Афинаның Яңа мәчете (грек. Τζαμί της Αθήνας) яки Вотаникос мәчетеГрециянең башкаласы Афина шәһәренең Вотаникос (грек. Βοτανικός) районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). 2019 елның сентябренә кадәр Афина рәсми мәчете булмаган соңгы Европа башкаласы иде[1].

Мәчет
Афина мәчете
грек. Τζαμί της Αθήνας
Афина мәчете төзелеше
Афина мәчете төзелеше
Афина мәчете төзелеше
Ил Греция
шәһәр Афина, Вотаникос районы
Дин ислам
Бина төре манарасы булмаган мәчет
Төзелеш еллары 20162019 еллар
Төп даталар:
2016 (төзелеш башланган)
2019 (эшли башлаган)
Халәте гамәлдә
Тышкы рәсемнәр
Мәчет фотосурәтләре.

Тарих үзгәртү

Төп мәкалә: Грециядә ислам

Афинада Госманлы империясе чорындагы төзелгән мәчетләрнең (Цистаракис мәчете, Фетхие мәчете) биналары бүген археологик һәйкәлләр булып тора.

1890 елда Греция парламенты Афина районында «Төркия мәчете» төзелеше турында беренче карар кабул итә.

1970 елда мөселман гарәп илләре Афинада мәчет төзелешен финанслауны тәкъдим итә, әмма тәкъдим тормышка ашырылмый.

2000 елда, мәчет төзелешенә рөхсәт бирүче 2833нче канунга нигезләнеп, Согуд Гарәбстаны Афинадан 11 км ераклыктагы Пеания шәһәрендә мәчет төзелешен финанслауны үз өстенә ала. Греция Православие чиркәве каршылыгы нәтиҗәсендә проект тормышка ашырылмый.

Яңа мәчет үзгәртү

1970 еллар башына кадәр Афинада мөселманнар булмый, диярлек. XXI гасыр башында мөселман илләреннән (Пакъстан, Бангладеш) Грециягә легаль булмаган миграция ешаю сәбәпле, шәһәрдә мәчет төзү мәсьәләсе елдан-ел кискенләшә бара. Афина районында 200 меңнән алып 500 меңгә якын мөселман (сөнниләр, шигыйлар) яши, аларның күбесе пакистанлылар һәм албанлылар, әмма моңарчы мөселманнар өчен рәсми мәчет бинасы булмаган, Пакъстан, Бангладеш һәм башка илләр мөһаҗирләре мәчет итеп файдалана торган берничә урында, шәһәр буйлап таралган торак бүлмәләрдә һәм подвалларда намаз укырга, бәйрәмнәрне арендага алган спорт залларында үткәрергә мәҗбүр була.

Афина мэры Йоргос Каминис (грек. Γιώργος Καμίνης), Грециянең сул сәяси фиркаләре, шул исәптән, сул радикаллар коалициясе булган СИРИЗА (грек. ΣΥΡΙΖΑ) фиркасе мәчет төзелешен яклап чыгыш ясый, шул ук вакытта ультрауң Алтын таң (грек. Λαϊκός Σύνδεσμος - Χρυσή Αυγή милли фиркасе бу карарның актив дошманы булып тора. Әлеге фирка лидеры Николаос Михалолиакос 2016 елда парламентта: «Без Төркия оккупациясенә әйләнеп кайтабызмы?» - дип чыгыш ясый.

Афина шәһәренең Вотаникос районында урнашкан ташландык хәрби-диңгез базасы территориясендә инде күп еллар дәвамында Афинадагы беренче мәчет төзелеше өчен көрәш бара. Проект күп тапкырлар куәтле Греция Православие чиркәве(ингл.) һәм соңгы вакытта шәһәр халкының бу проектка каршы гражданлык протестлары аркасында кичектерелеп килә[2]. Ил халкының 98 процентына йогынтысы көчле булган Греция чиркәве лидеры архиепископ Иероним II(ингл.), «мәчет төзелеше ил халкын грек милләтеннән һәм христиан диненнән баш тарттыру планының бер өлеше, мәчет җиһад һәм радикализм мәктәбе булыр» дип кисәтә.

Греция мөселман ассоциациясе президенты Наим Эльгандур, киресенчә: «Бу безгә күпме еллар сөйләгән мәчетме, төзелгән бина бик кечкенә, манарасы да, тавыш көчәйткечләре дә булмаган бина элекке рәсми булмаган, гыйбадәтханә итеп кулланылган биналардан нәрсәсе белән аерыла?» - дип белдерә.

Мәчет Хәрби-Диңгез Флоты тарафыннан бирелгән 17 акр мәйданлы участокта төзелә. Проект бераз үзгәртелгән. Мәчет флот биргән складны яңадан җиһазландыру юлы белән түгел, ә яңа металл конструкция (металл каркаслар) ярдәмендә өр-яңадан төзелергә, ә участоктагы ташландык сигез бина сүтелергә тиеш була. Әлеге территориядә ачык яшел зона, балалар өчен уен мәйданчыгы һәм парковка булдырыла.

2016 елның 10 октябрендә Афина мэриясе белән илнең дүрт эре төзелеш оешмасы консорциумы Intracom Holdings арасында төзелешне башлау турында килешү раслана[3]. Төзелеш башланасы урынны басып алган ультрауң радикалларны полиция көч кулланып куып чыгаргач кына, 4 ноябрьдә фундаментны бетонлау эше башланып китә [4].

2017 елның апрелендә төзелеш эшләрен тәмамлау планлаштырыла[5] . Бу мәчет, Бәйсезлек өчен грек сугышы(ингл.) чорыннан соң, Греция башкаласында махсус төзелгән беренче мәчет була. 400 елга якын Госманлы империясе кул астында булып, 1830 елда бәйсезлек алганнан бирле, Греция хөкүмәте бер генә яңа мәчет төзергә дә рөхсәт бирмәгән.

Тасвирлама үзгәртү

1000 квадрат метрдан артык зурлыктагы бина төзү планлаштырылган, ул берьюлы 500 кеше сыйдыра ала. Проект 887 000 евро күләмендә дәүләт инвестицион программасы тарафыннан финанслана. Мәчет бары тик милли ресурслар хисабына төзелә һәм Греция дәүләте контролендә булачак (имам хакимият тарафыннан билгеләнә). Афинаның беренче мәчете эшен контрольдә тотучы административ комитет мәгариф министры Костас Гавроглуга Мароккода туып-үскән Зәки Мөхәммәдне имам вазифасына кандидат буларак тәкъдим итте.

Мәчет 1000 кв.м. мәйданга ия. Ике намаз уку залы (берсе ир-атлар өчен, 300 кеше сыйдырышлы һәм хатын-кызлар өчен, 50 кеше сыйдырышлы). Бинада гыйбадәт өчен кирәкле ярдәмчел бүлмәләр (киенү-чишенү бүлмәләре, бәдрәфләр), имам һәм мөәзин кабинетлары була. Мәчетнең манарасы булмаячак. Мәчет янында җылыту, су белән тәэмин итү һәм янгын сүндерү системалары өчен ярдәмче бина төзелә.

Корылма биек диварлар артына яшеренгән. Керү юлы күбрәк чәнечкеле чыбык һәм гофрланган тимер белән ныгытылган баррикадага охшаган[6].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү