордсмен» спорт газетасы
Искәрмәләр
үзгәртү
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|