Геннадий Зерцалов

Геннадий Иванович Зерцалов (1940 елның 26 маенда, Чебаки авылы, Ширин районы, Хакас автономияле өлкәсе, Красноярск крае, ССРБ2021 елның 20 гыйнвары) — совет партия, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, СБКФның Казан шәһәр комитеты беренче секретаре, халык депутатларының Казан шәһәр советы рәисе (1990—1991), унберенче чакырылыш Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты.

Геннадий Зерцалов
Туган 26 май 1940(1940-05-26)
Чебаки авылы, Ширин районы, Хакас автономияле өлкәсе, Красноярск крае, ССРБ
Үлгән 20 гыйнвар 2021(2021-01-20) (80 яшь)
Яшәгән урын Достоевски урамы[1]
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБРоссия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан университеты
Сәяси фирка СБКФ

Тормыш юлы үзгәртү

1958 елдан 32 нче заводы (Оборона техникасы буенча дәүләт комитеты конструкторлык бюросы-1 нең 2 нче номерлы көнчыгыш филиалы). 1959 елдан 1963 елга кадәр Хәрби диңгез флотының Тын океан флотында хезмәт итә.

1967 елда «тарих» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый.

1967—1968 елларда Казан дәүләт университетында философия кафедрасының өлкән лаборанты, 106 нчы мәктәптә тарих укытучысы булып эшли.

1968 елдан комсомол эшендә. 1968—1971 елларда ВЛКСМның Казан шәһәр комитетының бүлек мөдире урынбасары булып эшли.

1971 елдан партия эшендә. 1971—1977 елларда КПССның Казан шәһәре Совет райкомы бүлеге мөдире[2]. 1977 елдан 1985 елга кадәр СБКФның Казан шәһәр комитеты бүлек мөдире булып эшли.

1985—1987 елларда Казан шәһәре Киров район советы башкарма комитеты рәисе булып эшли.

1987 елдан 1990 елга кадәр СБКФның Казан шәһәр комитеты беренче секретаре, ә 1990—1991 елларда — халык депутатларының Казан шәһәр Советы рәисе булып эшли.

1991—1994 елларда ЖБИ-70 Баштатстрой директоры урынбасары вазыйфасын били. 1994 елдан 2015 елга кадәр «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ эшләр идарәчесе булып эшли.

Озак авырудан соң вафат була[3].

Бүләкләр үзгәртү

  • «Хөрмәт Билгесе» ордены
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан)
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
  • «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале
  • «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале

Искәрмәләр үзгәртү

  1. бирелмәләр нигезе
  2. Геннадий Зерцалов: «Ельцину в Казани чуть пиджак не порвали» Бизнес Online
  3. Умер первый секретарь Казанского горкома КПСС Геннадий Зерцалов Бизнес Online

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү