Тимур Рафаил улы Билялов (1995 елның 28 марты, Түбән Кама, Татарстан, Россия) — Россия хоккейчысы, «Ак Барс» КХЛ клубы капкачысы.

Тимур Билялов
Туган 28 март 1995(1995-03-28) (29 яшь)
Түбән Кама, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре алкалы һоккей уйнаучы
Спорт такымы әгъзасы Ак Барс

Карьера үзгәртү

Тимур Билялов 1995 елның 28 мартында Түбән Камада спорт гаиләдә (әтисе — баскетбол тренеры, әнисе — спорт мәктәбе мөдире) туа. 2006 елда Казанга балалар тренеры Ленар Вилданов белән бергә күчә[1].

2012—2017 елларда Яшьләр хоккей лигасы (ЯХЛ) һәм Югары хоккей лигасы (ЮХЛ) командаларында уйный. КХЛда 2017 елдан бирле чыгыш ясый. Беренче сезонда «Ак Барс» составында — 7 һәм «Югра» составында 5 уен уздыра. 2018/19 еллар сезонын Риганың «Динамо» командасында уздыра, өстәвенә, Тимур беренче тапкыр 38 уенда бозга чыгып, команданың төп капкачысы була.

2019/20 ел сезонын «Ак Барс» составында үткәрә. Ике тапкыр атнаның иң яхшы капкачысы дип таныла, шулай ук ноябрьнең иң яхшы капкачысы дип таныла. Мондый уңышка ирешүнең бер сәбәбе булып Тимурның 316 минут 9 секундлы «коры» серияне уздыруы тора[2]. 24 яшьлек Казан капкачысы 2015/16 сезонда ук куелган Алексей Мурыгин рекордын (302 минут 11 секунд) узып китә. Шулай ук бу казаныш «коры» серия дәвамлылыгы буенча Россия чемпионатларының яңа рекорды була, 2003/04 ел сезоныннан сакланып калган «Лада» капкачысы Иржи Трвай (305 минут 56 секунд) казанышын узып китә[3].

Россия җыелма командасы составында Швециянең хоккей уеннарында беренче тапкыр чыгыш ясый. Финляндия җыелма командасына каршы беренче уенда уен башында 3 алка керттерә һәм җиденче минут азагында алыштырыла[4].

Бүләкләр үзгәртү

  • Братина Кубогы Иясе (2016)
  • КХЛның иң яхшы капкачысы (2019/20)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү