Александр Терентьев
Александр Терентьев, Александр Михаил улы Терентьев (рус. Александр Михайлович Терентьев, 1961 елның 13 июне, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Югары Ослан районы, Югары Ослан) ― совет һәм россияле дәүләт эшлеклесе, Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесе сенаторы (2022 елның 22 сентябреннән). Россия Үзәк сайлау комиссиясендә Федерация Советының Тулы вәкаләтле вәкиле (2023 елның 17 февраленнән).
Александр Терентьев | |
---|---|
Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесендә Татарстан вәкиле | |
Вазыйфага керешкән 2022 елның 22 сентябре | |
Аңа кадәр | Ленар Сафин |
Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе | |
Вазыйфада 2012–2022 | |
Дәвамчысы | Роберт Мөхәрләмов |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 13 июнь 1961 (63 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Югары Ослан районы, Югары Ослан |
Сәяси фирка | Бердәм Россия |
Белем | Казан дәүләт университеты |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1961 елның 13 июнендә Татарстан АССРның Югары Ослан районы Югары Ослан авылында туган. [1]«Гамәли математика» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының Исәпләү математикасы һәм кибернетика факультетын тәмамлаган (1983). [2][3].
Хезмәт юлы
үзгәртү1982-1986 елларда Казан электрофизика фәнни-тикшеренү институтында техник, бүлек инженеры, ВЛКСМ комитеты секретаре булып эшли. [1][2]
1987 елда ВЛКСМ ҮК каршындагы югары комсомол мәктәбен тәмамлый, 1991 елга кадәр Казанның ВЛКСМ органнарында җитәкче вазыйфаларын били. [4][5]1987-1990 елларда ВЛКСМның Мәскәү район комитетының икенче, 1990-1991 елларда – беренче секретаре була. [1][2]
1992 елдан 1994 елга кадәр Казанның Мәскәү районы яшьләр фондын җитәкли, аннары алты ел Мәскәү районы администрациясе башлыгы урынбасары булып эшли. [6][1]
2000 елда Александр Терентьев ТР Президенты Аппаратына эшкә күчә, анда оештыру бүлегенең баш референты (2000-2003), аннары — җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире (2003-2006) вазифасын башкара.
2006 елдан 2012 елга кадәр Терентьев ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсен җитәкли, [7][6] 2012 елдан ТР Президентының Эчке сәясәт департаменты җитәкчесе була. [8][9].
2022 елның 22 сентябреннән Александр Терентьев Россия Федерациясе сенаторы — Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органыннан вәкил вәкаләтләренә ия. [10]
2023 елның 17 февраленнән Россия Үзәк сайлау комиссиясендә Федерация Советының Тулы вәкаләтле вәкиле. [11]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Россия
- 2016 ― II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале ― ирешелгән хезмәт уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен [12]
- 2018 ― Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты ― ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен [13]
- Татарстан
- 2022 ― «Дуслык» ордены – республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне һәм дәүләт хакимияте органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[14]
- 2016 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале ― Татарстан Республикасы эчке сәясәтен гамәлгә ашыруга аерым өлеш керткәне һәм дәүләт хакимияте органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[15]
- 2021 ― «Татарстан Республикасының атказанган яшьләр сәясәте хезмәткәре» ― республикада дәүләт яшьләр сәясәтен формалаштыруга һәм гамәлгә ашыруга зур өлеш керткән өчен[16]
Гаилә хәле
үзгәртүХатыны – Елена Дмитриевна, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсенең дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе. Бер балалары бар. 2021 елда 4 миллион 800 мең сум күләмендә керем декларацияләгән. [17][18]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Президент Республики Татарстан подписал ряд Указов. Президент Республики Татарстан (22 октября 2012). 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Терентьев Александр Михайлович. Бизнес Online. 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ Александр Терентьев прочитал лекцию первокурсникам ИВМиИТ КФУ. Министерство по делам молодёжи Республики Татарстан (1 сентября 2021). әлеге чыганактан 2022-01-14 архивланды. 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ Александр Терентьев назначен сенатором от Татарстана. Бизнес Online (22 сентября 2022). 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ Алексей Угаров (22 сентября 2022). Новым сенатором от Татарстана назначен Александр Терентьев. Татар-информ?!. 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ 6,0 6,1 Александр Терентьев: от Ильича до Нургалиевича. inkazan.ru (1 ноября 2017). 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ Подписаны указы о назначении. Газета «Республика Татарстан» (23 октября 2012). 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан № УП-882 от 19 октября 2012 года «О назначении Терентьева А. М. руководителем Департамента Президента Республики Татарстан по вопросам внутренней политики». Газета «Республика Татарстан» (20 октября 2012). 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ Кирилл Антонов (23 сентября 2022). Внутренняя политика ушла к федеральной. Замглавы администрации Рустама Минниханова стал сенатором. Коммерсант. 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан № УП-656 от 22 сентября 2022 года «О наделении полномочиями сенатора Российской Федерации — представителя от исполнительного органа государственной власти Республики Татарстан». Газета «Республика Татарстан» (22 сентября 2022). 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ Сенатор от Татарстана назначен полномочным представителем Совета Федерации в ЦИК РФ. Татар-информ, 17.02.2023
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 26.10.2016 г. № 572 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Президент Российской Федерации (26 октября 2016). 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 29.10.2018 г. № 316-рп «О поощрении». Президент Российской Федерации (29 октября 2018). 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан № УП-654 21 сентября 2022 года от «О награждении орденом „Дуслык“». Президент Республики Татарстан (21 сентября 2022). 27 сентября 2022 тикшерелгән.(үле сылтама)
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (16 июня 2016). 23 сентября 2022 тикшерелгән.
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан № УП-483 от 12 июня 2021 года «О присвоении почётного звания „Заслуженный работник сферы молодёжной политики Республики Татарстан“». Президент Республики Татарстан (12 июня 2021). 23 сентября 2022 тикшерелгән.(үле сылтама)
- ↑ Сведения о доходах сотрудников Аппарата Президента Республики Татарстан за 2021 г.. Президент Республики Татарстан. 23 сентября 2022 тикшерелгән.(үле сылтама)
- ↑ Аппарат президента Татарстана раскрыл доходы за прошлый год. Бизнес Online (2 мая 2022). 23 сентября 2022 тикшерелгән.
Сылтамалар
үзгәртү- Александр Михайлович Терентьев. Совет Федерации.
- Александр Михайлович Терентьев. Президент Республики Татарстан. әлеге чыганактан 2023-01-31 архивланды. 2023-02-18 тикшерелгән.