Рәйхана Зәйнуллина

Рәйхана Зәйнуллина, Рәйхана Рәхим кызы Зәйнуллина (1947 елның 21 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Бакырчы) — педагог, «Мин көзләргә гашыйк», «Бакырчымда таңнар ата» китаплары авторы[1].

Рәйхана Зәйнуллина
Туган телдә исем Рәйхана Рәхим кызы Зәйнуллина
Туган 21 октябрь 1947(1947-10-21) (76 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Бакырчы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Зәйнуллина Рәйхана Рәхим кызы 1947 елның 21 октябрендә  Яшел Үзән районы Бакырчы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Бакырчы башлангыч, Акъегет сигезьеллык, Норлат урта мәктәбен тәмамлагач,  Казан җиңел промышленность техникумында укый.

1968 елда педагогик эшчәнлеген Күгәй мәктәбендә башлый. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында белем ала. Акъегет мәктәбендә эшләгән вакытта мәктәпнең профсоюз комитеты рәисе булып эшли. Мәктәп коллективын Мәскәү шәһәренә алып бару бәхетенә ирешә. 

Математика укытучысы булып 22 ел эшләгәннән соң, Бакырчы тулы булмаган гомуми белем бирү мәктәбенә күчә. Укыту һәм тәрбия эше бүлеге мөдире, мәктәп директоры вазифаларын башкара.

2002 нче елда – лаеклы ялга чыгуга карамастан, мәктәптәге эшчәнлеген дәвам итә.

Иҗаты үзгәртү

Акъегет, Бакырчы мәктәбендә укытканда укучылар белән әдәби «Таң» түгәрәген алып бара. Укучыларда әдәбиятка, шигърияткә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли. Үзе дә бу чорда газета-журналларда язган хикәя-шигырьләрен, тәрбия темасына булган мәкаләләрен бастыра. Укучылары да кызыксынып район газетасына, «Ялкын» журналына язмаларын, шигырьләрен бастыралар.

Рәйхана Зәйнуллинаның авыл тарихына багышланган бик күп язмалары газета укучылары арасында зур кызыксыну уята.

2016 елның декабрендә «Мин көзләргә гашыйк» исемле китабы дөнья күрде.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

40 еллык педагогик хезмәтендә мәктәпнең, районның «Мактау грамота»лары, РСФСР мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. «Халык мәгарифе отличнигы», «Хезмәт ветераны». I категорияле укытучы.

Яшел Үзән районының ЦБС ның 35 еллыгы уңаеннан үткәрелгән «Минем китапханәм» конкурсында хикәяләр номинациясендә I урынны, шигырьләр буенча I I урын яулап, мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.

Фаил Шәфигуллин иҗатына багышланган «Шаян сүз» бәйгесендә шигырьләре өчен I урын яулады.

Республика ветераннар оешмасының «Балкыш» фестивалендә Норлат зонасы, Идел аръягы зонасы (Буада үтте) һәм Яшел Үзәндә үткән бәйгеләрдә дипломнар белән бүләкләнде.

Cылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү