Норлат (Яшел Үзән районы)

НорлатТатарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы авыл. Норлат авылы район үзәге Яшел Үзән шәһәреннән 33 чакрым ераклыкта урнашкан. Норлат — җирле үзидарә үзәге.

Норлат
Рәсми исем Норлат
Рәсми тел рус теле һәм татар теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Нурлатское сельское поселение[d][1] һәм Норлат районы
Административ-территориаль берәмлек Нурлатское сельское поселение[d][1]
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 2938 (2017)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 80 метр
Мәйдан 4,214 км²
Почта индексы 422510
Карта

Почта индексы — 422510.

Норлат атамасы тарихи белешмәләрдә шактый еш очрый. Норлат атамасы, Нурдулат ~ Нур Дәүләт ~ Нурлат һәм «что была царевская дер. Маглоет Анжеева» дип, Казан ханлыгы чорында булган авыл атамалары исемлегенә кергән.

М. Әхмәтҗанов язуынча, авыл зиратында XIV йөзгә нисбәтле кабер ташы бар икән, ә XVI йөзгә мөнәсәбәтле ташны Һ. Йосыпов билгеләгән. Норлат авылы 1565—1567 елларны эченә алган Зөя өязенең теркәү кенәгәсендә Нурдулат дип телгә алынган. Д. Корсаков бастырып чыгарган белешмәдә авыл Курлат дип билгеләнгән (рус телендәге белешмә-чыганакларда татар авылларының атамалары бозып язылу һәрдаим күзәтелә). Булат суы ярына утырган авылда 307 йомышлы татар һәм 35 керәшен татары яшәгәнлеге билгеле. А. Артемьев мәгълүматларына караганда, Норлат авылындагы 321 хуҗалыкта 977 ир-ат һәм 977 хатын-кыз көн иткән, мәчет эшләгән. 1898 елда басылып чыккан тарихи белешмәдә күрсәтелгәнчә, Норлат авылында татарлар гомер кичергән. К. П. Берстель төзеп чыгарган тарихи белешмә мәгълүматларына караганда, Норлатта 3272 татар кешесе көн иткән. 1862 елның 21 апреле белән 1863 елның 21 апрель аралыгында Норлат авылы бер тарихи чыганакта җир өчен барган низагка нисбәтле рәвештә искә алына.

Норлат авылы халкы июнь ахырында күршедәге Мулла Иле, Бузай, Городище авыллары белән бергәләшеп, Тикен җыены үткәргән.

Норлат атамасының килеп чыгышы турында төрле фикерләр бар. Кайберәүләр Норлат авылына нигезне борынгы заманнарда ук Нурбулат гаиләсе салган дип исәпли. Икенчеләре исә авыл атамасы Нурулла һәм Булат исемнәре белән бәйле дип саный.

Галим Г. Саттаров, авыл элегрәк чорда Норлат һәм Булат атамалары алган ике авыл булып яшәгән, дигән фикердә тора. Ул болай ди: «Булатово авылы атамасының нигезендә Булат дигән төрки чыгышлы кеше исеме ята. Бу авылда борынгы чорларда чуашлар яшәгән. Булат авылының Казан ханлыгы дәверендә булуы тарихи чыганаклардан билгеле. Норлат авылының атамасы Нурдәүләт дигән төрки-болгар кеше исеменең үзгәреш кичерүе, ягъни икенче иҗеге «дәү» төшеп, Нурләт-Норлат рәвешен алуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Бу Мөхәммәт Әмин хан авылы булган».

Югарыдагы карашларда уртаклык бар. Аларда Норлат авылы атамасы кеше исеменнән килеп чыккан дигән фикер ята.

Норлат авылы халкы Степан Разин һәм Емельян Пугачев күтәрелешләрендә шактый актив катнашкан.

Гражданнар сугышы авыл хуҗалыгын шактый бөлдерә. Бәла өстенә бәла булып, 1920 елның җәендә зур янгын чыга һәм өч сәгать эчендә 163 хуҗалык көлгә әйләнә. 1921 елда Идел буенда бик зур ачлык була. Норлат авылы халкы да ачлыктан интегә, төрле урыннарга күчеп китә, күбесе ачтан үлә.

1922 елда Норлат авылының хуҗалыгы аякка баса башлый. 1927 елда Норлат районы оеша. 1931 елда Норлатта «Кызыл партизан» колхозы төзелә. Бөек Ватан сугышыннан соң авылда «Норлат» совхозы оеша. Анда җиләк-җимеш үстерү белән ныклап шөгыльләнә башлыйлар.

1963 елда Норлат районы Яшел Үзән районына кушыла.

Норлат авылы матур урынга урнашкан. Авылдан бер чакрым ераклыктагы изге чишмәне Касыйм чишмәсе дип йөртәләр. Чишмәнең ни өчен шулай аталуы турында легенда-риваятьләрдә сөйлиләр.

Беренчесе мондый: Карашәм авылында бер изге кеше вафат була. Аны җирләргә барганда, мәет һавага күтәрелеп очып китә һәм шушы чишмә янына килеп төшә. Шуннан соң халык бу чишмәне изгеләштерә.

Икенче риваятькә караганда, Карашәм авылында яшәгән Касыйм картны җирләргә барганда, бер ак күгәрчен килеп чыга һәм мәетне кайда җир куенына иңдерергә кирәклекне чукып күрсәтә. Картны шул урынга җирлиләр. Ул күмелгән урын янында чишмә була. Бу изге чишмәгә хәзер дә сәдака салып китәләр.

Авылның эчендә дә чишмәләр бар. Халык чишмәләрне кизләү дип йөртә. Бәчкит тавы астыннан агып чыгып ике улакка аерылган кизләүдән «изге су» алып кайтып эчәләр. Бу суны эчкәч, барлык кешеләрнең дә гөнаһлары бетә икән дигән ышану яши.

Бәчкит тавына менеп авылга таба карасаң, Норлат авылы бу тау итәгеннән башланып Гыйззәт тавы белән ике арада утырганлыгын күрәсең. Бәчкит һәм Гыйззәт таулары атамаларын кеше исемнәре белән бәйләп сөйлиләр. Болар авыл тирәсендәге иң биек һәм зур таулардан исәпләнә. Аю алан чаты дип аталган урынның тарихы да үзенә күрә кызыклы гына. Бу урында элек кара урман булган. Урманда аюлар күп очраган. Урманны кискәннәр, бу тирә сазлы урынга әйләнгән, сазлык кипкәч, яшел чирәм үсеп чыккан һәм ул үзәнлек булып киткән.

Авыл зиратын узу белән Бәйрәмәле чокыры бар. Бәйрәмәле исемле картның землянкасы нәкъ шушы урында булган. Карт үлгән, землянканы су баскан урын чокырланып тора. Авыл янындагы вак географик берәмлек атамаларыннан Сәрби сукмагын күрсәтергә мөмкин. Сәрбиҗамал исемле карчык бу сукмактан урманга чыбык-чабык җыярга йөргән. Шулай ук тагын Карачка юлы бар. Бу юл атамасын ат карагы Садри исеме белән бәйләп сөйлиләр. Моннан башка, Күгәй юлын, Мулла Иле юлын, Мамадыш юлын, Юкә куак юлын, Имән куак юлларын телгә алырга була.

Норлат авылының тирә-юнен бер ягыннан Олы елга чикләсә, икенче ягында, Төрләмә юлыннан керә торган юнәлешендә, Питкә күле һәм Эрә елгасы бар. Ике урыннан буып алынган Олы елга бүгенге көндә бик олы булып күренми, әмма исеме Олы булып кала бирә. Питкә күлендә Петька исемле малай батып үлгән, дип сөйлиләр.

XIX гасырның икенче яртысында Норлат авылында 4 мәчет булган: Бари мәчете, Миргали мәчете, Сәетгәрәй мәчете, Шәрәфи мәчете. Бу мәчетләр 1930 елларда юкка чыкканнар.

Авылда татар милләте кешеләре генә яшәми, аның этник составы чуар, якынча 2526 татар кешесе, 308 рус кешесе, моннан тыш, чуаш, мари, немец, үзбәк, башкорт, таҗик һәм кыргызлар да яши.

Күренекле кешеләр

үзгәртү

Норлат авылында физика-математика фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, СССРның һәм Татарстан Республикасының Дәүләт бүләкләре лауреаты Илдус Барый улы Хәйбуллин (1937) туып үскән.

Климат

үзгәртү
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[4]

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, — 247 б.