Грециядә ислам (грек. Ισλάμ στην Ελλάδα) — Греция территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Греция халкының (10 473 мең кеше) 5, 70 % ы (613 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Грециядә Ислам ике чорга карый: Госман империясе чорында (нигездә, Көнчыгыш Македония һәм Фракиядә(ингл.)) яшәгән мөселманнар тоткан һәм XX гасырның соңгы чирегендә, нигездә, Афина һәм Салоникига килә башлаган мөселман иммигрантлары белән килгән дин.

Сиркели (Филира) авылы мәчете. Фракия, Греция

Тарих үзгәртү

Христианлыкка күчү үзгәртү

Грециядә Исламнан христианлыкка күчкән ике төркем бар. Беренче төркем — Додеканес(ингл.) архипелагы төрекләре. Әлеге төрекләр, Греция дәүләте тарафыннан диннәре өчен дискриминацияләү белән очрашмас өчен, ислам дине белән кызыксынуын яшерә[2].

Икенче төркем — Албания иммигрантлары, мөһаҗирләрнең Грециядәге иң зур төркеме. Күп кенә яңа килгән албаннар үзләренең албан исемен грек исеменә, ә диннәрен Исламнан православие диненә алыштыра. Шул рәвешле, Грециягә күчкәч, алар виза алуда һәм эшкә урнашуда җиңеллекләр алырга омтыла[3].

Мөселманнар үзгәртү

Грециянең мөселман халкы төрле этник, тел һәм социаль катламнарыннан тора. Мөселман дине — Грециянең хәзерге территориясендә яшәүче берничә этник төркемнең, аерым алганда, помаклар(рус.), этник төрекләрнең, кайбер чегән төркемнәренең һәм Греция мөселманнарының, бигрәк тә, XVII һәм XVIII гасырларда исламга килгән Көнчыгыш Македония һәм Фракия, Көнбатыш Македония мөселманнарының дине.

1923 елда Греция белән Төркия арасында халык алмашу(рус.) турында килешү төзелү нәтиҗәсендә, илнең мөселман халкы шактый кимегән. Бер-берсен алыштырган Греция хөкүмәтләре һәм рәсми затлар Көнбатыш Фракиянең төрки телле мөселманнарын аерым төрек азчылыгы итеп түгел, ә грек-мөселман азчылыгының бер өлеше буларак карый. Әлеге сәясәт 1923 елга кадәр төбәк халкы «Гоcманлы империясе заманында исламга күчкән грекларның нәселе» дигән тәэсир калдыруга, һәм шулай итеп, Көнбатыш Фракияне, аның мөселман халкының этник чыгышы нигезендә, Төркиягә бирүне булдырмауга юнәлтелгән.

Помаклар, нигездә, Көнбатыш Фракиянең Родопи төбәге авылларында компакт рәвештә урнашкан. Греция чегәннәре, нигездә, грек православие динендә, Фракия чегәннәре — мөселманнар.

Фракиядә яшәүче мөселман азчылыгының саны 98 000 нән 140 000 кешегә кадәр җитә. Мөселман илләрдән килгән иммигрантлар саны 200 000 нән 500 000 гә кадәр тәшкил итә. Албаннар, кагыйдә буларак, Грециядә мөселман итеп күзаллана.

Мөһаҗирләр үзгәртү

Ислам диненең беренче иммигрантлары, нигездә, Мисырдан 1950-еллар башында килеп, илнең ике төп шәһәрендә — Афина һәм Салоникида туплана. 1990 елдан, Грециядә Якын Көнчыгышның төрле илләреннән, Төньяк Африкадан, шулай ук Әфганстан, Пакистан, Һиндстан, Бангладеш, Сомали Һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядән мөселман иммигрантлар саны арта. Илдәге мөселман җәмгыятенең төп өлеше — Балканнан, аерым алганда, Албаниядән, Төньяк Македониядән һәм башка элеккеге Югославия республикаларыннан килгән халык.

Мөселман иммигрантларның күп өлеше Афинада яши. Аларның дини хокукларын тану билгесе итеп, Греция хөкүмәте 2006 елның июлендә мәчет төзергә рөхсәт бирә. Моннан тыш, Греция православие чиркәве мөселман зираты төзелешенә 28 000 м2 җир биргән.

Афина мәчете үзгәртү

Төп мәкалә: Афина мәчете
 
Афина мәчете төзелеше. 2018

Мәчет Хәрби-Диңгез Флоты тарафыннан бирелгән 17 акр мәйданлы участокта төзелә. Проект бераз үзгәртелгән. Мәчет флот биргән складны яңадан җиһазландыру юлы белән түгел, ә яңа металл конструкция (металл каркаслар) ярдәмендә өр-яңадан төзелергә, ә участоктагы ташландык сигез бина сүтелергә тиеш була. Әлеге территориядә ачык яшел зона, балалар өчен уен мәйданчыгы һәм парковка булдырыла. 2016 елның 10 октябрендә Афина мэриясе белән илнең дүрт эре төзелеш оешмасы консорциумы Intracom Holdings арасында төзелешне башлау турында килешү раслана[4]. Төзелеш башланасы урынны басып алган ультрауң радикалларны полиция көч кулланып куып чыгаргач кына, 4 ноябрьдә фундаментны бетонлау эше башланып китә [5]. 2017 елның апрелендә төзелеш эшләрен тәмамлау планлаштырыла[6] . Бу мәчет, Бәйсезлек өчен грек сугышы(ингл.) чорыннан соң, Греция башкаласында махсус төзелгән беренче мәчет була. 400 елга якын Госманлы империясе кул астында булып, 1830 елда бәйсезлек алганнан бирле, Греция хөкүмәте бер генә яңа мәчет төзергә дә рөхсәт бирмәгән.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү