Роза Хәбибуллина (1959)

Роза Хәбибуллина – татар җырчысы, Татарстанның атказанган артисты.

Роза Хәбибуллина
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Хәбибуллина Роза Җәфәр кызы

Туу көне

15 февраль 1959(1959-02-15) (65 яшь)

Туу урыны

Горький өлкәсе, Кызыл Октябрь районында, Чүмбәли

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Россия

Һөнәрләр

җырчы

Моң

лирик сопрано

Жанрлар

эстрада

Бүләкләр

Татарстанның атказанган артисты

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Роза Җәфәр кызы Хәбибуллина 1959 елда Кызыл Октябрь районы Чүмбәли авылында укытучылар гаиләсендә туган. Авыл мәктәбен алтын медаль белән тәмамлап, җырга сәләтле кыз Казан музыка училищесына вокал буенча укырга керә. Казан дәүләт консерваториясендә хәзерлек бүлегендә укый (1982 ел чыгарылышы). Шунда ул җырчы булып формалаша. Тавышы матур, кабатланмас лирик сопрано. Профессиональ җырчы хезмәтен ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы булып башлый.

Соңрак Москонцертның «Хыял» төркемендә, Уфада «Җидегән йолдыз» мәдәният үзәге һәм Ренат Ибраһимов җыр театрында эшли. Композитор Сәяр Хәбибуллин җитәкчелегендәге «Хыял» төркеме җырчысы, соңгы ун елда төрле фестивальләрдә мактаулы урыннар казанган «Айкай» яшьләр җыр төркеме җитәкчесе буларак билгеле булды. Мәскәүдә яши, педагогик хезмәт белән дә шөгыльләнә. Ә инде мәскәүлеләргә Асадуллаев йорты дип аталган мәдәни үзәк кайтарылганнан бирле Роза Хәбибуллина үзәкнең мәдәният җитәкчесе булып эшли.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү