Биклән урман мәктәбе

Биклән урман мәктәбе (рус. Биклянская лесная школа) – 1893 елда РИ җир эшкәртү һәм дәүләт мөлкәте министрлыгы тарафыннан Уфа губернасы Минзәлә өязе Бәтке волосте (хәзерге Татарстанның Тукай районы) Биклән (лашманчылар) авылында ачылган икееллык башлангыч һөнәри авыл хуҗалыгы уку йорты. 1921 елда мәктәп Мамадыш кантоны Лубян авылына күчерелә. Шуның нигезендә Лубян урман техникумы оештырыла[1].

Биклән урман мәктәбе
Нигезләү елы 1893
Ябылу елы 1921
Тип авыл хуҗалыгы уку йорты
Адрес Русия империясе Русия империясе
Уфа губернасы
Минзәлә өязе
Бәтке волосте
Биклән

Бина үзгәртү

РИ җир эшкәртү һәм дәүләт мөлкәте министры (18791881 елларда) Андрей Ливенның(рус.) Түбән Афанас авылына якын урында, Чулман буенда сайланган борыслардан салынган ике катлы йорты Биклән авылына күчерелә һәм урман мәктәбе итеп үзгәртеп корыла. Соңрак әлеге йортта Биклән урман хуҗалыгы конторасы урнаша.

Тарих үзгәртү

1888 елда «Икееллык урман мәктәпләре турында нигезләмә» һәм «Урман мәктәбе уставы» раслана. Әлеге документ буенча илнең төрле төбәкләрендә лесничестволар каршында урман мәктәпләре ачыла башлый. 1888 елда 10 урман мәктәбе ачыла. 1909 елда 35 (29 мәктәп — Аурупа, 6 — Азия өлешендә), 19131917 елларда ил буенча 43 урман мәктәбе исәпләнә.

1893 елда Уфа губернасы Минзәлә өязе 1нче Минзәлә лесничествосы каршында Биклән урман мәктәбе оеша[2]. Уку йорты РИ җир эшкәртү һәм дәүләт мөлкәте министрлыгы тарафыннан финанслана: 1894 елда уку йорты расходы 3 545 сумлык була (әлеге сумманың 162 сумы укучылардан уку өчен түләүдән кергән).

Урман мәктәбе авыл хуҗалыгы уку йортлары разрядына кертелгән икееллык башлангыч һөнәри уку йорты булып исәпләнә. Мәктәпне ачуның максаты — урман белән идарә итү өчен белгечләр (надзирательләр, кондукторлар) әзерләү була. Мәктәпкә авыл мәктәпләренең ким дигәндә ике классын тәмамлаган, 16 яше тулган төрле катлам егетләре кабул ителә. Урман мәктәбенең 1нче классына рус теле, арифметика, геометрия, география һәм тарихтан имтихан тапшыртып кабул иткәннәр. Елга 10 гына укучы кабул ителгәнлектән, урман мәктәбендә бер үк вакытта укучылар саны 20 дән артмаган. Укучыларның 15 е тулысынча казна исәбеннән укый, 5 е үзе түләп (елга 150 сум) укыган. Уку йорты мөдире карары белән тиешле уку хакының яртысын гына түләүчеләр дә (ярымпансиончылар) кабул ителгән. Укучыларның барысын да казна торак, ашау, өс һәм аяк киеме, уку әсбаплары белән тәэмин иткән. Мәктәпне бетергәч барлыкка килүче кайбер өстенлекләргә кызыгып, дворян балалары да мәктәпкә укырга килгәләгән. Мәсәлән, 1894 елда 12 укучының 4 е дворян, чиновник, хәрби балалары булган[3][4]. 1916 елда мәктәптә махсус югары белемле өч укытучы (шул исәптән, мәктәп мөдире А. И. Крупович) һәм дин дәресе укытучысы эшләгән.

Мәктәптә укыту тәҗрибә туплау белән аралаштырып алып барылган. Укучылар урман эшләре белән танышканнар, урман кондукторына кирәкле белем һәм күнекмәләр алганнар. Махсус курслар: урман эшендә кирәкле табигать күренешләрен аңлату, агачны үлчәү һәм куллану күнекмәләре, төзелеш сәнгате һәм сызым буенча элементар мәгълүматлар, урман турында кануннарны өйрәнү, документлар тутыру. Гомуми белем бирү фәннәре шәһәр (өяз) укуханәләре күләмендә укытылган. Укучыларның практикасы урманда, лесничество дачаларында уза. Мәктәпнең үзенең дә питомнигы һәм бакчасы булган. Урман мәктәбендә җәйге каникуллар булмаган. Җәй көне укучыларның вакыты урманда җирлекне рәсемгә төшерүгә, сызымын ясау һәм нивелирлауга, техник сметалар төзүгә, делянкаларга бәя куюга, кәгазьләр тутыруга, мәктәп яны бакчасында һәм агач питомнигында эшләүгә сарыф ителгән. Укучылар шәхси һәм төркем биремнәре үтәгән. Имтиханда укучылар урман кануннары буенча сорауларга язмача һәм телдән җавап биргәннәр, төрле сызымнар сызып күрсәткәннәр, имтихан комиссиясе күрсәткән коллекция, планнарга аңлатмалар биргәннәр.

Урман мәктәбе ябык типтагы уку йорты булып исәпләнгән: укучылар казна бинасында яшәргә тиеш булган, билгеләнгән территорияне үз белдеге белән ташлап китә алмаган. Ашарга пешерүдән башка барлык эшләрне (утын әзерләү, мичкә ягу, бүлмәләрне чиста тоту, киемне, урын-җир әйберләрен юу һ. б.) укучылар үзләре башкарган.

Мәктәпне тәмамлагач, казна исәбенә укыган укучылар урман хуҗалыгында мәктәптә укыган һәр ел өчен 1,5 ел (барысы 3 ел) эшләргә тиеш булган. Урман мәктәбен тәмамлаучыларга «урман кондукторы» (ранглар табеле буенча XIV класс) таныклыгы бирелгән. Пенсиягә чыккач, аларның өстенлекләре булган. Урман кондукторларының хезмәт хакы чагыштырмача югары булган: бер елга 450-850 сум, аңа 300 сум хисап соралмый торган юл хакы өстәлгән (1913)[5] Казна кондукторга торак йорт, ягарга утын, 10 дисәтинә җир биргән.

Биклән урман мәктәбендә чирек гасыр эчендә ~200 урман хуҗалыгы белгече әзерләнгән.

 
Биклән урман мәктәбенең дәвамчысы — Лубян урман-техник көллияте

1921 елда Биклән урман мәктәбе 21 укучысы һәм уку җиһазлары белән Лубянга күчерелә, Лубян урман техникумына нигез салына (2012 елдан Лубян урман-техник көллияте)[6].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Көллият тарихы. 2019 елның 23 март көнендә архивланган. Лубян урман-техник көллияте сайты(рус.)
  2. И. В. Евдокимов, Н. Н. Неволин. К истории низших лесных школ в России(рус.)
  3. Аминов Т. М. Лесная школа Биклянская. 2019 елның 24 декабрь көнендә архивланган. Башкирская энциклопедия(рус.)
  4. Аминов Т. М. Из истории учебных заведений Уфимской губернии.(үле сылтама) «Ватандаш»
  5. Низшие лесные школы. Сайт ВГД(рус.)
  6. Лубянскому лесотехническому колледжу – 95 лет: от прошлого к настоящему. 2019 елның 23 март көнендә архивланган. Сайт Министерства лесного хозяйства Республики Татарстан, 11.08.2016(рус.)