Бакырчы (Яшел Үзән районы)

Бакырчы (рус. Бакрче) — Татарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы авыл. Бакырчы авылы Яшел Үзән шәһәреннән 46 чакрым ераклыкта урнашкан. Халык телендә ул Әрә Бакырчысы дип йөртелә.

Бакырчы
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Яшел Үзән районы
Координатлар 55°41'тн, 48°3'кнч
Нигезләнгән Казан ханлыгы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 382 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422535
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Бакрче

Халык саны — 382 тирәсендә. Почта индексы — 422535.

Тарих үзгәртү

Бу авыл тарихи чыганакларда һәм халык авыз иҗаты әсәрләрендә искә алына. Казан ханлыгы чоры авыллары теркәлгән исемлектә дә Бакырчы авылы бар. һ. Йосыпов Бакырчы авылы зиратында XVI йөзгә мөнәсәбәтле кабер ташы таба.

Д. А. Корсаков белешмәсендә (XVIII йөз) авылда 107 йомышлы татар, 50 керәшен татары яшәгәнлеге күрсәтелә.

А. Артемьев Бакырчы авылын искә ала, андагы 526 хуҗалыкта ислам дине тоткан 526 ир-ат һәм 568 хатын-кыз исәпләнгән. Авылда мәчет һәм гыйбадәт кыла торган бер йорт булган.

1898 елда басылып чыккан белешмәдә күрсәтелгәнчә, Бакырчы авылында татарлар яшәгән.

Әрә Бакырчысы авылы халкы, күршедәге Җуенчы, Акъегет авыллары белән бергәләшеп, июнь башында Симек (Чимек) җыенын бәйрәм иткән.

Каюм Насыйри Бакырчы авылын болай сурәтли: «Бакырчы авылы Чуел өязендә бик кадимге иске авылдыр. Җиде-сигез йөз елдан бирле Бакырчы авылы бардыр. Кадим заманада Бакырчы авылы бик караңгы урман эчендә Әрә суы буена утыргандыр, шуның өчен Әрә Бакырчысы дип аталадыр. Әмма Бакырчы авылы төп Болгардан килгән халык түгелдер. Бәлки, соңыннан җыелган халыклар булса булыр. Иң әүвәл башта Бакырчы мукшы авылы булгандыр. Үзләре, мукшы булсалар да, ислам дине тотканнар. Алар бакырчылык һөнәре белән тереклек кылганнар; шул сәбәпле бу авылны Бакырчы авылы дип атаганнардыр. Әрә суы белән йомычкалар, адәм кулыннан чыккан нәрсәләр агып килгәнен күрсәләр әйтәләр икән, анда да торучылар бар икән, дип. Иске заманда урманның аргы ягында авыл бар икәнен дә белмәгәннәр, шулкадәр калын урман эчендә яшәгәннәр. Хәзер дә Бакырчы байтак зур авылдыр. Соңыннан төрле җирдән җыелып зурайганнар. Тәтеш өязендәге Бакырчының асылы бу Бакырчыдан чыккандыр. Хәзер дә Бакырчы зиратында кадимге бер бик иске таш бардыр, хәзер ул уалып беткән. 1855 елда Шырдан авылы мулласы Габделнасыйр аның тарихын язып алган. Ул вакытта ташның язулары укырлык икән...»

Өлкәннәр сөйләвенә караганда, авылда элек иске зират була. Бу зиратка тирә-юньдәге 12 авыл мәет күмгән. Авылның иске урыны хәзергесеннән өч чакрымлап читтә, «Йорт өсте» дигән урында була. Ул иске авыл урыныннан чуен комган тапканнар. Заманында Мәскәүгә бара торган олы юлны авыл халкы «Топалан җулы» дип йөрткән икән. Бакырчы авылы башта менә шул юл буена урнашкан була. Олы юл буена утырган халык бик күп җәбер күргән. Явыз Иван гаскәрләре дә Казанга яу белән барганда шул юлдан үткәннәр.

Заманасында авыл чукындырылган. Бу вакыйга белән бәйләнешле аянычлы истәлекләр дә сакланган. Чукындыручылар авыл халкын бик каты кыйныйлар. Кайбер кешеләр кыйнауга чыдый алмыйча чукынырга да риза булалар. Шаһиулла дигән кешене дә бик каты кыйнаганнар, ярасына тоз сипкәч үлде дип уйлаганнар һәм ташлап киткәннәр. Авыл халкы аның исәнлеген белеп ала һәм яңа суйган сарык тиресен ярасына ябып куя. Шулай итеп, ул исән кала һәм савыга. Авылда керәшен зираты да бар. Халык күптән инде ислам диненә кайткан.

Бакырчы бәете үзгәртү

Бакырчы авылында яшәүче Борһан Низамиевтән (1901 елда туган) И. Надиров 1955 елда «Бакырчы бәете»н язып ала. 1978 елда аны М. Әхмәтҗанов кабат язып кайта.

Бу бәет 1897 елның 28 гыйнварында башланган җан исәбе алу вакыйгалары белән бәйле рәвештә чыгарылган. Билгеле булганча, ИделУрал буендагы төрки халыклар патша хөкүмәтенең бу эшен көчләп христиан диненә күчерү өчен башкарыла торган бер эш дип кабул итәләр һәм төрле юллар белән аңа каршы торырга тырышалар. Авылларга җәза отрядлары («обжор командалары») килеп, патша әмерен үтәргә керешә. Крестьяннарны камчы белән суктыру, мал-мөлкәтләрен талау, хатын-кызларны мәсхәрәләү һ. б. башбаштаклыклар халыкның көчле нәфрәтен уята. Әле 1870 елда гына «Мир җыемнары һәм повинностьлар турындагы» яңа инструкция уңае белән күтәрелгән крестьян хәрәкәтләре протест дулкыннарына килеп тоташа. Татар авылларындагы бу елларга караган вакыйгалар М. Галәүнең «Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр» һәм X. Кәримнең «Ертылган приказ» дигән китапларында сурәтләнә.

Халык «Перепись», «Бакырчы» кебек әсәрләрендә әлеге вакыйгаларны бәет жанры рухында фаҗига итеп тасвирлый, үзенең протестын шул юл белән мәңгеләштерә. Эпик ядкәр буларак, әсәрнең конкрет авторы да, чыккан җирлеге дә күптән онытылган. Типик хәлләрне тасвирлаганга, ул әсәр төрле төбәкләргә таралган. Бәеттән берничә юл:


  Бу вакыйга булды үзе мең сигез йөз туксан җидедә,

Көз көнендә, декабрьнең егерме дүртенче көнендә.
Губернатор шашып килгән, җиз барабан кактырып.
Зур команда алып килгән, Бакырчыларны куркытып.
Иртә торсак, ни күрик, солдатлар ташый талчыбык,
Өч-дүрт солдат бергә сукты, Бакырчы халкын яткырып...

 

Халык үзгәртү

Демография үзгәртү

Халык саны
1859 1897 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
1094 1330 762 576 780 694 630 576 440 428 382

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Күренекле кешеләр үзгәртү

Табигать үзгәртү

Төбәкнең топонимиясенә килгәндә, Укша елгасы, Корканыш чокыры, Таллы күл, Килеш күле, Фәсәхәт күле, Фәхри бабай коесы, Сәгъди кизләве, Эчкәре каенсаз, Каенсаз чирәме, Алып чабата каккан җир, Пута бияләе кыры, Кирәмәт тавы, Куян атавы, Сәлам аланы, Чимук аланы, Әмир аланы һ. б. аһәңле атамаларга тап булабыз.

Авылның нәкъ уртасыннан чишмә ага, аңа матурлап улак ясап куелган. Монда авыл халкы кер чайкый. Авылда кеше үлгәч, мәет юарга суны шушы чишмәдән алалар. Им-томчылар таң суын да бу чишмәдән китерәләр.

Авыл янындагы зират халыкның игътибар үзәгендә. Яңа зират өр-яңа койма белән әйләндереп алынган һәм зурайтылган. Иске зират дип йөртелгәнен дә чистартып һәм карап торалар.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.