Харис Якупов

татар рәссамы

Харис Габдрахман улы Якупов (1919 елның 23 декабре2010 елның 17 феврале) — данлыклы татар рәссамы, СССРның халык рәссамы (1980 елдан), 1958 елда Тукай премиясе лауреаты, 1951 елда өченче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты. Казан шәһәренең шәрәфле ватандашы.

Харис Якупов
Туган телдә исем Харис Габдрахман улы Якупов
Туган 23 декабрь 1919(1919-12-23)
Казан
Үлгән 17 февраль 2010(2010-02-17) (90 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан сынлы сәнгать укуханәсе
Һөнәре рәссам
Эш бирүче Казан сынлы сәнгать укуханәсе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Рушан Якупова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Балалар

улы Фәрит Якупов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;
улы Әнвәр Якупов (1954-1997), рәссам[1]

улы Айдар[2]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены

ССРБ дәүләт премиясе — Сталин премиясе, 1951, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1958)

 Харис Якупов Викиҗыентыкта

Харис Якупов. «Сходкага»

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Харис Якупов президент Минтимер Шәймиев белән

Харис Якупов 1919 елда Казанда туа. Мәктәптә укыганда ук сынлы сәнгать студиясенә йөри, күргәзмәләрдә катнаша. «Яшь ленинчы» газетасында рәсемнәрен бастыра. 1940 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый.

Бөек Ватан сугышы елларында разведчик, топограф, старшина буларак Мәскәү янында, Курск дугасында, Украина, Польша, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. Анда да рәсем ясаудан туктамый.

Харис Якупов – портрет остасы. Ул ясаган Г. Тукай, А. Пешков, Ш. Камал портретлары аеруча уңышлы дип табылды.

«Габдулла Тукай крестьяннар арасында», «А.С. Пушкин Казан юлында», «А.М. Горький Марусовкада» (1946-1949) кебек картиналары тарихи темаларга багышланган.

Харис Якупов – пейзажчы да. Ул «Иделдә эссе көн», «Казанкада су ташу», «Кабан күле», «Иделдә яз», «Зур Идел» кебек зур полотнолар иҗат итә.

1950 елда Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов белән бергәләп, «В.И. Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя» исемле зур картина яза. Бу картина өчен рәссамнарыбыз Харис Якупов һәм Лотфулла Фәттаховка СССРның Дәүләт премиясе бирелә. 1954 елда Харис Якупов җәмәгатьчелекне үзенең «Хөкем алдыннан» дигән атаклы картинасы белән таң калдыра. Картинада фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән каһарман шагыйрь Муса Җәлил сурәтләнә.

Харис Якупов китап графикасы өлкәсендә дә күп эшли. Шәриф Камал, Мәҗит Гафури, Кави Нәҗми, Җәвад Тәрҗеманов, Әхмәт Фәйзи, Ләбибә Ихсанова һ. б. язучыларның китапларына, татар халык иҗаты әсәрләренә рәсемнәр ясый.

Чит илләрдә йөрү башка халыкларның тормышын сурәтләгән әсәрләр тууга сәбәп була. Кореядә, Италиядә булу Харис Якуповка яңа картиналар язу өчен өстәмә мәгълүмат бирә.

Харис Якупов 1951 елдан башлап Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе булып эшләде. 1974 елда СССР Сәнгать Академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайланды.

1976 елда рәссамга И. Репин исемендәге премия, ә 1980 елда сәнгатьне үстерүдәге хезмәтләре өчен СССРның халык рәссамы дигән исем бирелде.

2010 елда вафат булды.

Бүләкләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. http://www.vipkazan.ru/reviews/press/id4183/
  2. Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү