Вячеслав Зубарев


Вячеслав Зубарев ( 25 ноябрь 1959(19591125) , Златоуст, Челябинск өлкәсе, РСФСР, СССР ) - Россия эшкуары, «ТрансТехСервис»ка («ТТС») нигез салучы, җитәкчесе.1999 - 2019 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты [1] .

Вячеслав Зубарев
Туган 25 ноябрь 1959(1959-11-25) (64 яшь)
Златоуст, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Көньяк Урал дәүләт университеты[d]

Биографиясе үзгәртү

Зубарев Вячеслав Викторович 1959 елның 25 ноябрендә Златоустта туган.

1981 елда ул Чиләбе политехник институтын "Автомобильләр һәм тракторлар" белгечлеге буенча тәмамлый.

1981-1989 елларда «КамАЗ " ҖБ двигательләр заводында мастер, участок, цех башлыгы (начальнигы).

1989-1991 - "КамАЗ" ҖБ двигательләр заводының җитештерү комплексы башлыгы (начальнигы).

1991-1993 - "КамАЗ" ҖБ двигательләр заводының маркетинг бүлеге башлыгы (начальнигы).

1993-2008 - 1993-2008 елларда - «ПФ «ТрансТехСервис " ҖЧҖ генераль директоры.

Икенче (1999-2004), өченче (2004-2009), дүртенче (2009-2014) һәм бишенче (2014-2019) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп сайланган.

2008 елдан - «ТрансТехСервис» Идарә итү компаниясе"нең директорлар советы рәисе [2] [3] [4] [5] [6] [1] .

2020 елдан - «Россия автомобиль дилерлары" (РОАД) Ассоциациясе президенты [7] .

Профессиональ һәм бизнес эшчәнлеге үзгәртү

Камаз үзгәртү

Хезмәт юлын 1981-нче елда Яр Чаллы шәһәрендә "КамАЗ " ҖБ двигательләр заводында башлаган. Предприятиедә мастердан җитештерү комплексы җитәкчесенә кадәр күтәрелә.

Советлар Союзы таркалганнан соң, планлы икътисадтан базар икътисадына күчүгә юнәлдерелгән икътисади реформалар башланып китә. Моңарчы планлы икътисад кысаларында эшләп килүче күпчелек предприятиеләрнең моның өчен технологияләре дә, тәҗрибәсе дә булмый. Шулай итеп, 1991-нче елда булган бу вакыйгалар фонында двигательләр заводында бөтенләй яңа юнәлеш – Маркетинг юнәлеше булдырыла, аның җитәкчесе 31 яшьлек Вячеслав Зубарев була[8] .

ТрансТехСервис үзгәртү

1990 еллар башында илдә коммерция үсә башлый.1993 елда Вячеслав Зубарев «КамАЗ» АҖдән китәргә һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә карар кыла. Җиңел автомобиль техникасын сату һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнү максатыннан, ТрансТехСервис» (кыскартылган «ТТС») компаниясен оештыра. Бизнес үсеше өчен беренче старт капиталы банк кредитларыннан формалаша.

Шул ук елның июлендә ун ВАЗ машинасының беренче партиясен сатып ала. Ул вакытта бу машиналарга ихтыяҗ зур була, һәм 1993 ел ахырына инде дистәләгән машинадан торган шундый берничә партияне гамәлгә ашыра. Шулай бизнес үсә башлый. Шул ук вакытта Вячеслав Викторович чит илдә җитештерелгән модельләрне, аерым алганда кореянекеләрне алып беренче омтылышларны ясый башлый.

1997 елның җәенә компания Lada автомобильләрен сату һәм аларга хезмәт күрсәтү үзәге була, еллык сату әйләнеше 5,5 мең автомобильдән артып китә. Шул ук елда Татарстанда BMW дилерия үзәге ачыла [9] [10] . "Транстехсервис" өчен бу чит ил брендының рәсми дилеры булып эшләүнең беренче тәҗрибәсе була. ТТС хезмәткәрләре BMW брендының югары таләпләренә туры китереп кирәкле кадрлар әзерли, бу бөтен холдинг эчендә хезмәт күрсәтү стандартларын күтәрә, алга таба эшчәнлеккә уңай йогынты ясый [9] .

Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге үзгәртү

Икенче (1999-2004), өченче (2004-2009), дүртенче (2009-2014) һәм бишенче (2014-2019) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп сайлана.

1999-2004 елларда Дәүләт төзелеше, җирле үзидарә һәм тышкы элемтәләр мәсьәләләре буенча комиссия составына керә.

2009 елдан законлылык, хокук тәртибе һәм депутат этикасы комитетында эшли.

2009 - 2019 елларда бюджет, салым һәм финанс комитеты әгъзасы була [1] [5] .

Дүртенче срок тәмамланганнан соң, үз кандидатурасын куймаска була, һәм ул моны болай дип аңлата:

[11] [12]

Я был четыре срока, куда больше. Считаю, что должна быть ротация, должны приходить люди с новыми взглядами. Наверное, должны быть люди и постоянные, которые работают на профессиональной основе, а я всё-таки совместитель.

2020 елның 3 сентябрендә Вячеслав Зубарев, Олег Мосеевны алыштырып, "Россия автомобиль дилерлары" (РОАД) Ассоциациясе президенты итеп сайлана [7] [13] .

Бүләкләре үзгәртү

  • 2009 елда, Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Вячеслав Зубаревка "Фидакяр хезмәт өчен " медале бирелә.
  • Актив хәйрия эшчәнлеге өчен, Вячеслав Викторович «Алтын йөрәкле кеше» һәм «Ел хәйриячесе – 2007» исеменә лаек була.
  • "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә " медале белән бүләкләнә [1] .
  • 2018 елда "Александр Таркаев исемендәге премия " лауреаты була. Бу премия "Бизнес и честь совместимы. Честь и политика совместимы" принцибы буенча яшәүчеләргә бирелә. [14] [15] .
  • 2019 елда «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнә. [16] .
  • Вячеслав Зубарев федераль һәм региональ массакүләм мәгълүмат чараларына спикер буларак даими чакырыла [9] [17] [8] [18] [3] [12] [4] [19] .
  • Даими рәвештә Бизнес Online Татарстан интернет-порталының әйдәп баручы " Татарстанның Топ-100 бизнес-элитасы"на керә [20]
  • TatCenter Интернет-порталы белән "Татарстанның Топ-20 уңышлы ир-аты" рейтингына кертелгән. [21] .

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, алты баласы бар [22] .

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 ЗУБАРЕВ Вячеслав Викторович. Государственный Совет Республики Татарстан. әлеге чыганактан 2021-12-20 архивланды.
  2. Вячеслав Зубарев. Forbes.
  3. 3,0 3,1 Зубарев Вячеслав Викторович. Бизнес Online.
  4. 4,0 4,1 Зубарев Вячеслав Викторович. Реальное время. әлеге чыганактан 2023-06-01 архивланды.
  5. 5,0 5,1 Зубарев Вячеслав Викторович. «АвтоБизнесРевю».
  6. Зубарев Вячеслав Викторович. TatCenter.
  7. 7,0 7,1 ВЯЧЕСЛАВ ЗУБАРЕВ ИЗБРАН НОВЫМ ПРЕЗИДЕНТОМ РОАД!. РОАД.
  8. 8,0 8,1 Татьяна Лескова (2015-02-20). Вячеслав Зубарев: «Карьерный рост мне не светит: больше 20 лет я на одной должности - гендиректор». Собака.ru.
  9. 9,0 9,1 9,2 Гонка за дилером. Компания из Поволжья вошла в тройку крупнейших продавцов автомобилей в России. Forbes.
  10. «Тут еще ваши папы автомобили покупали»: ТТС провел реновацию легендарного автосалона BMW. Бизнес Online.
  11. Ни Зубарева, ни Юнусова, ни Рачкова, ни Махеева: челнинские бизнесмены уйдут из Госсовета?. Бизнес Online.
  12. 12,0 12,1 Андрей Кузьмин (14 декабря 2019). Вячеслав Зубарев: «У нас законодательство поощряет жуликов». Татар-информ.
  13. РОАД-ТВ. ОЛЕГ МОСЕЕВ ОБ ИТОГАХ РАБОТЫ НА ПОСТУ ПРЕЗИДЕНТА. РОАД (2020-09-03).
  14. Номинанты и лауреаты фонда. Фонд содействия развитию предпринимательства имени А.Н. Таркаева.
  15. Вячеслав Зубарев: «Не надо нам помогать! Что мы, немощные? Мы сами себе поможем». Бизнес Online.
  16. Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан».
  17. Статьи с Вячеславом Зубаревым. Аналитическое агентство АВТОСТАТ.
  18. 500 VIP-интервью за 10 лет: самые яркие заявления гостей «БИЗНЕС Online». Бизнес Online (2020-02-24).
  19. Каким был уходящий 2019-й для участников «Реального рейтинга» — опрос года. Реальное время (2019-12-28). әлеге чыганактан 2020-09-21 архивланды.
  20. Топ-100 бизнес-элиты РТ: стресс-тест для Маганова и тайная победа Шигабутдиновых. Бизнес Online (2020-07-06).
  21. Топ-20 успешных мужчин Татарстана. TatCenter (2011-02-23).
  22. Вячеслав Зубарев стал отцом в шестой раз. chelny-biz.ru (2020-06-17).

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү