Лубян урман-техник көллияте

Лубян урман-техник көллияте, «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем учреждениесе[1] (рус. Лубянский лесотехнический колледж) — Татарстанның Кукмара районы Лубян авылында (1938-2002 елларда шәһәр тибындагы бистә) урнашкан махсус урта һөнәри белем бирүче уку йорты. Уку йортының гамәлгә куючысы — Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы. Татарстанның иң борынгы урта уку йортларыннан берсе, шулай ук «урман белемнәре буенча РФ иң өлкән уку йортларының берсе»[2]. Казан дәүләт аграр университетының фән-белем бирү кластерына керә[3]. 2012 елдан Урман белем бирү оешмалары ассоциациясе әгъзасы[4]

Лубян урман-техник көллияте
Элеккеге исемнәр Лубян урман техникумы (1921-1970)
Лубян урман хуҗалыгы техникумы (1970-2012)
Нигезләү елы 1921
Урын Россия байрагы Татарстан байрагы Лубян
Адрес 422108 ТР Кукмара районы, Лубян авылы, Техникум урамы, 10нчы йорт.
Сайт https://edu.tatar.ru/kukmor/org6201
www.lublt.ru
Логотип
Көллият бинасы

Тарих үзгәртү

XIX гасыр азагында Уфа губернасы Минзәлә өязендә белемле урман хуҗалыгы белгечләре әзерләнә башлый. 1893 елда Минзәлә урман хуҗалыгы каршында Биклән урман мәктәбе ачыла.

1921 елда Биклән урман мәктәбе Мамадыш кантоны (хәзерге Кукмара районы) Лубян авылына күчерелә, шул мәктәп нигезендә Лубян урман техникумы (рус. Лубянский лесхоз-техникум) ачыла. 22 укучыдан торган беренче төркем 1811 елда эре җирбиләүче һәм сәнәгатькәр Евгений Лебедев төзеткән бинада урнашып, укый башлый[5].

1970 елдан Лубян урман хуҗалыгы техникумы (рус. Лубянский лесхоз-техникум).

2012 елда Лубян урман хуҗалыгы техникумы Лубян урман-техник көллияте итеп үзгәртелә.

Директорлар үзгәртү

Уку йортын тәмамлаучылар үзгәртү

95 елдан артык вакыт эчендә уку йорты Татарстан һәм күрше Удмуртия, Башкортстан, Мари Ил республикалары, Киров, Свердловск, Пермь һ.б. өлкәләр өчен 9 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган.

  • Н.С. Савин, Советлар Берлеге Каһарманы.
  • Зәки Нури, язучы.
  • Н.М. Миңнеханов, ТР дәүләт премиясе лауреаты, РФ һәм ТР атказанган урманчысы.
  • А.Ә. Нәзиров, ТР урман хуҗалыгы министры, РФ һәм ТР атказанган урманчысы.
  • Ф.В. Әһлиуллин, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, РАЕН академигы.
  • А.Х. Газизуллин, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Казан аграр университетының урманчылык кафедрасы мөдире.
  • Х.Г. Мусин, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары.
  • П.В. Владимиров, ягулык сәнәгате министры.
  • И.В. Матросов, Удмуртия урман хуҗалыгы министры урынбасары.
  • А.С. Перевозчиков, Удмуртия урман һәм кәгазь сәнәгате министры.
  • Ә.Г. Гаянов, ТР урман хуҗалыгы министры, РФ һәм ТР атказанган урманчысы.
  • Е.А. Гуськов, ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары, РФ һәм ТР атказанган урманчысы.
  • И.Н. Зарипов, ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары, РФ һәм ТР атказанган урманчысы.
  • И.Н. Лысенков, Удмуртия АССР урман хуҗалыгы идарәсе башлыгы һ.б.

Белгечлекләр үзгәртү

  • Урман һәм урман-парк хуҗалыгы (урман һәм урман-парк хуҗалыгы белгече) — 9 сыйныфтан соң 3 ел 10 ай, 11 сыйныфтан соң 2 ел 10 ай (торып һәм читтән торып) укыйсы.
  • Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше (техник) — 9 сыйныфтан соң 3 ел 10 ай, 11 сыйныфтан соң 2 ел 10 ай (торып һәм читтән торып) укыйсы.
  • Икътисад һәм бухгалтерия исәп-хисабы (бухгалтер) — 9 сыйныфтан соң 3 ел 10 ай, 11 сыйныфтан соң 1 ел 10 ай (торып һәм читтән торып (түләп)) укыйсы.

Өстәмә белгечлекләр: агач аударучы, тракторчы, егерь, талдан сәнгать әсәрләре үрү, яшелләндерү хезмәткәре.

Көллиятне тәмамлагач, һөнәр буенча белем алуны Казан дәүләт аграр университетында, Ижау, Пермь, Йошкар-Оланың профильле югары уку йортларында, имтихансыз кереп, кыскартылган срокларда дәвам итү мөмкинлеге бар[6].

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү