Илгиз Гыйләҗев
Илгиз Идрис улы Гыйләҗев (1957 елның 14 апреле, Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Совет һәм Россия хокук белгече, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе (2011 елның 1 маеннан 2023 елның 26 маена кадәр).[1]
Илгиз Гыйләҗев | |
---|---|
Туган телдә исем | Илгиз Идрис улы Гыйләҗев |
Туган | 14 апрель 1957 (67 яшь) Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | П. Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы университеты |
Һөнәре | хокук белгече |
Оешма | Татарстан Республикасы Югары Суды |
Бүләк һәм премияләре | |
Татарстан Конституция советы рәисе (2023 елның 13 июленнән).[2]
Биография
үзгәртүИлгиз Идрис улы Гыйләҗев 1957 елның 14 апрелендә Казанда туа[3][4].
Әти-әнисе авыл җирлегеннән, соңрак Казанга күчеп Северный бистәсендә яши башлыйлар[5]. Илгиз Гыйләҗев мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керергә җыенган, әмма моның өчен аңа баллар җитми[6][7]. 1974—1975 елларда Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсендә санлы программа белән идарә итүче станоклар токарь-операторы булып эшли[8]. 1975—1977 елларда Мәскәү өлкәсе территориясендә, һавага каршы оборона гаскәрләре штабында кодировщик, взвод комсомол секретаре, комсорг булып Совет Армиясендә хезмәт итә[5][7].
1984 елда П. Лумумба исемендәге халыклар дуслыгы университетын «хокук белеме» белгечлеге буенча тәмамлый, инглиз теленнән тәрҗемәче һәм хокук белгече квалификациясен ала[4][9]. Студент елларында курс секретаре һәм факультет секретаре була, ә 1981—1982 елларда Гыйракта Иран белән сугыш вакытында техникага хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче Совет хәрби белгечләрендә инглиз телен тәрҗемәче булып эшли[5][8]. 1984—1987 елларда социаль тәэмин итү министрлыгында кадрлар һәм махсус эш буенча өлкән инспектор булып эшли[4].
1987 елның июнендә Казан шәһәренең Бауман район суды судьясы, ә 1989 елның апрелендә Татарстан АССР Югары Суды судьясы була[9]. 1996 елның июнендә Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары итеп билгеләнә[3]. 2007 елның июлендә кабаттан 6 елга билгеләнә[10].
2011 елның 30 апрелендә, Геннадий Баранов урынына[11], Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе итеп, 1 майдан башлап, 6 еллык срокка билгеләнә[12]. 12 майда Татарстан Республикасы Югары Суды коллективына тәкъдим ителә[13]. 2017 елның 31 маенда кабат 6 елга билгеләнә[14].
Гыйләҗев эше барышында Татарстанның суд системасы ялган дәлилләрне фальсификацияләү фактларына игътибар итмәгән өчен хокук яклаучылар тарафыннан тәнкыйтькә дучар була[15].
Үлем җәзасын кертү өчен чыгыш ясый[16]. Узган елларда үзе югары дәрәҗәдә җәза бирү турында дүрт тапкыр карар чыгара[6].
Беренче квалификация категорияләренә ия[9], Россия Федерациясе Судьялар советы әгъзасы[17], Татарстан Республикасы Судьялар советы рәисе булып тора[18].
Бүләкләр
үзгәртү- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2012 елның 12 июле) — «законлылыкны ныгытуда, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауда күрсәткән хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен»[19].
- «Россия Федерациясенең атказанган юристы» мактаулы исеме (2018 елның 6 мае) — «законлылыкны ныгытудагы, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаудагы казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен»[20].
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел)[21]
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте (2014 ел)[22].
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2017 ел)[23].
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале[24]
- «Татарстан Республикасының атказанган юристы» мактаулы исеме[25].
- «Гадел хөкемгә хезмәт иткән өчен» Россия Федерациясе Судьялар советының бүләкләү билгесе (2014 ел)[26], II дәрәҗә «Россия Федерациясе суд системасы каршындагы казанышлары өчен» медале (2017 ел)[27], Россия Федерациясе судьялар Советының Мактау грамотасы (2019 ел)[28], Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаментының I һәм II дәрәҗә «Тырышлык өчен» медале[29].
- «Гадел хөкем» номинациясендә «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советының «ел юристы» беренче премиясе лауреаты (2014 ел)[30], «Россия судьялар берләшмәсе» иҗтимагый оешмасының «Ел судьясы» премиясе (2018 ел)[31].
- 2023 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале[1]
Шәхси тормыш
үзгәртүӨйләнгән, кызы һәм оныклары бар[32].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Рөстәм Миңнеханов Татарстан Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗевның мактаулы отставкага китү чарасында катнашты. Ватаным Татарстан, 26.05.2023
- ↑ Ильгиз Гилазов избран председателем конституционного совета Татарстана. Коммерсантъ Казань, 13.07.2023
- ↑ 3,0 3,1 Гилазов Ильгиз Идрисович. Татцентр.ру. 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 Гилазов Ильгиз Идрисович. Бизнес Online. 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 Лика Исаева (7 октября 2009). Интервью с председателем Совета судей РТ, заместителем председателя Верховного Суда РТ Ильгизом Гилазовым «С дружбой народов по жизни». Журнал «Наш дом Татарстан». Совет судей Республики Татарстан. әлеге чыганактан 2021-01-22 архивланды. 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ 6,0 6,1 Александр Гавриленко (20 ноября 2019). Ильгиз Гилазов: «Когда детей убивают, когда издеваются, разве соразмерно пожизненное?». Председатель ВС РТ рассказал студентам, сможет ли криминалитет 90-х взять реванш и тяжело ли выносить решения о смертной казни. Бизнес Online. 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ 7,0 7,1 Светлана Брайловская (26 июля 2012). Судите сами. Председатель Верховного суда Татарстана рассказал «РГ» о громких процессах и холодном душе. Российская газета. 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ 8,0 8,1 Гилазов Ильгиз Идрисович. Интернет-газета «Реальное время». әлеге чыганактан 2020-10-27 архивланды. 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ 9,0 9,1 9,2 Гилазов Ильгиз Идрисович. Официальный Татарстан[tt]. әлеге чыганактан 2021-01-30 архивланды. 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 21.07.2007 г. № 940 «О назначении судей верховных судов республик, краевых, областных судов и суда Агинского Бурятского автономного округа». Президент Российской Федерации (21 июля 2007). 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Андрей Смирнов (8 декабря 2010). По ком звонит колокольчик. Впервые за четверть века в Татарстане сменят председателя ВС. Коммерсантъ. 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 30.04.2011 г. № 566 «О назначении судей верховных судов республик, краевых, областных судов и Московского городского суда». Президент Российской Федерации (30 апреля 2011). 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Ильгиза Гилазова представили коллективу Верховного суда РТ в должности председателя суда. Официальный Татарстан[tt] (12 мая 2011). әлеге чыганактан 2020-01-24 архивланды. 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 31.05.2017 г. № 246 «О назначении судей федеральных судов и о представителях Президента Российской Федерации в квалификационных коллегиях судей субъектов Российской Федерации». Президент Российской Федерации (31 мая 2017). 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Василий Каширин (1 июля 2019). Загляните под мантию. Главный судья Татарстана Ильгиз Гилазов не выстроил идеальную модель правосудия: на служителей Фемиды жалуются Путину. Газета «Наша версия». 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Председатель Верховного суда РТ высказался за смертную казнь. Бизнес Online (19 ноября 2019). 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Шестой состав Совета судей Российской Федерации. Совет судей Российской Федерации (4 февраля 2005). әлеге чыганактан 2020-04-02 архивланды. 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Избран новый состав Совета судей Республики Татарстан. Совет судей Российской Федерации (14 марта 2007). әлеге чыганактан 2021-01-22 архивланды. 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 12.07.2012 г. № 954 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Президент Российской Федерации (12 июля 2012). 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 06.05.2018 г. № 199 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Президент Российской Федерации (6 мая 2018). 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Председатель Верховного суда РФ вручил Ильгизу Гилазову нагрудный знак заслуженного юриста России. Бизнес Online (14 июня 2018). 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (15 апреля 2014). 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (14 апреля 2017). 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Назначен новый председатель Верховного суда республики. Газета «Республика Татарстан» (6 мая 2011). 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Гилазов Ильгиз Идрисович. Бизнес Online. 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Постановление Президиума Совета судей Российской Федерации № 414 от 28 октября 2014 г.. Совет судей Российской Федерации (6 ноября 2014). әлеге чыганактан 2021-01-22 архивланды. 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Председателю Верховного Суда Республики Татарстан Ильгизу Гилазову вручена медаль «За заслуги перед судебной системой Российской Федерации» II степени. Верховный суд Республики Татарстан (19 апреля 2017). 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Постановление Президиума Совета судей Российской Федерации № 736 от 20 мая 2019 г.. Совет судей Российской Федерации (28 мая 2019). әлеге чыганактан 2021-01-22 архивланды. 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Управление отчиталось перед Советом судей о работе в 2014 году. Управление Судебного департамента в Республике Татарстан (11 декабря 2014). 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Глава ВС РТ стал первым лауреатом премии «Юрист года». Право.ру (15 декабря 2014). 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Председатель Верховного суда Татарстана Ильгиз Гилазов признан «Судьей года» России. Бизнес Online (4 декабря 2018). 24 января 2020 тикшерелгән.
- ↑ Председатель Верховного суда РТ Ильгиз Гилазов отмечает день рождения. Татар-информ (14 апреля 2017). 24 января 2020 тикшерелгән.