Филзә Хәмидуллин

Филзә Гариф улы Хәмидуллин (1936 елның 3 гыйнвары, Казан, Татарстан АССР, ССРБ2022 елның 5 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — Совет һәм Россия икътисадчысы һәм сәясәтчесе, икътисад фәннәре докторы (1981), профессор. ТР Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире. Федерация Советы әгъзасы (2003—2005). Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы.

Филзә Хәмидуллин
Туган телдә исем Филзә Гариф улы Хәмидуллин
Туган 3 гыйнвар 1936(1936-01-03)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Үлгән 5 гыйнвар 2022(2022-01-05) (86 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын улица Чехова, 53[d][1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре икътисадчы, ректор, сенатор
Эш бирүче Казан дәүләт финанс-икътисад институты (1980—1990)
Федерация Советы (2003—2005)
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

 Филзә Хәмидуллин Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Филзә Хәмидуллин 1936 елның 3 гыйнварында Казанда туа. 1958 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын, аннары Мәскәү ит һәм сөт сәнәгате технология институтын тәмамлый. 1958 елдан — ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты инструкторы, 1958—1959 елларда — ВЛКСМның Казан шәһәре Совет районы комитеты секретаре[2].

Куйбышев исемендәге Казан дәүләт финанс-икътисад институтында (КДФИИ) укыта, вакытлар узу белән тармак икътисадлары кафедрасын җитәкли. 1980—1990 елларда институтның ректоры. Икътисад фәннәре докторы (1981 елдан), профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (2010 елдан). 1990—1995 елларда ТАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары, шулай ук премьер-министр урынбасары — Татарстан Республикасының икътисад һәм фаразлау буенча Дәүләт комитеты рәисе вазыйфасында эшли. 1995 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы социаль-икътисадый мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе итеп билгеләнә[3].

Татарстан Республикасы Президентының 1993 елның 16 апрелендәге ПУ-206 номерлы Указы белән Ф. Г. Хәмидуллин фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча Президент каршындагы гамәлгә куелучы комиссия составына кертелә[4].

Федерация Советының 2003 елның 23 апрелендәге Карары белән Федерация Советы әгъзасы — Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органыннан вәкил буларак Ф. Г. Хәмидуллинның вәкаләтләре 2003 елның 11 апреленнән раслана[5].

2003 елның апреленнән 2004 елның мартына кадәр — ФС бюджет комитеты әгъзасы, 2004 елның мартыннан әлеге комитет рәисе урынбасары.

Федерация Советының 2005 елның 11 маендагы Карары белән Хәмидуллинның вәкаләтләре туктатыла[6].

2006 елдан Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасының икътисадый сәясәт һәм өстенлекле программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре комиссиясе рәисе булып тора.

2022 елның 5 гыйнварында 86 яшендә вафат [7]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. бирелмәләр нигезе
  2. Хамидуллин Фильза Гарифович. Большая биографическая энциклопедия (2009 г.) Статьи на букву "Х" (часть 3, "ХАЛ"-"ХАН"). biografii.niv.ru. 2019-09-25 тикшерелгән.
  3. Фильза Хамидуллин: «По уровню зарплаты мы выглядим не очень». Бизнес Online (2016-08-07). 2019-09-25 тикшерелгән.
  4. Указ Президента Республики Татарстан от 16 апреля 1993 г. № УП-206 «Об учреждении Государственных премий Республики Татарстан в области науки и техники». Республика Татарстан. 2019-09-25 тикшерелгән.
  5. О подтверждении начала полномочий члена Совета Федерации Федерального Собрания Российской Федерации Хамидуллина Фильзы Гарифовича. Постановление № 111-СФ. Совет Федерации (2003-04-23). 2019-09-25 тикшерелгән.
  6. О представителе в Совете Федерации Федерального Собрания Российской Федерации от исполнительного органа государственной власти Республики Татарстан. Постановление № 139-СФ. Совет Федерации (2005-05-11). 2019-09-25 тикшерелгән.
  7. Казанда Филзә Хәмидуллин белән хушлаштылар. Татар-информ, 6.01.2022

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү