Казан сынлы сәнгать укуханәсе

Казандагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы
(Казан сәнгать училищесы битеннән юнәлтелде)

Казан сынлы сәнгать училищесы, Н.И. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы (техникум), КССУ, рус. Казанское художественное училище имени Н. И. Фешина (техникум), КХУ, ингл. Kazan Art School named after Nickolai Feshin1895 елдан Казан шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан мәдәният министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы.
Казан шәһәрендә ике уку бинасы (Мөштәри урамы, 16; Карл Маркс урамы, 70) һәм Яшел Үзәндә филиалы (Яшел Үзән, Засорин урамы, 4а) бар.
Уку йорты директоры — Гыйльметдинова Ольга Александровна.

Казан сынлы сәнгать училищесы
Элеккеге исемнәр Казан сынлы сәнгать мәктәбе (1895-1917)
Казан ирекле сынлы сәнгать остаханәләре (1917-1918)
Казан югары сынлы сәнгать-техник остаханәләре (1918-1920)
Казан сынлы сәнгать-техник институты (1920-1923)
Казан сынлы сәнгать техникумы (1923-1924)
Казан архитектура-сынлы сәнгать техникумы (1924-1926)
Казан сынлы сәнгать-педагогия техникумы (1926-1930)
Татар сәнгатьләр техникумы ( 1930-1935)
Татар сынлы сәнгать техникумы ( 1935-2006)
Нигезләү елы 1895
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Казан
Адрес 420012, Татарстан, Казан шәһәре, Мөштәри ур., 16.
Сайт http://kazanartschool.ru/index.php/ru/
Уку йорты бинасы
 
Сәнгать мәктәбе бинасы ХХ гасыр башында.

1895 елның 9 сентябрендә, Казан шәһәре сынлы сәнгать мәктәбе буларак, Казан шәһәр думасы һәм Казан губернаторы үтенече буенча, Россия империясенең сынлы сәнгать император академиясе президенты бөек кенәз Владимир Александрович рөхсәте белән ачыла. Мәктәпне ачуда Петербургта сынлы сәнгать академиясен тәмамлаган Н.Н. Белькович, Х.Н. Скорняков, Г.А. Медведев, Ю.И. Тиссен, А.И. Денисов (соңыннан мәктәпнең беренче рәсем укытучылары) башлап йөри[1]. Казан сынлы сәнгать мәктәбе Россия сынлы сәнгать академиясенә караган беренче урта һөнәри белем бирү йорты була.
Казан сынлы сәнгать мәктәбе 1905 елга хәтле Зур Лядский урамында урнашкан Казанның III кызлар гимназиясе (София Вагнерның шәхси гимназиясе) бинасында шөгыльләнә. 1901 елның маенда элекке Грузинский урамында (хәзерге Карл Маркс урамы) мәктәп өчен махсус бина корыла башлый. Төзелеш белән укуханә мөдире, сәнгать укытучысы Карл Мюфке (18681933) үзе җитәкчелек итә. Ул бина проектын һәм төзелеш сметасын Санкт-Петербургда сәнгать академиясендә раслатуга ирешә. Барлык төзелеш эшләре 1903 елның ноябрендә төгәлләнә. Ләкин декабрьдә янгын чыгып, бинаның түбәсе янып бетә. Янгыннан соң яңадан корганда, бинаның өске өлешенең кыяфәтенә зур үзгәрешләр кертелә[2].
Бинада сәнгать училищесы өчен мөһим булган иртәнге һәм кичке рәсем төшерү сыйныфлары, тантаналар һәм күргәзмәләр заллары, өченче катта остаханәләр өчен авыш түбәле пыяла бүлмәләр була.

  • 1917 елдан Казан дәүләт азат (ирекле) сынлы сәнгать остаханәләре.
  • 1918 елда Казан дәүләт югары сынлы сәнгать-техник остаханәләре итеп үзгәртелә.
  • 1920 елда Казан сынлы сәнгать-техник институты (рус. КХТИ).
  • 1923 елда Казан сынлы сәнгать техникумы[3].
  • 1924 елда Казан архитектура-сынлы сәнгать остаханәләре (техникум) (АРХУМАС).
  • 1926 елда Казан сынлы сәнгать-педагогия техникумы[4].
  • 1927 елда Казан театр техникумы белән берләштерелә, Казан берләштерелгән сынлы сәнгать–театр техникумы исеме ала.
  • 1930 елда Көнчыгыш музыка техникумы белән берләштерелеп, Татар сәнгатьләр техникумы дип атала, аның сынлы сәнгать бүлеген тәшкил итә[5].
  • 1935 елда Татар сәнгатьләр техникумыннан аерылып чыга, Татар сынлы сәнгать техникумы, соңрак Казан сынлы сәнгать училищесы итеп оештырыла.
  • 2006 елда Казан сынлы сәнгать училищесынә Н.И. Фешин исеме бирелә[6].
  • 2008 елда Казан сынлы сәнгать училищесы бинасында һәм аның матди базасына таянып, В.И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сынлы сәнгать институтының (рус. Московский государственный академический художественный институт имени В. И. Сурикова, МГАХИ) Казан филиалы да эшли башлый.
  • 2008 елда Татарстан мәдәният министрлыгы карары белән Яшел Үзән шәһәрендә Казан сынлы сәнгать училищесы филиалы (Засорин урамы, 4а) ачыла.

Бөек Ватан сугышы елларында да Казан сынлы сәнгать училищесы эшчәнлеген туктатмый.

Белгечлекләр

үзгәртү
 
КССУ эмблемасы
  • Сынлы сәнгать
  • Дизайн
  • Декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрчелеге
  • Скульптура

Укытучылар

үзгәртү



туу датасы Исем әлма-матер һөнәр төре үлем датасы
1915-12-28 Семён Ротницкий И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты рәссам 2004
1919-12-23 Харис Якупов Казан сынлы сәнгать укуханәсе рәссам 2010-02-17
1923-12-23 Евгени Зуев Эстония сынлы сәнгать академиясе рәссам 1989-10-31
1924-03-03 Мәснәви Хәертдинов Харкау дәүләт дизайн һәм сынлы сәнгать институты
Іванаўскае мастацкае вучылішча
рәссам 1983-06-26
1955-04-20 Мәхмүт Ваһапов Казан сынлы сәнгать укуханәсе
Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты
рәссам


Уку йортын тәмамлаучылар

үзгәртү

Казан сынлы сәнгать мәктәбе сынлы сәнгать, гравюра, архитектура, скульптура бүлекләрендә урта һөнәри уку йортлары өчен рәссам-мөгаллимнәр һәм милли мәктәпләр өчен рәсем укытучылары әзерләгән. Сәләтле шәкертләр Россия сынлы сәнгать академиясенә караган Санкт-Петербург югары сынлы сәнгать училищесынә укырга керә алган[7].

Инкыйлабка кадәр

үзгәртү
  • Вадим Мизеров
  • Азарий Трапицын
  • Василий Сыромятников
  • Карлис Зале
  • Фёдор Модоров
  • Варвара Степанова
  • Александр Родченко
  • Михаил Лобанов
  • Александр Григорьев


Инкыйлабтан соң

үзгәртү


Автоматик исемлек

үзгәртү
туу датасы Исем һөнәр төре эш урыны үлем датасы
1877-03-26 Надежда Сапожникова рәссам 1942-10
1942-11
1879-03-23 Петр Дульский педагог
сәнгать белгече
музей эшлеклесе
нәшир
1956-03-08
1879-05-15 Константин Лепилов рәссам 1941-10-05
1881-11-26
1881-12-09
Николай Фешин рәссам 1955-10-05
1885-11-27 Nikolai Shulpinov рәссам 1921-08-07
1886-07-25 Aleksandr Michajlovič Solov'jev 1966
1888-01-01 Vasily Nikolaevich Alexandrov мигъмар 1953-05-19
1888-06-17 German Melentyev рәссам 1967-03-28
1888-10-28 Карлис Зале сынчы 1942-02-19
1889-05-04 Мизеров, Вадим Матвеевич рәссам Тум политехника университеты 1954-11-21
1889-06-26 Pyotr Kotov рәссам
укытучы
Сынлы сәнгать һәм мигъмарият милли академиясе
С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты
Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты
1953-07-04
1890-08-24 Моисей Спиридонов рәссам 1981-03-31
1891 Дмитрий Фёдоров 1959
1891-01-27 Никита Сверчков рәссам 1985-07-18
1891-06-29 Михаил Лобанов рәссам 1970
1891-10-08 Дмитрий Степанович Жилов сынчы
рәссам
биолог
1959-01-07
1891-11-23 Александр Родченко рәссам
фотограф
сынчы
мигъмар
график дизайнер
designer
typographer
сынлы сәнгать эшлеклесе
graphic artist
1956-12-03
1892 Константин Чеботарёв рәссам 1974
1892-03-24 Алексей Попов актёр
кинорежиссёр
театр режиссеры
тиятыр пидагугы
публицист
тиятыр белгече
укытучы
сценаричы
Русия театр сәнгате университеты 1961-08-18
1892-04-28 Ilarion Pleshynskyi рәссам Сынлы сәнгать һәм мигъмарият милли академиясе
Киев милли төзелеш һәм архитектура университеты
1961-02-06
1893 Иван Тютиков рәссам 1973
1894 Петр Байбарышев 1942
1894-08-08 Янис Лиепинш рәссам Латвия сынлы сәнгать академиясе 1964-09-02
1894-11-05
1894-10-28
1894-11-09
1894-10-09
Варвара Степанова рәссам
designer
шагыйрь
иллюстратор
textile artist
сәхнә бизәүче
graphic artist
истрады әртисе
сәнгатькәр
Vkhutemas
Académie d'éducation communiste Krupskói
1958-05-20
1895-06-22 Соколов Володимир В'ячеславович рәссам 1971
1896-06-09 Фомичов Петро Дмитрович рәссам 1975-09-16
1896-11-04 Николай Иванович Крутильников рәссам
укытучы
Алмацінскі каледж дэкаратыўна-прыкладнога мастацтва 1961-04-13
1902-06-25
1902-07-25
Владимир Кудряшёв рәссам 1944-11-09
1903-11-07 Dmitriy Krasil'nikov рәссам Татарстан китап нәшрияты
Central Publishing House of the Peoples of the USSR
Раздавім фашысцкую гадзіну
Vozhyk
1951
1903-11-27 Nikolai Semenovich Lomonosov сынлы сәнгать эшлеклесе
театр рәссам-бизәүчесе
Yekaterinburg Youth Theatre
Пирем драма театры
1995-09-23
1904-07-15 Габделгазиз Зыятдинев 1991-10-28
1905 Михайлов, Сергей Алексеевич рәссам 1985-08-14
1906-02-16 Server Jetere актёр
режиссёр
драматург
Комык музыкаль-дырам тиятры 1980
1907-01-27 Николай Барышев рәссам
clandestine agent
Gorky Drama Theatre 1944-04-10
1907-08-11 Anatoly Neratoff рәссам
мигъмар
iconographer
1973-07-01
1914-02-23 Магдалина Мавровская рәссам 2012-05-24
1918-07-21 Anatoly Kozyrev сынчы 1980-09-07
1918-09-27 Лотфулла Фәттахов рәссам 1981-06-17
1918-10-25 Мәхмүт Госманов рәссам 2006
1919-06-19 Сажин, Пётр Алексеевич сынчы 1999-02-05
1919-12-23 Харис Якупов рәссам Казан сынлы сәнгать укуханәсе 2010-02-17
1922-01-28 Әнвәр Нагаев рәссам 2002-12-11
1922-08-08 Әсгать Сәфәргалин рәссам 1975-08-28
1923-05-23 Николай Кузнецов (1923) рәссам 1974-12-15
1923-09-29 Сергей Лывин рәссам 2000-03-18
1924-02-18 Талєєв Олександр Матвійович рәссам 2006-04-04
1924-02-25 Әнәс Тумашев рәссам
сәхнә бизәүче
2010-10-12
1924-06-24 Владимир Попов рәссам 2023-10-27
1924-09-13 Кузнецов Володимир Васильович рәссам
укытучы
Харьков дәүләт дизайн һәм сәнгать академиясе 1998-12-23
1925-01-15 Матвеев Юрий Владимирович сәхнә бизәүче
рәссам
Kharkiv Ukrainian Drama Theatre 1988-09-24
1925-08-14 Гольба Володимир Федорович рәссам
укытучы
Kharkiv State School of Art
1925-08-19 Петр Баландин 1994-07-08
1926-03-19 Нәкый Бикташев 1980-10-29
1926-05-05 Ярамір Аляксандравіч Печкін сынчы Беларус милли техника университеты 1976-06-17
1927-11-03 Ланзы, Сергей Кончукович рәссам 1977
1928-02-18 Мәсгут Шәрифуллин язучы
1928-08-01 Васягін Григорій Васильович рәссам 2005-12-29
1930-05-07 Evgeniy Sidorkin рәссам
иллюстратор
graphic artist
1982-09-03
1930-10-19 Андрей Визел РФА КФҮ Органик һәм физик химия институты 2019-11-14
1931-08-10 Рафаил Баһаветдинов рәссам 2017
1932-04-17 Николай Индүхов 2009-04-05
1932-12-03 Нәүфәл Адылов сынчы 2004-12-01
1934-03-30 Рөстәм Килдебәкев рәссам
muralist
рәссам-витражис
mosaicist
tapestry designer
рәссам-плакатчы
2023-11-09
1934-07-10 Rafael Agafonov сынчы
рәссам
сәхнә бизәүче
2014-06-26
1934-12-21 Рафаэль Мәсәгутов рәссам
җәмәгать эшлеклесе
1936-01-24 Aleksandr Bakulevsky иллюстратор
сәнгатькәр
график дизайнер
рәссам
graphic artist
2021-08-23
1936-05-01 Даржай, Май-оол Александрович рәссам 2005-06-14
1936-10-11 Закир Батраев университет профессоры
1938-01-03 Igor Vulokh рәссам 2012-11-28
1938-11-22 Valery Skobeev рәссам 2022-07-29
1939-03-31 Рәшит Гыймашев рәссам 2007-03-11
1940-02-29 Фёдоров, Виктор Кронидович рәссам
mosaicist
graphic artist
пәртеритче
2001-10-05
1940-10-28 Равил Исмәгыйлев
1942-01-06 Георгий Валерианович Тайгильдин
1942-03-25 Штерн, Алексей Георгиевич рәссам
театр режиссеры
куючы-рәссам
1942-09-03 Константин Васильев рәссам 1976-10-29
1946-08-05 Надир Әлмиев рәссам
1946-11-14 Измаил Ефимов рәссам
1946-12-22 Григорий Эйдинов (1946) иллюстратор
1947-08-01 Шамил Шәйдуллин рәссам 2021-08-03
1949-02-23 Рәшит Сафиуллин рәссам
сәхнә бизәүче
graphic artist
2024-02-13
1949-07-28 Александр Леухин рәссам
1949-11-01 Валентина Губская рәссам Татар дәүләт «Әкият» курчак театры
Казан театр укуханәсе
1951-01-04 Шамил Нигъмәтуллин 2004-02-01
1951-01-09 Зөфәр Гыймаев рәссам 2022-02-15
1951-01-16 Рәшит Гаимов рәссам
мөгаллим
Казан милли тикшеренү технология университеты
Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты
1951-08-15 Әлфия Җәмилова
1952-11-26 Асия Миңнуллина рәссам
сынчы
1952-12-11 Фәридә Хәсьянова рәссам
children's book illustrator
1954-02-10 Рәшит Газиев рәссам
сәхнә бизәүче
2021-12-22
1954-04-12 Рәшит Гафиятуллин хөкемче
1955-04-20 Мәхмүт Ваһапов рәссам Казан сынлы сәнгать укуханәсе
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
1958-04-04 Наилә Кумысникова рәссам
сәхнә бизәүче
1959-02-24 Фәрит Вәлиуллин рәссам Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Казан (Идел буе) федераль университеты
1959-12-04 Игорь Щетинин рәссам
1961 Светлаков, Сергей Николаевич рәссам
пәртеритче
1963-06-15 Әнвәр Сәйфетдинев рәссам
1967-10-20 Әлфия Ильясова рәссам
1971-12-27 Фәридә Харрасова рәссам
иллюстратор
Бельтюков, Владимир Иванович рәссам


Псевдоурыс стилендә (теремга охшатып) кызыл кирпечтән салынган 3 катлы бина. Планда бина Н хәрефенә охшап тора. Гомуми мәйданы — 5232,2 м². Бина төзелешендә иң яхшы кирпеч, известняк, ак таш кулланылган. Идәннәргә паркет җәелгән.
Бинаның архитекторы Карл Мюфке III дәрәҗә Изге Станислав ордены белән бүләкләнә (1905).
1930-1941 елларда бинада коммуналь төзелеш инженерлары институты урнаша.
1941-2004 елларда КАИның 2 нче уку бинасы булып хезмәт итә. 2004 елда Казан сынлы сәнгать училищесынә кайтарып бирелә. Башта төп фасад ремонтлана, аннары бинаның эчке корылмаларына реставрация үткәрелә.
1995 елда бина «Шәһәр мигъмарияты һәйкәле», «илкүләм әһәмияткә ия дәрәҗәле мәдәният мирасы ядкәре» дип табыла[8].

Әдәбият

үзгәртү
  1. Глухов М. С. Печать и пути развития татарской советской художественной культуры 1917—1932 гг. Казань, 1974.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Аrtru.info сайтында, archived from the original on 2013-12-07, retrieved 2016-02-23 
  2. Юлия Глазырина. Карл Мюфке - архитектор и педагог. «Казанские истории», 2010 ел, 20 сентябрь
  3. РСФСР ХКШ карары, 1923 ел 10 июль
  4. АТССР мәгариф халык комиссариаты коллегиясе карары 1926 ел, 9 август
  5. ТАССР мәгариф халык комиссариаты коллегиясе карары 1929 ел, 18 ноябрь
  6. Постановление Кабинета Министров Респуб¬лики Татарстан от 16 ноября2006 г. № 551
  7. Чуаш белешмәлеге
  8. Указ Президента РФ № 176 от 20 февраля 1995 года