Мәдәнә
Мәдәнә (рус. Медяна) – Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районында татар авылы. Мәдәнә елгасы буендагы авыл. Сергачка кадәр 40 км, Уразавылга – 15.
Мәдәнә | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Өлкә | Түбән Новгород өлкәсе |
Район | Кызыл Октябрь районы |
Координатлар | 55°17'53"N, 45°40'36"E |
Авыл советы башлыгы | Рафил Салехов |
Нигезләнгән | 1674 |
Беренче телгә алу | 1674 |
Мәркәз биеклеге | 136 м |
Халык саны | 609 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | сөнни мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Телефон коды | +7 83192 |
Почта индексы | 607472 |
Рәсми сайт | medina.su |
Русча атама | Медяны |
Тарих Үзгәртү
Мәдәнә Түбән Новгород өлкәсенең иң яшь татар авылы. Монда беренче мәчет 1780 елларда төзелгән. Аның беренче имамы Габделкәрим Сәлимов.
Мәдәнәдә бүген 400 йорт бар. Күпчелек йортлар ике катлы. Каралты-кура, капка – бар да җиренә җиткереп эшләнгән. Урамнарга асфальт түшәлгән. Элек күпләп мал тотканнар. Хәзер терлекчелек икенче планда. Халык Мәскәүгә барып эшли. Яшьләр авылда калмый, калага ыргыла. Укырга яки эшкә. Мәскәү белән Мәдәнә арасы нибары 600 чакрым.
Мәдәнәнең 9 еллык мәктәбе бар. Ике катлы, бар яктан уңайлы зур мәктәптә 2010 елда 60 бала калган (күптән түгел 500ләп укучы булган). Мәктәптә компьютер классы, интерактив такталар, спорт инвентарьләре бар. 11 укытучы эшли. Уку, нигездә, рус телендә алып барыла. Һәр класс расписаниесендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре бар. Әйтик, 5 класс атнага – 3 тапкыр татар теле, 2 тапкыр әдәбият, башка класслар – атнага 2 татар теле, 2 әдәбият дәресе укый.
1989-92 елларда Мәдәнә авылында Фәиз Гыйльманов зур мәчет төзетте. Ул хәзер “Мәдәнә” исемле дин-мәгърифәт үзәгенә керә. Шунда ук мәдрәсә эшли. Беренче катта кунакханә номерлары һәм шушы төбәк тарихын чагылдырган музей бүлмәләре. Үзәк биләмәсендә әле мәдәният йорты һәм заманча хастаханәсе дә урнашкан.
Шәхесләр Үзгәртү
- Абдрахман Кумысников (1913—1985), балет артисты, балетмейстер, педагог.
- Халит Кумысников (1926—2018), театр тәнкыйтьчесе, сәнгать белгече. А. Л. Кумысниковның бертуган энесе.
Галерея Үзгәртү
|