Алмас Нәзиров, Алмас Әмин улы Нәзиров (1956 елның 29 феврале, ТАССР, Арча районы, Сеҗе) — урманчы — инженер, 2014-2017 елларда ТР урман хуҗалыгы министры, 2006-2014 елларда Арча районы башлыгы. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

Алмас Нәзиров
Туган телдә исем Алмас Әмин улы Нәзиров
Туган 29 февраль 1956(1956-02-29) (68 яшь)
ТАССР, Арча районы , Сеҗе
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Лубян урман-техник көллияте, Идел буе дәүләт технология университеты[d], Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университеты[d] һәм В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты
Һөнәре урманчы-инженер
Эш бирүче Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы
Сәяси фирка Бердәм Русия
Балалар улы, кызы
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Гыйльми дәрәҗә: авыл хуҗалыгы фәннәре нәмзәте[d]

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1956 елның 29 февралендә Татарстан АССР Арча районы Сеҗе авылында туган. Лубян урман хуҗалыгы техникумын (2012 елдан Лубян урман-техник көллияте) (1975), «урман хуҗалыгы инженеры» белгечлеге буенча М. Горький исемендәге Мари политехник институтын (1981, Йошкар-Ола), «банк эше» белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетын (2004, Мәскәү), «юриспруденция» белгечлеге буенча Идарә итү һәм хокук институтын (2006) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

үзгәртү

1971 елда ТАССР Саба районы Шәмәрдән эшчеләр бистәсендә (2002 елдан авыл) урнашкан Саба төзелеш-монтаж оешмасы (рус. СМО) эшчесе.

1971-1975 елларда Лубян урман хуҗалыгы техникумы укучысы (ТАССР, Кукмара районы, Лубян эшчеләр бистәсе (2002 елдан авыл).

1975-1978 елларда ТАССР урман хуҗалыгы министрлыгының Идел буе механикалаштырылган урман хуҗалыгының Ключище урманчылыгында урман (агач) хәзерләү урман мастеры.

1978-1985 елларда Татарстан урман хуҗалыгы идарәсенең Саба урман сәнәгать хуҗалыгы Сабабаш урманчылыгында урман (агач) хәзерләү урман мастеры (ТАССР, Саба районы, Лесхоз бистәсе).

1985-1988 елларда Саба урман сәнәгать хуҗалыгы Үзәк урман пункты урман (агач) хәзерләү өлкән урман мастеры.

1988-1989 елларда Саба урман сәнәгать хуҗалыгының баш инженеры.

1989-2001 елларда ТР урман хуҗалыгы министрлыгының Арча урман хуҗалыгы директоры.

2001-2006 елларда ТР Арча районы администрациясе башлыгы.

2006-2014 елларда Арча муниципаль районы башлыгы, Арча район шурасы рәисе, Арча шәһәре һәм районы шуралары депутаты, Бердәм Россия фиркасенең Арча җирле бүлекчәсе сәркатибе[1].

2014-2017 елларда ТР урман хуҗалыгы министры. 2018 елның 18 гыйнварында үзенең соравы буенча министр вазифасыннан азат ителә[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү