Марат Габделхәй улы Нуриев (1966 елның 14 мае, Шәмәк, Апас районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия эшмәкәре, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе. VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты әгъзасы[1]. VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[2]. Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре.

Марат Нуриев
Туган 14 май 1966(1966-05-14) (57 яшь)
Шәмәк (Апас районы), Урта Балтай авыл җирлеге, Апас районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
Һөнәре РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Марат Нуриев Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Марат Нуриев1966 елның 14 маенда Татарстан АССРның Апас районы Шәмәк авылында туа. 1983 елдан Апас районының Н. К. Крупская исемендәге колхозда тракторчы булып эшли.

1984—1986 елларда — Чехословакия (ЧССР) территориясендә Гаскәрләрнең үзәк төркемендә хәрби хезмәт үтә. 1986 елдан Апас районының «Сельхозхимия» берләшмәсендә тракторчы. 1989 елдан Казанның Вахитов районы торак хуҗалыгының җитештерү трестының ЖЭУ-8 слесарь-сантехнигы, 1990 елдан — ЖЭУ-49да инженер. 1995—2001 елларда — Вахитов районының «Казгоржилхоз» ҖБ идарәче урынбасары.

1999 елда «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча инженер» белгечлеге буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлаган[3].

2001 елдан 2002 елга кадәр — Вахитов районының «Жилсервис» автоном коммерцияле булмаган оешма директоры урынбасары. 2002 елдан — Яңа Савин районының «Жилсервис» директоры.

2002 елның 2 октябреннән — «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы[4]. 2005 елдан 2019 елга кадәр 13 нче Ямашев сайлау округы буенча Казан шәһәр Думасының беренче, икенче һәм өченче чакырылыш депутаты итеп сайланган. Муниципаль органның шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык, шулай ук шәһәрлеләрнең сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча комиссиясенә кергән[5].

2006 елдан 2021 елга кадәр — «Уютный дом» идарәче компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры.

2019 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылышына сайлауларда катнашкан. Казан шәһәренең 7 нче номерлы Ибраһимов бермандатлы сайлау округы буенча «Бердәм Россия» партиясеннән сайланган. Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитетка кергән.

2021 елда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[6].

Бүләкләр үзгәртү

Гаилә үзгәртү

Өйләнгән, өч баласы бар. Улларының берсе — Айдар Нуриев, профессиональ автоузышчы, халыкара класслы спорт мастеры[7].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Нуриев Марат Абдулхаевич (2021).
  2. Нуриев Марат Абдулхаевич (2021). әлеге чыганактан 2021-04-24 архивланды.
  3. Нуриев Марат Абдулхаевич (2021). әлеге чыганактан 2021-04-22 архивланды.
  4. Нуриев Марат Абдулхаевич (2021). әлеге чыганактан 2021-04-27 архивланды.
  5. Отчет депутата Казанской городской Думы I, II, III созывов Марата Нуриева (2019-02-13).
  6. Об установлении общих результатов выборов депутатов Госдумы РФ VIII созыва (24 сентября 2021).
  7. 7,0 7,1 Присвоение спортивных званий. Российская автомобильная федерация (2019-10). әлеге чыганактан 2019-10-08 архивланды.

Сылтамалар үзгәртү