Андрей Каргинов (Андрей Олег улы Каргинов, русча Андрей Олегович Каргинов) – халыкара дәрәҗәдәге спорт остасы, «Дакар 2014» җиңүчесе.

Андрей Каргинов
Туган телдә исем Андрей Олегович Каргинов
Туган 21 февраль 1976(1976-02-21) (48 яшь)
Яр Чаллы
Милләт осетин
Ватандашлыгы РФ
Әлма-матер Кама дәүләт һәндәси-икътисади академия (ИНЭКА)[1]
Һөнәре автоузышучы
Балалар улы (2007)
Ата-ана
  • Олег Харитонович (әти)
  • Лариса Александровна (әни)
Бүләк һәм премияләре
II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале
II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале
«Данлы хезмәт өчен» медале (Татарстан)Русия спорт остасы
Спорт такымы әгъзасы КамАЗ-Мастер[1]
КамАЗ-Мастер командасы машинасы ярышта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1976 елның 21 февралендә Яр Чаллыда туган. Әтисе милләте буенча осетин, Владикавказда туган, әнисе рус. Әти-әнисе Якутиянең Мирный шәһәрендә таныша. 1970 еллар уртасында Чаллыга күчеп килә. Әтисе озак еллар КамАЗның фәнни-техник үзәегендә эшли.

Яр Чаллыда картинг-клубта шөгыльләнә. «Пионер», «Юниор» картларында узыша.

Кама политехника институтын тәмамлый (2005).

КамАЗ-Мастер командасына урнаша[2].

Һөнәри спорт баскычлары үзгәртү

Картинг буеча Татарстан чемпионы.

2005 елда КамАЗ-Мастер командасына алалар. Югары уку йортында укыганда КамАЗ фәнни-техник үзәгендә практика уза, шунда команда эшчәнлеге белән таныша.

2006 елдан команданың экипажында механик буларак халыкара ярышларда катнаша башлый.

2007 елда «Хазар даласы» ярышында йөртүче буларак катнаша.

2008 елда яраланып, ярышта катнаша алмый.

2010 елда «Ралли Дакар»да Илгизәр Мәрдиев экипажында механик, V урынны алалар.

2011 елда йөртүче буларак Россия чемпионатында җиңүче, «Ефәк юлы» раллиенда III урынны ала.

2012 елда «Ралли Дакар»да беренче тапкыр йөртүче буларак катнаша. Финишка IV булып килә. Ярышта, авыр травма алгач, Курганда Илизаров клиникасында дәваланган хәлдә катнаша.[3]

2013 елда аның экипажы III урынны ала. Финишка машинасы өч тәгәрмәчтә килә.[4]

Җиңүләре үзгәртү

  • 2006 ел, «Хазар даласы», В. Чагин экипажында механик — I урын
  • 2006 ел, «Калмыкия», И. Мәрдиев экипажында механик — I урын
  • 2007 ел, «Хазар даласы», йөртүче (пилот) — III урын
  • 2008 ел, «Тын Дон» Россия чемпионатының этабы, йөртүче — II урын
  • 2010 ел, «Хазар даласы», йөртүче — II урын
  • 2010 ел, «Ралли Дакар И. Мәрдиев экипажында механик — V урын
  • 2011 ел, «Каган алтыны», йөртүче — I урын
  • 2011 ел, Ралли-рейд буенча Россия чемпионаты, йөртүче — I урын
  • 2011 ел, «Ефәк юлы» раллие — «Дакар» сериясе, йөртүче — III урын
  • 2012 ел, «Ралли Дакар», йөртүче— IV урын
  • 2013 ел, «Ралли Дакар», йөртүче — III урын
  • 2013 ел, «Каган алтыны», йөртүче— I урын
  • 2014 ел, «Ралли Дакар», йөртүче — I урын

Бүләкләре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

1. Н. Вяткина. Осетин Каргинов - «Дакар-2014» җиңүчесе. «Наш дом-Татарстан»,2014, 1 сан, 35 бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 https://kamazmaster.ru/team/bio/karginov-andrei-olegovich
  2. Команданың рәсим сайты
  3. ВТБ Россия сайты
  4. http://kazan.kp.ru/daily/26017.5/2939841/