Семён Семёнович Якубов (1947 елның 17 июле, Курган, Курган өлкәсе, РСФСР, ССРБ) — совет һәм россия инженер-конструкторы, спортчы-автоузышчы, КамАЗ топ-менеджеры (1976 елдан), «КАМАЗ-мастер» автоузыш командасына нигез салучы, «Ефәк юлы» халыкара ралли-рейдына нигез салучы, Владимир Чагин экипажында штурман сыйфатында Дакар раллиенда 5 тапкыр җиңүче.

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 17 июль 1947(1947-07-17) (76 яшь)
Туу урыны Курган, РСФСР, СССР
Ире яки хатыны Якубова, Ольга Ивановна[d]
Һөнәр төре автоузышчы, тренер, инженер
Әлма-матер Курган дәүләт университеты
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Спорт төре автоспорт
Бүләкләр
Рәсми веб-сайт kamazmaster.ru/team/collective/yakubov.html
 Семён Якубов Викиҗыентыкта

Россиянең атказанган спорт мастеры, халыкара класслы спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры, Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры, Татарстан Республикасының атказанган тренеры. Ике тапкыр дөнья Кубогы иясе, «Дакар» раллиенда биш тапкыр җиңүче, ралли-рейдлар буенча Россия чемпионы.

Биография үзгәртү

Семён Якубов 1947 елның 17 июлендә Курган өлкәсенең Курган шәһәрендә туа[1].

Курган машина төзелеше институтын инженер-конструктор белгечлеге буенча тәмамлаган[2]. Курган машина төзү заводында хезмәт эшчәнлеген җыю цехы мастеры вазыйфасында башлый, аннары хәрби пехота машинасын сынау цехы башлыгы урынбасары була.

1976 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килеп КамАЗ төзелешендә катнаша. 1976 елда — җыю һәм сынаулар цехы башлыгы, ә 1977 елдан 1980 елга кадәр — двигательләр заводы җитештерү башлыгы. Беренче дәүләт бүләге — «Хөрмәт Билгесе» ордены, 1981 елда «КамАЗ» автомобиль җыю заводының баш инженеры сыйфатында КамАЗның икенче чиратын эшләтеп җибәргән өчен.

1985 елда Алабугада төзелә торган «КамАЗ» двигательләр заводы директоры була. 1987 елда, КПСС Үзәк Комитетының сәнәгать бүлеге тәкъдиме буенча, «КамАЗ» фәнни — техник үзәге директоры итеп билгеләнә, анда 1995 елга кадәр эшли, үзәк төзелешен тәмамлап, заводның конструкторлык бүлекчәсе эше өчен барлык кирәкле шартларны тәэмин итә. 1996 елдан «КамАЗ» ААҖ генераль директорының үсеш буенча киңәшчесе. Төп эш белән бер үк вакытта үз инициативасы белән КамАЗ җитәкчелеге ярдәме белән 1988 елда «КамАЗ-мастер» исемен алган спорт командасын оештыра.

1995 елдан башлап, КАМАЗ фәнни-техник үзәгенең торгызылуын тәмамлап, ул үзен спорт командасы җитәкчесе буларак тулысынча спорт эшчәнлегенә бирә. 2004 елда команданың спорт-техник базасын төзүгә рөхсәт бирелә, турыдан-туры проектлауда катнаша һәм спонсорларны һәм партнерларны объектны финанслауга җәлеп итә.


2007 елгы «Дакар» раллиенда бер джипны узып киткән чакта Чагин, Якубов һәм Савостин йөк машинасы ташларга бәрелә һәм әйләнеп каплана. Чагин баш миен тетрәндерә һәм кабинада кысылып кала. Савостин умыртканың компрессион сынуын алган. Якубов кулын сындыра, муенына һәм тезенә зыян сала, әмма табиблар килгәч, эвакуациядән баш тарта һәм авария урынында имгәнгән автомобиль янында кала.

2009 елның декабрендә Семён Якубов 2010 елда Дакар раллие стартына чыгарга һәм үз спорт карьерасында нокта куярга карар кылды. Әмма табиблар белән киңәшләшкәннән соң Якубов раллида штурман сыйфатында катнашудан баш тартырга мәҗбүр була.


2009 елдан Семён Якубов яңа «Ефәк юлы» халыкара раллиен оештыруны җитәкли.

Галерея үзгәртү

Спорт казанышлары үзгәртү

  • Дакар раллида катнашучы: 1990, 1991, 1992, 1994, 1995, 1996, 1998, 1999, 2000, 2001, 2002, 2003, 2004, 2005, 2006, 2007, 2009, 2010, 2011, 2012
  • Париж раллида катнашучы: Пекин 1992
  • Мастер-Раллида катнашучы: 1995, 1997
  • «Казачий круг» раллида катнашучы: 2006
  • Ралли Тунис призёры: 1997
  • Ралли Дакар призёры: 1999
  • Ралли «Дезерт Челендж» призёры: 2000
  • Мастер-Ралли Җиңүчесе: 1996
  • Ралли «Дезерт Челендж» җиңүчесе: 1999, 2001, 2002
  • Ралли Дакар җиңүчесе: 2000, 2002, 2003, 2004, 2006
  • «Баха Италия» җиңүчесе: 2000
  • Ралли Тунис җиңүчесе: 2000
  • Ралли «Тихий Дон» җиңүчесе: 2003
  • Ралли «Калмыкия» җиңүчесе: 2005
  • Юлдан тыш ралли буенча дөнья Кубогы иясе: 1996, 2000

Бүләкләр һәм исемнәр үзгәртү

Фильмнар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү