Илдар Шиһапов

Мәскәүдәге Татар мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе, Русиянең атказанган артисты.

Илдар Шиһапов (Шиапов; 1944 елның 12 мае, ССРБ, РСФСР, Горький өлкәсе, Мәдәнә) — музыкант, артист һәм режиссёр. Мәскәү Татар мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе, Русиянең атказанган артисты.

Илдар Шиһапов
Туган телдә исем Илдар Хәмит улы Шиһапов (Шиапов), İldar Xämit ulı Şihapov (Şiapov)
Туган 12 май 1944(1944-05-12) (79 яшь)
Мәдәнә, Кызыл Октябрь районы, Түбән Новгород өлкәсе, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Россия дәүләт сәхнә сәнгатьләре институты[d]
Һөнәре музыкачы
Эш бирүче Москонцерт[d] һәм Әсәдуллаев йорты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Илдар Хәмит улы Шиһапов 1944 елда Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районы, Мәдәнә авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән.

Мәскәү циркында, Москонцертның Д. Нурмөхәмәдова оештырган татар коллективында хезмәт куя. 1964 елда Казан консерваториясенә укырга керә. Ләкин беренче семестрдан соң хәрби хезмәткә алына. Ленинград өлкәсендә хезмәт итә. Аннары Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтына (ЛГИТМиК), оперетта һәм режиссёрлык бүлекләренә укырга керә, 1972 елда тәмамлый.

1972—77 елларда Казанда эшли. Татарстан филармониясенең баш режиссёры, Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театрының артисты. 1973 елда филармониянең бик популяр «Яшьләр ревю» программасын куя.

1977—84 елларда И.Шиһапов Бөтенсоюз радио һәм Үзәк телевидениедә солист булып эшли, Братиславада радиоязмалар халыкара конкурста катнаша. 1979—80 елда — Мөхәммәт Миначев оештырган үзешчән татар хоры белән эштән тыш вакытында шөгыльләнә. Бу коллективта Хәния Халидуллина, Вәлит Яруллин, Рафаэль Курамшин сәхнәдә беренче адымнарын ясыйлар[2].

1984 елдан — Москонцерт артисты. 1985—91 елларда композитор Сәяр Хәбибуллин Москонцерт каршында оештырган «Хыял» ансамблендә эшли, программалар әзерли һәм биюләр куя. Биредә җырчылар Роза Хәбибуллина, Наилә Фатехова, артистлар Надир Сатдинов, Бәрхет Гәрәй тәшкил иткән көчле коллектив туплана.

«Хыял» яшәүдән туктагач, «Тальян» эстрада-фольклор шоу-төркемен оештыра. Ул төркем соңрак Мәскәү Татар мәдәни үзәгенә керә. 2013 елдан И.Шиһапов — Әсәдуллаев йорты каршында эшләп килгән Татар мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе. 30 елдан артык Мәскәү Сабантуйларының алышынмас баш режиссёры була.

Дәрәҗәле исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү