Альберт Әсәдуллин

Альберт Әсәдуллинтатар җырчысы, Россиянең атказанган (1988), Татарстанның халык артисты (1998). А. И. Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогия университетының музыка, театр һәм хореография институты ялгыз (соло) җырлау кафедрасы профессоры.

Альберт Әсәдуллин
Тулы исеме

Альберт Нурулла улы Әсәдуллин

Туу көне

1 сентябрь 1948(1948-09-01) (76 яшь)

Туу урыны

Казан шәһәренең Постау бистәсе

Эшчәнлек еллары

1975

Дәүләт

ССБР байрагыРоссия байрагы

Һөнәрләр

җырчы (тенор-альтино)

Моң

Тенор[d]

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

эстрада, рок-опера

Бүләкләр

«Дуслык» ордены (Татарстан)
РСФСР атказанган артистыТатарстанның халык артисты

IMDb

ID 1434407

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Ул 1948 елның 1 сентябрендә Казан шәһәренең Сукно бистәсендә туа. Әнисе Ор, әтисе – Чапшар авылыннан. Альберт үзенең туган җире дип Балтачны атый. Казан шәһәренең 43нче мәктәбендә укый, шул ук вакытта рәсем сәнгате мәктәбенә йөри.

1966 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый һәм Ленинградтагы И.Е. Репин исемендәге рәсем, скульптура һәм сәнгать институтының архитектура бүлегенә керә. Монда укыган чорда кечкенә балачактан ачылган рәсем сәнгатенә булган сәләте белән янәшә әти-әнисеннән бирелгән җыр-музыкага булган таланты ачыла – Альберт ул чорларда үтә модада булган рок-группада җырлый башлый һәм бик тиз дан ала. Ул «Призраки», «Фламинго» группаларында җырлый. 1968 елда комсомолның Ленинград өлкә комитеты оештырган «Питер» рок-фестивалендә катнаша һәм яхшы вокалист булып таныла. Укуын дәвам итү белән беррәттән җитмешенче елларда «Невские волны» группасында җырлый. 1974 елда институтны тәмамлый. Шушы чорда А. Васильев белән А. Журбин аны «Орфей һәм Эвридика» исемле беренче совет рок-операсында Орфей партиясен җырларга чакыралар. Шушы партия белән Альберт Әсәдуллин бөтен илгә, дөньяга таныла, күп чит илләрдә чыгыш ясый. Аның исеме Бөтендөнья джаз, поп һәм рок музыкасы энциклопедиясенә кертелгән. Халыкара фестивальләр лауреаты.

1989 елда Идел Болгарстанының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган тантаналарда «Мәһди» исемле Коръән сюжеты буенча эшләнгән фолк-рок сюитасында төп партияне башкару аның милли сәнгатькә тирән мәхәббәтен күрсәтте. Ул үзенең дөнья һәм Россия сәхнәләрендәге концертларында татар халык җырларын зур осталык белән башкара, милли сәнгатебезне пропагандалый. II Бөтендөнья татар конгрессы делегаты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. «Ватаным Татарстан», 2018 ел, 11 сентябрь

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү