Халит Кумысников

театр белгече, театр тәнкыйтьчесе

Халит Кумысников, Халит Лотфулла улы Кумысников (1926 елның 27 феврале, СССР, Нижгар губернасы, Сергач өязе, Мәдәнә2008 елның 12 мае, РФ, ТР, Казан) — актер, режиссер, театр педагогы, театр белгече, сәнгать белеме кандидаты (1963), профессор (1992). Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1986).

Халит Кумысников
Туган телдә исем Халит Лотфулла улы Кумысников
Туган 28 ноябрь 1913(1913-11-28)
СССР, РСФСР, Нижгар губернасы , Сергач өязе, Мәдәнә
Үлгән 12 май 2008(2008-05-12) (94 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС[d]
Һөнәре театр белгече
Эш бирүче Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм Казан дәүләт мәдәният институты
Җефет Асия Хәйруллина
Балалар кызлары Җәмилә, Наилә
Ата-ана
  • Лотфулла (әти)
  • Гайшә (әни)
Бүләк һәм премияләре ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе - 1986

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1926 елның 27 февралендә Нижгар губернасы Сергач өязе (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы) Мәдәнә авылында сигез балалы гаиләдә туган[1]. Әтисе Лотфулла, әнисе Гайшә. Туганнары Вәсфи, Сәлимә, Аббәс (Мәхмүт)... Абыйсы — Абдрахман (1913—1985), совет балет артисты, балетмейстер һәм педагог. Башкортстан АССР (1957) һәм Татарстан АССР (1964) атказанган сәнгать эшлеклесе. Революциягә кадәр гаилә Петроградта яши. Музыкаль гаиләдә үсә, өйдә үзләренең оркестры була: апасы мандолинада, абыйлары скрипкада, баянда, домрада уйнаган[2]. Әтисенең шулай ук төрле телләрдәге китапларга бай (шул исәптән 82 томлык Брокгауз һәм Эфрон энциклопедиясе) китапханәсе булган, ул мәгърифәтчелек һәм меценатлык белән шөгыльләнгән: Петроград мәчетенә кызыл келәм, Мәскәү мәчетенә күн тышлы зур Коръән китабы бүләк иткән. Октябрь вакыйгаларыннан соң гаиләгә провинциягә (әниләренең туган авылы Мәдәнәгә) күчеп китәргә туры килә[3]. 1926 елда әтисе Мәскәүдә Черкизов районында аулак тыкрыкта агач йорт сатып ала, 1930-елларда күмәк хуҗалыклар төзелә башлагач, эзәрлекләүдән качып, гаилә башкалага күченә[4].

Бөек Ватан сугышы башланганнан соң, Казанга эвакуацияләнә, анда Казан сәнгать училищесында укый[5]. 1944 елда имтихан тапшыра һәм А. В. Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтының[d] татар студиясенә укырга керә, 1948 елда бер үк вакытта режиссерлык факультетына да алына[6]. Мишәр акценты булган, кимчелекләр белән сөйләшкән, ләкин соңыннан татар әдәби телен өйрәнгән[7]. О. И. Пыжова, М. П. Чистяков, Б. М. Седой, Б. В. Бибиковта шөгыльләнә[5].

1949 елда укуны тәмамлагач, үз төркеме белән бергә Казан яшь тамашачы театрының татар труппасына эшкә керә, анда режиссер К. З. Тумашева җитәкчелегендә эшли, берничә спектакльдә катнаша, аерым алганда Д. С. Аппакованың «Бишек җыры» (1946) спектаклендә профессор ролендә уйный. Татар труппасы таркалгач, 1951 елга кадәр рус төркемендә актер булып эшли, берничә рольдә, шул исәптән Валя («Кызлар» (рус. Девочки), В. Ф. Панова[d]), Шенадье («Кире кагылганнар» (рус. Отверженные) В. Гюго) рольләрендә уйный[6]. Укуын дәвам итәргә карар итеп, 1950 елда ГИТИСның театр белеме факультетына укырга керә, аны 1955 елда тәмамлый[8].

1955―1958 елларда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире вазифасын башкара[9][10]. 1958―1960 елларда Казан телевидение студиясе режиссеры була[8][9]. 1961 елда ГИТИС аспирантурасын тәмамлый, анда СССР халыклары театрлары кафедрасында Г. И. Гоян җитәкчелегендә шөгыльләнә, 1963 елда «Заманча татар драма театры (1941—1962). Тарихы очергы (рус. Современный татарский драматический театр (1941—1962). Очерк истории) темасына диссертация яклый, сәнгать фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала[8][5].

1961―1969 елларда Казан педагогия институтында, 1969―1992 елларда Казан мәдәният институтында укыта[6][8]. Берничә ел дәвамында режиссура кафедрасы мөдире вазифасын башкара, бу сыйфатта беренче кеше буларак, педагогларның профессиональ коллективын җыя, ГИТИС мисалында халык театрлары режиссерларын укыту программасын нульдән башлап эшли, студентларны әзерләүгә һәм аларның сәнгатьтә алга таба үсү юллары турында кайгыртуга зур игътибар бирә[7][5]. 1992 елда профессор дәрәҗәсен ала[9][9].

Беренчеләрдән булып татар театры турында мәгълүматларны өйрәнү һәм системалаштыру белән шөгыльләнә башлый, республика матбугатында театр тәнкыйтьчесе буларак чыгыш ясый[8][5]. Татар театрының танылган эшлеклеләре турында берничә популяр басма авторы, фәнни җыентыкларда даими басыла, «Театр энциклопедиясе» өчен берничә дистә мәкалә әзерли[6][5]. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының 50 һәм 60 еллыкларына альбомнар (1957, 1967), «Сәхнә реализмы чыганаклары. Октябрьгә кадәрге татар театры тарихы турында очерклар» (рус. Истоки сценического реализма. Очерки истории дооктябрьского татарского театра) монографиясен (1982) чыгара. Х. Г. Әбҗәлилов (1984), Ш. Й. Котдусова һәм Һ. А. Солтанов (икесе дә 1995) иҗаты турында китаплар авторы[6][8].

Халит Лотфулла улы Кумысников 2008 елның 12 маенда Казанда вафат була[6]. Яңа бистә зиратында җирләнгән (41 аллея, уң як, 36нчы участок)[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны – Асия Хәсән кызы Хәйруллина (1921–2004), актриса, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1992), Тукай премиясе лауреаты (1958). Кызлары Җәмилә (1950―?, театр белгече), Наилә (1958, рәссам).

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү