КамАЗ-мастер
(КамАЗ-Мастер битеннән юнәлтелде)
КамАЗ-мастер — раллида катнашуда махсуслашкан автомобильдә узышучы команда. Яр Чаллыда урнашкан КамАЗ заводы белән бәйле. «КамАЗ-мастер» командасы «Ралли Дакар» (элекке «Ралли Париж - Дакар») ярышында 12 тапкыр җиңү яулады.
Команданың базасы – КамАЗ фәнни-техник үзәге.
Җитәкче — халыкара дәрәҗәдәге спорт остасы Семён Якубов.
Адресы: 423808, Татарстан, Яр Чаллы, Автозавод проспекты, 2.
Рәсми сайт: kamazmaster.ru
КамАЗ-мастер | |
рус. КАМАЗ-мастер | |
Нигезләнү датасы | 17 июль 1988 |
---|---|
Спорт төре | автоспорт[d], ралли-рейд[d] һәм гонка на грузовиках[d] |
Генеральный менеджер | Владимир Чагин[d][1] |
Дәүләт | Россия |
Ана ширкәт | КамАЗ |
Штаб-фатирының урнашуы | Чаллы, Татарстан, Россия |
Рәсми веб-сайт | kamazmaster.ru(рус.)(ингл.) |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 165 000 ± 999[2] |
КамАЗ-мастер Викиҗыентыкта |
Тарих
үзгәртү- 1988 елның 17 июле рәсми оешкан көне булып исәпләнә.
- Командада 5 дөнья кубогы иясе, 8 халыкара дәрәҗәдәге спорт остасы бар. Спорт авыр йөк машиналарында ярышучылар арасында дөньяда иң көчле команда дип исәпләнә.
- 1996-2011 елларда команданың йөртүчесе (пилоты) Владимир Чагин булды. 2011 елның февраленнән спорт карьерасын туктатуын белдерде.
- 2005 елдан команданың баш химаячесе — ВТБ банкы[3].
- 2007 елда ярышның V этабында команда юл һәлакәтенә очрап, ярыштан төшеп калды.
- 2012 елда Айрат Мәрдиев, Эдуард Николаев, Андрей Каргинов, Илгизәр Мәрдиев (җитәкче Владимир Чагин) катнашкан команда шулай ук уңышсызлыкка очрый. КамАЗларда узышучы Артур Ардавичус командасы (Казакъстан) III урынны ала.
- Команда катнашкан ярышлар: «Дакар», «Ефәк юлы», «Дезерт Челендж», «Хазар даласы-2010», «Калмыкия», «Россия кубогы», «Оптик 2000 Тунис», «Италиан Бажа», «Мастер-Ралли», «Пор Лас Пампас», «Трансориента»л, «Көнчыгыш раллие – Каппадокия» һ.б.
- 2013 елдан «Африка Рейс» ралли рейдында катнаша.
- 2022 елда чираттагы «Дакар» нәтиҗәләре буенча дүрт экипаж да йөк машиналары зачетында беренче дүрт урынны алды. Дмитрий Сотников җиңү яулады, икенче урынны Эдуард Николаев алды (икесе дә КАМАЗ-435091, K5 гаиләләрендә чыгыш ясады), өченче урынны Антон Шибалов алды, Андрей Каргинов (икесе дә — КамАЗ — 43509). Шул ук вакытта КамАЗ йөк машиналары шулай ук барлык 12 этапта һәм прологта җиңү яулады.[4]
Кызыклы фактлар
үзгәртү- КамАЗ фәнни-техник үзәгендә урнашкан.
- 2012 елның 17 июлендә команда тарихына багышланган «Тормыш Дакарларда үлчәнә» (рус. «Жизнь измеряется в Дакарах») китабы дөнья күрә[5].
- 2005 елдан «КАМАЗ-мастер» командасының генераль иганәчесе — ВТБ банкы.[6].
Бүләкләре
үзгәртү- 1988 елда Польшада «Ельч» раллиенда куелган өч КамАЗ маркалы машинаның берсе көмеш медаль яулый.
- 1989 елда «Обьектив Сюд» халыкара ярышында көмеш һәм бронза медальләр яулана[7].
- 1990 елда «Фиргавеннәр раллие»нда IV урын яулый.
- 1991 елда «Париж-Дакар» раллиенда II, III урыннар.
- 1992 елда «Париж-Пекин» ярышында бронза медаль яулана.
- 1995 елда «Мастер-Ралли»да команда җиңүе яулана.
XXI гасырның башында команда 42 мәртәбә I урын, 12 мәртәбә II урын, 7 мәртәбә III урын яулый.
- «Ралли Дакар 2013» ярышында команда I, II, III урыннарны яулый[8].
- «Дакар-2017» ралли марафонында алган урыннар:
- I урын — пилот Э. Николаев, штурман Е. Яковлев, механик В. Рыбаков (№ 505)
- II урын — пилот Д. Сотников, штурман Р. Әхмәдиев, механик И. Леонов (№ 513)
- V урын — пилот А. Мәрдиев, штурман А. Беляев, механик Д. Свистунов (№ 501)
- XIX урын — пилот А. Шибалов, штурман Р. Аматыч, механик И. Романов (№ 515)[9].
- «Дакар-2019» ралли марафонында (Перу, 6-17 гыйнвар):
Химаячеләр
үзгәртү
|
|
|
|
Галерея
үзгәртү-
2011 елда «Ралли-Дакар» призы
-
КамАЗ-Мастер командасы машинасы ярышта
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://kamazmaster.ru/team/bio/chagin-vladimir-gennadevich
- ↑ Интерфейс программирования приложения YouTube
- ↑ Однако.орг
- ↑ Камаз командасы тарихы.
- ↑ Жизнь измеряется в Дакарах. kamazmaster.ru(рус.)
- ↑ Автоспорт. vtbrussia.ru(рус.)
- ↑ КамАЗ-мастер командасы тарихы
- ↑ «Дакар раллие»ндәге җиңүләр
- ↑ Татар-информ, 14.01.2017
- ↑ Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2019» халыкара раллиендә җиңүләре белән котлады. 2019 елның 22 гыйнвар көнендә архивланган. ТР Президенты Матбугат хезмәте, 17.01.2019
- ↑ Путин поздравил российский экипаж "КАМАЗ-мастер" с победой на «Дакаре». rsport.ria.ru, 18.01.2019 (рус.)