Никоси́я яки Лефкосия (грек. Λευκωσία; төр. Lefkoşa) — Кипр Республикасы һәм танылмаган Төньяк Кипр Төрек Җөмһүриятенең башкаласы. Педиэос елгасында Кипр утравының үзәк өлешендә урнашкан. Халык саны 313 400 кеше (2009 ел). Халыкара аэропорт 1974 елда ябылган һәм хәзерге вакытта БМО буфер зонасына керә.

Никосия
Карта
Ил Кипр республикасы
Координатлар 35°10'21"тн, 33°21'54"кнч
Мәйдан 111 км²
Халык саны 313 400 кеше
Сәгать кушагы UTC+2
Телефон коды 22
Рәсми сайт nicosia.org.cy
Кардәш шәһәрләр Вилнүс, Амстердам, Афин, Әнкара, Мехико, Әбү-Дәби шәһәре, Лиссабон, Истанбул һәм Фучжоу[d]

Тарих үзгәртү

Борынгы заманда хәзерге Никосия җирендә Ледра дип аталган шәһәр-дәүләт булган. Ул якынча б.э.к. 1000 еллар тирәсендә салына дип фаразлана. Ул Әссүрия патшасы Асархаддонга ясак түләүче шәһәр буларак б.э.к. 672 елда искә алына.

1974 елда төрек гаскәрләренең басып керүе нәтиҗәсендә шәһәр ике өлешкә бүленгән (төрек һәм грек өлешләре).

 
Сәлимия мәчете

Дин үзгәртү

Ислам үзгәртү