Ринат Таҗетдинов
Ринат Таҗетдинов (сәхнә псевдонимы Ринат Таҗи), Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов (1938 елның 1 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Буденный районы, Кече Чынлы) — драма һәм кино актеры, Камал театры артисты, Татарстан АССРның (1973) һәм РСФСРның (1982) халык артисты. Тукай премиясе (1967), ССРБ Дәүләт премиясе (1986), Дамир Сираҗиев премиясе (1999), Марсель Сәлимҗанов премиясе (2015), «Алтын битлек» премиясе (2016) лауреаты.
1989-2011 елларда Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе.
Ринат Таҗетдинов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов |
Туган | 1 гыйнвар 1938 (85 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Буденный районы, Кече Чынлы |
Яшәгән урын | Жуковски урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе[d] |
Һөнәре | артист |
Эш бирүче | Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1938 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Буденный (хәзерге Чүпрәле) районы Кече Чынлы авылында туган. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм шул елдан бирле Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли.
ИҗатыҮзгәртү
Яшь артистның сәхнәдә башкарган беренче рольләре үк театрга сәләтле, талантлы актер килүен раслый. Күркәм йөз-кыяфәт, сәхнәдәге темперамент-дәртлелек, киң иҗат диапазоны төрле пландагы (тарихи, социаль, трагик, лирик) баш каһарманнарны уйнау өчен юл ача. Театр сәхнәсендә, кинода, радио һәм телевидениедә озак еллар иҗат итү чорында, трагиктан башлап, үткен гротесклы образларның тулы галереясен тудыра[2].
Башкарган рольләреҮзгәртү
|
|
ФильмографияҮзгәртү
- «Кабулдагы миссия» (Миссия в Кабуле)
- «Алар бәхетле булачак» (Они будут счастливы)
- «Күктау»
- «Бөркетләр» (Орлы)
«Алтын битлек» премиясеҮзгәртү
- 2016 — «Театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен» РФ «Алтын битлек» Милли театр премиясе (РФ театр әһелләре берлеге премиясе) бирелә[3][4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 1973 ТАССР халык артисты
- 1967 Габдулла Тукай премиясе
- 1982 РСФСР халык артисты
- 1986 ССРБ Дәүләт премиясе
- 1999 Дамир Сираҗиев премиясе
- 2015 Марсель Сәлимҗанов премиясе
- 2016 «Алтын битлек» премиясе
- 2020 Дуслык ордены (РФ)[5]
Шулай ук карагызҮзгәртү
СылтамаларҮзгәртү
- Камал театры сайты 2010 елның 8 июнь көнендә архивланган.
- Ринат Таҗетдинов
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ «Алтын битлек» фестивале рәсми сайтында
- ↑ «Алтын битлек» фестивале рәсми сайтында, archived from the original on 2016-07-07, retrieved 2016-04-23
- ↑ Камал театры сайтында(үле сылтама)
- ↑ Путин наградил орденом Дружбы народного артиста Рината Тазетдинова. Татар-информ, 27.07.2020(рус.)