Рим Гыйниятуллин
Рим Гыйниятуллин (1943, Обручево, Сәмәрканд өлкәсе, хәзерге Дәштабад, Җиззәх өлкәсе) — Үзбәкстан дәүләт эшлеклесе.
Рим Гыйниятуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Рим Габдулла улы Гыйниятуллин |
Туган | 18 сентябрь 1943 (81 яшь) Зәмин районы[d], Җиззәх өлкәсе |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Үзбәкстан |
Әлма-матер | Ташкән ирригация һәм авыл хуҗалыгы механикалаштыру мөһәндисләре институты[d] |
Һөнәре | сәясәтче, менеджер, төзүче |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре нәмзәте[d] |
Тәрҗемәи хәл
үзгәртүРим Габдулла улы Гыйниятуллин 1943 елның 18 сентябрендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд өлкәсендә укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән.
Ташкент төзелеш техникумын, аннары Ташкент авыл хуҗалыгында ирригация һәм мелиорация инженерлары институтын инженер-гидротехник белгечлеге белән тәмамлый.
1957-99 елларда Үзбәкстанның авыл хуҗалыгы һәм су белән тәэмин итү өлкәләрендә эшли. Эшчедән башлап, оста, инженер, өлкән инженер баскычларын үтеп, 1968 елдан төрле җитәкче урыннарда. Озак еллар Үзбәкстан хөкүмәтенең Вице-премьеры, Мелиорация һәм су хуҗалыгы министры (1989-96) булып эшли.[1]
1999-2007 елларда Рим Гыйниятуллин Глобаль экологик фонд, Аралны коткару Халыкара фондының проектларын гамәлгә ашыра. Татар һәм башкорт мәдәни Үзәгенең Аксакаллар шурасы рәисе.[2]
1992 елда Казанда узган I Бөтендөнья Татар конгрессында Үзбәкстан татарлары исеменнән нотык ясый.
Гаиләсе
үзгәртүАтасы – Габдулла Гыйниятуллин, анасы – Нуриева Бәдигыль. Хатыны – Хәбирова Тәнзилә, Ташкент Халык хуҗалыгы институтын тәмамлаган, икътисад фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә лаек. Уллары: Әксән Гыйниятуллин, 1977 елда туган, Ташкент авыл хуҗалыгында ирригация һәм механизация инженерлары институтын, Fordham университетын тәмамлый, 2011-13 елларда — Татарстан авиакомпаниясенең генераль директоры; Искәндәр Гыйниятуллин, шул ук вузлар шәкерте, Аризона университеты каршында Менеджмент мәктәбен тәмамлый.
Хезмәтләр
үзгәртү- Гиниятуллин Р. Евразийское самопознание. – М. – Нижний Новгород: ИД «Медина», 2008. – 138с., ил. ISBN 9785975600387
Искәрмәләр
үзгәртү