Афина
Афина (грек. Αθήνα ή Αθήναι) — Юнанстанның башкаласы һәм иң зур шәһәре.

Халык саны — 655 780 кеше (2011).
Үзәк Юнанстанда урнаша, ил икътисади, мәдәни, идарә үзәге булып тора.
Афина алиһәсенә истәлегенә аталган, ул шәһәрне яклаучы булып саналган.
Афина шәһәре бай тарихка ия була. Афина каласы тарихы Европа мәдәниятенә зур йогынты ясаган.
Шәһәр белән бөек фәлсәфәчеләр - Сократ, Платон, Аристотель, борынгы язучылар - Эсхил, Софокл, Эврипид бәйле булганнар.
Борынгы Афина сәяси тәртибе - демократия булган.
Афина тулы халык саны Грециянең өчтән бер халык санына тигез.
Афина агломерациясе халык саны: 3 361 806 кеше (2001).
Шәһәр исеме Үзгәртү
Борынгы заманда Афиналар дип йөртелгән, ләкин 1970 елдан рәсми рәвештә Αθήνα [aˈθina] - Афина дип йөртелә. Латинчә - Athena
Риваять Үзгәртү
Юнан мифлары буенча шәһәр Афина исемен Афина алиһәсе белән диңгез хуҗасы Посейдон бәхәстән соң алган.
Кекрол - шәһәр патшасы - яртылаш елан, яртылаш кеше булган, "кем миңа яхшырак бүләк бирсә ул шәһәр яклаучы булачак" дип әйткән.
Посейдон өч тешле (трезубец) белән суккач чишмә килеп чыккан.
Афина алиһәсе суккач матур кече зәйтүн агачы үскән.
Шәһәр патшасы Кекроп зәйтүн агачы белән сокланып Афина алиһәсен шәһәр яклаучы итеп сайлаган.
Ләкин Посейдонга баш тартканга күрә шәһәрдә су җитмәве сизелә.
Башка юрама буенча Афина (Αθήνα) - Афон (άθος) - (άνθος) - чәчәк сүзеннән килеп чыккан.
Шәхесләр Үзгәртү
- Менандр, борынгы грек драматургы.
Дин Үзгәртү
Христианлык Үзгәртү
Православие Үзгәртү
Католиклык Үзгәртү
Протестантлык Үзгәртү
Ислам Үзгәртү
Яһүд дине Үзгәртү
Сылтамалар Үзгәртү
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|