Фәридә Сафина, Фәридә Мирхафизан кызы Сафина (1957, Сарман) — Татарстанның халык артисты (2015).

Фәридә Сафина
Сафина Фәридә — артист
Туган телдә исем Фәридә Мирхафизан кызы Сафина
Туган 20 март 1957(1957-03-20) (67 яшь)
Татарстан Республикасы Сарман авылы
Яшәгән урын Җиңү проспекты[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан театр укуханәсе, Казан дәүләт мәдәният институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре артист
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Бүләк һәм премияләре ТР халык артисты (2015)ТР атказанган артисты

 Фәридә Сафина Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Фәридә Сафина 1957 елның 20 мартында Татарстанның Сарман авылында туган.

Әтисе ягыннан нәсел-нәсәбе легендар Бикчура ханнан килә. Билгеле нәсел җепләре Сарманга килеп утырган өч төп нәселнең берсе Ишкуәт бабайга тоташа (7 нче буын). Шушы бабайның танылган оныклары арасында бик күп билгеле шәхесләр бар, мәс. Аяз Гыйләҗев һәм башкалар.

Әнисе ягыннан шаҗәрәсе академик Диләвәр Зөбәеровны, Төркиядә зур галим булган Габделхәмит Кошай Зөбәйрине, дин эшлеклеләре Ялчыгол Таҗетдин, Габделҗәмил Солтанов, Риза Фәхретдин, Габделҗәббар, Мансур Зөбәйриләрне биргән затлы нәселгә барып тоташа. Уртак бабалары - бишенче буын бабасы Зөбәер Солтанга, Мостафа, Кушай, Балтай, Карабик, Кандырабик, Сахибгәрәй, Салагышка тоташа. [2]

Сарман урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт мәдәният институтында укый. Аны тәмамлагач, 1978-1981 елларда "Җәлилнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе каршындагы Техника йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Югары белеме булуына карамастан, 1985 елда ул яңадан Казан театр училищесының актерлар бүлегендә укып, һөнәри осталыгын арттыра, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә чакырыла.

Казан дәүләт мәдәният университетының вокал бүлеген (1999-2005), Казан (Идел буе) Федераль университетының музыкаль факультетын (2011-2014) тәмамлап, укытучылык серләренә, халык җырларын башкару нечкәлекләренә төшенә, җырлы рольләрдә, концертларда катнаша.

Сәхнәдән бушаган арада, кичерешләрен, уй-хисләрен, борчу-газапларын шигъри юлларга сала. Идел, Сөембикә журналларында, Республиканың төрле газетларында шигырьләре басыла. Артистлар турында язмалары бар.

Башкарган рольләре

үзгәртү
  • Анук — «Гөргөри кияүләре» (Т. Миңнуллин)
  • Виктория — «Булмас димә, дөнья бу!» (А. Вампилов)
  • Галиябану — «Галиябану» (М. Фәйзи)
  • Гафифә — «Беренче театр», (Г. Камал)
  • Гөлемхан — «Ахырзаман» (Ч. Айтматов)
  • Гөлҗамал — «Әтәч менде читәнгә», (А. Гыйләҗев)
  • Гөлчирә — «Әни килде», (Ш. Хөсәенов)
  • Зөбәрҗәт — «Хуҗа Насретдин» (Н. Исәнбәт)
  • Маһи — «Асылъяр» (М. Фәйзи)
  • Мария-Каролина — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо )
  • Мәйсәрә — «Зәңгәр шәл», (К. Тинчурин )
  • Мәмдүнә — «Һинд кызы», (Г. Каюм)
  • Саҗидә — «Зәңгәр шәл», (К. Тинчурин )
  • Сәкинә — «Мирас», (Г. Каюм)
  • Сәмидә — «Кичер мине, әнкәй!» (Р. Батулла)
  • Фәүзия — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М. Гыйләҗев)
  • Хәдичә — «Банкрот», (Г. Камал)
  • Хәдичә — «Зәңгәр шәл», (К. Тинчурин )
  • һәм башкалар

Бүләкләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. бирелмәләр нигезе
  2. Ризаэддин Фәхреддин. 3 // Асар / Миркасыйм Госманов, Җәүдәт Миңнуллин. — Казан: Рухият, 2010. — [3 том, параграф /275/169 Т. 3-4.] — Б. 648. — 333 б. — 2500 экз. — ISBN 978-5-89706-136-5.

Әдәбият

үзгәртү
  • Илһамлы Сарман.-Казан:Яз,2017.-352 б

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү