Фаил Шәфигуллин

Фаил Шәфигуллин (Фаил Хафиз улы Шәфигуллин) (1939-1982) - шагыйрь һәм прозаик.

Фаил Шәфигуллин
Shafigullin.jpg
Туган телдә исем Фаил Хафиз улы Шәфигуллин
Туган 18 май 1939(1939-05-18)
ТАССРның Норлат районы Карашәм авылы
Үлгән 7 октябрь 1982(1982-10-07) (43 яшь)
Һөнәре сатирик шагыйрь

Тормыш юлыҮзгәртү

Шагыйрь һәм прозаик Фаил Хафиз улы Шәфигуллин 1939 елның 18 маенда Татарстан АССРының Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районы Карашәм авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1953 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын башлый: өч ел колхозда эшли, аннан, 1956 елдан 1962 елның җәенә хәтле, Коми АССРында — урман кисүче, чирәм җирләрдә — тракторчы, Приморье краеның Находка шәһәрендә — кара эшче, слесарь, Тын океанның балык тоту флотында матрос була. 1962 елда ул туган якларына кайта һәм 1970 елның көзенә кадәр Яшел Үзән шәһәрендә производствода җыючы слесарь, сварщик булып эшли. Шунда эшләгәндә КПСС сафларына алына (1968), аннары кичке урта мәктәпне һәм, читтән торып укып, 1973 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.

1970 елдан башлап Фаил Шәфигуллин Казанда журналистика эшендә: башта «Казан утлары» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннары яшь язучыларның әдәби альманахы «Идел»нең җаваплы редакторы була. Гомеренең соңгы елларында (1975—1982) ул республика юмор-сатира журналы «Чаян» редакциясендә әдәбият һәм тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшләде.

Фаил Шәфигуллинның беренче шигырьләре көндәлек матбугатта 1958 елда күренә башлый. Шул беренче шигырьләрендә үк ул татар поэзиясенә үзенчә аһәң белән килүен, халыкның шигъри телендәге гади, табигый үзенчәлекләрне иҗади төстә куллана белүен ачык сиздерә. Шагыйрьнең «Яңа ел бусагасында», «Гашыйк», «Дулкынга дулкын» исемле җыентыклары әдәби җәмәгатьчелектә туган бу өметне тагы да ныгыта төшәләр. Шулай да Фаил Шәфигуллин, шигъри иҗатын дәвам иткән хәлдә, 1960 елларның ахырыннан башлап үзенең төп игътибарын проза жанрына, бигрәк тә аный юмор-сатира төренә һәм яшьләр-балалар әдәбиятына юнәлтә. Әдипнең шигъри хис, халыкчан рух, тормыш чынлыгы белән сугарылган, татар теленей нечкәлекләрен, нәфислеген тоеп язган күп санлы хикәяләре һәм «Өй салуның ние бар...» (1979—1982), «Бер малай, өч аргамак» (1981) кебек повестьлары җитмешенче еллардагы татар балалар прозасының һәм юмор-сатира жанрының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә. Аларда реаль тормыш картиналары һәм ышандырырлык әдәби образлар аша совет кешесенең хезмәттәге фидакярлеге, этик-мораль өстенлеге һәм заманга лаеклы булып яшәү принциплары раслана.

Фаил Шәфигуллин, актив иҗат тормышы белән яшәп, күп төрле җәмәгать эшләре алып барган язучы иде. Ул заводта эшләгән дәверендә Зеленодольск шәһәр советына депутат итеп сайланды (1969), соңыннан озак еллар буе «Казан утлары», «Чаян» журналларының һәм «Яшь ленинчы» газетасының редколлегия члены булып торды. Фаил Шәфигуллин иҗатының чәчәк аткан вакытында, 1982 елның 7 октябрендә, фаҗигале рәвештә һәлак булды. Ул 1969 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БүләкләнүҮзгәртү

Производстводагы һәм әдәби хезмәттәге уңышлары өчен Фаил Шәфигуллин «Хезмәттәге батырлык өчен» медале һәм Татарстан АССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

СылтамаларҮзгәртү