«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (рус. Медаль ордена «За заслуги перед Республикой Татарстан») белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләтче­леген үстерүдәге, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдәге, икътисадны, мәдәниятне, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, сәнгатьне һәм спортны үстерүдәге аерым казанышлары, җәмәгать тәртибен саклаганда, шулай ук гомерләренә куркыныч янау шартларында хәрби, гражданлык һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә батырлык һәм кыюлык күрсәткәннәре, актив җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлекләре өчен бүләкләнәләр. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнгән затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, ә бүләкләнүчеләрнең Россия Федерациясе, СССР орден­нары һәм медальләре, Татарстан Республикасы орденнары булганда, алардан соң урнаштыралар.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале
Нигезләнү датасы 25 апрель 2015
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Бүләкләүче Татарстан Республикасы Рәисе
Югарырак ранг «Дуслык» ордены
Түбәнрәк ранг «Фидакарь хезмәт өчен» медале
Изображение орденской планки
Бүләк ияләре өчен төркем Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр
 «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале Викиҗыентыкта

Сылтамалар үзгәртү