Марат Хөснуллин (Марат Шакирҗан улы Хөснуллин, 9 август 1966(1966-08-09)[1] (57 яшь), Казан, РСФСР, СССР[1] — , ) — дәүләт эшлеклесе, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры (2001-2010), Мәскәү мерының шәһәртөзүчелек сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары (2010 елдан). РФ премьер-министры ​урынбасары (2020 елдан)[3] .

Марат Хөснуллин
Туган 9 август 1966(1966-08-09)[1] (57 яшь)
Казан, РСФСР, СССР[1]
Яшәгән урын Маршал урамы[2]
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты һәм Ачык университет[d]
Һөнәре сәясәтче, икътисадчы
Сәяси фирка бәйсез[d]
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре нәмзәте[d]

 Марат Хөснуллин Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1966 елның 9 августында Казан шәһәрендә туган.

  • 1983-1984 еллар — Казан финанс-иктисад институтының тәҗрибә җайланмаларына хезмәт күрсәтү лаборанты
  • 1984-1986 еллар — Совет Армиясендә хезмәт итә
  • 1986-1987 еллар Казан финанс-иктисад институтының тәҗрибә җайланмаларына хезмәт күрсәтү лаборанты
  • 1987-1995 еллар — баш хисапчы, Казан шәһәрендә "Темп" төзелеш кооперативы рәисе
  • 1995-1997 еллар — "Интерпластсервис" җаваплылыгы чикләнгән оешмасының генераль директоры
  • 1997-2000 еллар — Казан шәһәренең "Ак барс" сәүдә-сәнәгать җаваплылыгы чикләнгән оешмасы генераль директоры
  • 1999-2001 еллар — Татарстан Дәүләт Советы депутаты
  • 2000-2001 еллар — "Татэнерго"ның генераль директоры урынбасары
  • 2001-2010 еллар — Татарстан Республикасы төзелеш, архитектуры һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры
  • 2010 елда Мәскәү шәһәр төзелеше Департаменты җитәкчесе итеп билгеләнә.

Шул елларда Республикага бик күп федераль инвестицияләр җәлеп ителә. Инвестицияләр, беренче чиратта, торак төзелешенең комплекслы программасына җибәрелә. Марат Шакирҗан улы инициативасы белән торак, юллар, социаль объектлар төзү проектлары билгеләнә.

  • 02.12.2010 — төзелеш сәясәте һәм төзелеш мәсәләләре буенча Мәскәү шәһәре мэры урынбасары.
  • 2011 елның мартында төзелеш сәясәте һәм төзелеш мәсәләләре буенча Коллегия рәисе итеп билгеләнә.
  • 2020 елның 21 гыйнварыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары.

Шулай ук, ул 2020 елның 29 гыйварыннан Кырым Республикасы, Севастополь шәһәренең кураторы.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү