Гүзәл Сөләйманова (1979)
Гүзәл Сөләйманова (Гүзәл Наил кызы Сөләйманова, баш. Сөләймәнова Гүзәл Наил ҡыҙы) — балет биючесе, педагог, Салават Юлаев премиясе лауреаты (2008), БР халык (2003), РФ атказанган (2007) артисты.
Гүзәл Сөләйманова | |
---|---|
Туган телдә исем | Гүзәл Наил кызы Сөләйманова |
Туган | 10 июнь 1979 (45 яшь) Уфа |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Казан дәүләт мәдәният институты |
Һөнәре | балет артисты, педагог |
Бүләк һәм премияләре | (2008) |
2023 елның сентябреннән ― БР Мәдәният министрлыгында һөнәри сәнгать бүлеге башлыгы [1].
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1979 елның 10 июнендә Уфа шәһәрендә туган. Башлангыч сыйныфларда 20нче башкорт гимназиясендә укый. Кече яшьтән «Ләйсән» балет студиясендә шөгыльләнә башлый. Уфада хореография укуханәсен (1997), Казанда мәдәният һәм сәнгать академиясен (2003) тәмамлый. 1994 елдан Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында эшли, 1997 елдан әйдәүче солист. Р. Нуриев исемендәге халыкара балет сәнгате фестивалендә күп мәртәбәләр катнаша. Каһирә шәһәрендә Cairo opera house театрында «Дон-Кихот» һәм «Щелкунчик» премьераларында (2005), ЮНЕСКО штаб-фатирында сәнгать осталары гала-концертында бии (2008).[2]
Иҗаты
үзгәртүТөп партияләре
үзгәртүЛиза (П. Гертель. «Артык саклану»), Сильфида (Х. Левенсхольд. «Сильфида»), Жизель (А. Адан. «Жизель»), Анель, Франциска (И. Штраус. «Зәңгәр Дунай»), Китри (Л. Минкус. «Дон-Кихот»), Никия, Гамзатти (Л. Минкус. «Баядерка»), Вакх кызы (Ш. Һуно. «Вальпургия төне»), Одетта-Одиллия (П. Чайковский. «Аккош күле»), Аврора (П. Чайковский. «Йокыга талган гүзәл»), Мари (П. Чайковский. «Щелкунчик»), Мария (Б. Асафьев. «Бакчасарай фонтаны»), Джульетта (С. Прокофьев. «Ромео һәм Джульетта»), Көлбикә (С. Прокофьев. «Көлбикә»), Кармен (Бизе-Щедрин. «Кармен-сюита»), Гайшә (К. Караев. «Җиде гүзәл»), Зәйтүнгөл, Кечкенә торналар (Л. Степанов, З. Исмәгыйлев. «Торна җыры» ), Гөлҗан (Л. Исмәгыйлева. «Хуҗа Насретдин»), Йолдыз, Иркә (Л. Исмәгыйлева. «Аркайым») һ.б.[3]
Гастрольләре
үзгәртүУфа опера-балет театры составында АКШ, Италия, Һолландия, Мисыр, Португалия, Таиланд, Бразилиядә гастрольләрдә булды.
Партнерлары
үзгәртүК. Пакетт (Grand Opera), Р. Рыкин (Бостон балет компаниясе), П. Москвито (Балет труппасы, Дрезден), Д. Тамазлакару (Берлин, Staatsballet), А. Евдокимов, К. Иванов, М. Ивата (Мәскәү, Зур театр).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- БР атказанган артисты (1998)
- Ш. Бабич премиясе (2000)
- БР халык артисты (2003)
- Россиянең атказанган артисты (2007)
- Салават Юлаев премиясе (2008)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Лейла Аралбаева. Балерина Гузель Сулейманова приступает к работе в министерстве культуры Башкортостана. ИА «Башинформ», 26.09.2023
- ↑ Башкортстан (белешмәлек)
- ↑ Уфа опера-балет театры сайтында, archived from the original on 2016-08-27, retrieved 2014-12-19
Сылтамалар
үзгәртү- БР мәдәни тормышы 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Уфа опера-балет театры сайты 2016 елның 27 август көнендә архивланган.