Константин Васильев

Константин Васильев, Константин Алексей улы Васильев (рус. Константин Алексеевич Васильев, 1942 елның 3 сентябре, СССР, РСФСР, Краснодар крае, Адыгея АӨ, Майкоп1976 елның 29 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Васильево) ― Татарстанда яшәп иҗат иткән рус совет рәссамы. Иҗат мирасы 400 дән артык әсәрне тәшкил итә: портретлар, пейзажлар, сюрреалист корылмалар, мифлар һәм сугыш темасына язылган картиналар. Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1988).

Константин Васильев
Туган телдә исем Константин Алексеевич Васильев
Туган 3 сентябрь 1942(1942-09-03)
Майкоп, Адыгея АӨ, Краснодар крае, РСФСР, СССР
Үлгән 29 октябрь 1976(1976-10-29) (34 яшь)
Васильево, Яшел Үзән районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлем сәбәбе тимер юлда фаҗига[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Әлма-матер Казан сынлы сәнгать укуханәсе
Һөнәре рәссам
Ата-ана
  • Алексей Алексей улы (әти)
  • Клавдия Парфен кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре Муса Җәлил премиясе (1988)

 Константин Васильев Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
К.А. Васильев. Автопортрет
 
К.А. Васильев
 
К. Васильев. Славянканың хушлашуы
 
К. Васильев. Көтү

1942 елның 3 сентябрендә фашистлар оккупациясендәге Адыгея автономияле өлкәсенең башкаласы Майкоп шәһәрендә туган. 1976 елда фаҗигале рәвештә һәлак була: иптәше белән узып баручы поездга таптала. Васильево бистәсендә җирләнгән.

1949 елдан гаиләсе Татарстанның Васильево бистәсендә яши.

1954 елда В. И. Суриков исемендәге институт каршындагы урта сәнгать мәктәбенә (Мәскәү) кабул ителә. Третьяков галереясе, Пушкин музее, Зур театр, Мәскәү консерваториясендә уздырган сәгатьләр рәссамның классик сәнгатькә юл башы була.

1957―1961 елларда Казан сәнгать училищесындә (II курстан) укый. Диплом эшен – Н. Римский—Корсаковның “Кар кызы” әсәренә иллюстрацияне «бишле»гә тапшыра.

Урта мәктәптә рәсем һәм сызым укытучысы, рәссам-бизәүче булып эшли.

Иҗаты үзгәртү

Тумыштан бирелгән таланты, алган махсус белеме, бай рухи дөньяга ия булуы аркасында сынлы сәнгатьтә үзенең кабатланмас исемен калдырды. Рәссам К. Васильевның иҗат мирасында 400 дән артык әсәр бар дип исәпләнә.[1] Алар арасында сынлы сәнгать һәм графика әсәрләре, пейзаж күренешләре, портретлар шәлкеме, рус былинасы каһарманнарын сурәтләгән, мифлар һәм сугыш жанрларында язылган, сюрреалист һәм абстракт композицияләр, этюдлар, Омск чиркәвен бизәү эскизлары бар.

1960 ел башындагы иҗатында, мәсәлән, «Кыл» (1963); «Абстракт композицияләр» (1963); «Күккә ашу»; «Пәйгамбәр» әсәрләрендә - Пабло Пикассо, Генри Мур, Сальвадор Дали иҗатын тирәнтен өйрәнү нәтиҗәсендә сюрреализм; «Квартет», «Королева сагышы» , «Күзгә күренү» , «Хәтер иконасы» , «Керфекләр музыкасы» әсәрләрендә - абстракт экспрессионизм тәэсире сизелә. 1960 еллар ахырына формалистчыл эзләнүләрдән баш тартып, реализм манерасында иҗат итүне өстенрәк күрә башлый.[2]

Рәссам халык авыз иҗатына - рус халык җырларына, былиналарга, Скандинавия, Ирландия сагаларына да мөрәҗәгать итә, славян һәм скандинав эпосларының каһарманнарының портретлары шәлкемен ясый. Рус тарихына «норман күзлеге»ннән караган өчен аның иҗатын совет хакимиятләре яратмый.[3]. Рихард Вагнер музыкасын тыңлап ясарга ярата: Рихард Вагнер операларының эчтәлегеннән чыгып, «Нибелунглар боҗрасы» шәлкемен (1970) ясый.

Бөек Ватан сугышы темасына багышланган әсәрләре үзгәртү

«Маршал Жуков», «Ябырылу», «Кырык бернең парады», «Туган илне юксыну» (1974).

Портретлары үзгәртү

«Шостакович» (1961), «Бетховен» (1962), «Скрябин» (1962), «Римский-Корсаков» (1962).

Пейзаж әсәрләре үзгәртү

«Көтү», «Төньяк лачыны» (1967), «Аккошлар», «Көз», «Кое буенда» (1973), иң соңгы әсәре - «Ябалак тоткан кеше» (1976) һ.б.

Картиналар язмышы үзгәртү

Хәрби хәбәрче А.И. Доронин (Мәскәү) 1978 елдан башлап, Мәскәүдә һ. б. шәһәрләрдә рәссамның күргәзмәләрен оештыра башлый. 1988 елда «К. Васильев сәнгатен сөючеләр клубы» иҗтимагый җәмгыятен оештыра. Рәссамның әнисе Клавдия Парфен кызы белән рәссамның әсәрләрен файдалану хокукын клубка бирү турында рәсми килешү төзи. Клавдия Парфен кызы бер шарт куя: улының рәсемнәре кайда урнаштырылса, ул да шунда яшәргә тиеш була. 1984 елда Коломна шәһәрендә 4 бүлмәле фатир алына, анда К.Васильевның әнисе һәм кыз туганы Валентина (ире һәм дүрт кызы белән) күченәләр. Ә картиналарга оя бары тик 1998 елда гына Мәскәүнең Тимирязев районы Лианозов паркында элекке дача бинасында табыла.[4]

Истәлек үзгәртү

2013 елда Казан шәһәрендә Константин Васильев премиясе булдырыла[5].

Бүләкләре үзгәртү

Исән вакыттагы күргәзмәләре үзгәртү

  • 1963 – Мәскәү (Манеж); Казан (Казан рәссамнары- сатириклары республика күргәзмәсе)
  • 1968 – Яшел Үзән
  • 1976 – Яшел Үзән

Вафатыннан соңгы күргәзмәләре үзгәртү

  • 1977 – Яшел Үзән; Казан (Яшьләр Үзәге)
  • 1978 – Мәскәү («Социндустрия» гәҗите мөхәрририяте), Мәскәү (Варваркадагы Знаменский кярханәсе); Мәскәү (ВОООПиК ның Мәскәү елгасы аръягы бүлекчәсе)
  • 1979 – Пущино
  • 1980 – Мәскәү (Кече Грузия урамындагы Күргәзмә залы)
  • 1981 – Подольск; Вороново бистәсе (Мәскәү өлкәсе)
  • 1982 - Вороново бистәсе (Мәскәү өлкәсе); Обнинск; Мәскәү («КП» гәҗите мөхәрририяте)
  • 1983 – Ленин ис. совхоз (Мәскәү өлкәсе)
  • 1984 – Коломна; Мәскәү (Бауман исем.МВТУ)
  • 1985 – Мәскәү (Төньяк елга вокзалы)
  • 1986 – Коломна
  • 1987 – Коломна; Мәскәү (Варваркадагы Табигатьне саклау җәмгытенең күргәзмә залы); Мәскәү (Урал урамындагы ДВХЛ ның күргәзмә залы); Вятка шәһәре; Түбән Новгород
  • 1988 – Мәскәү (Курчатов ис. ИАЭның мәдәният йорты); Мәскәү (Плеханов ис. МИНХ); Санкт-Петербург; Киев
  • 1989 – Одесса; София (Болгария); Түбән Новгород; Выборг; Рига
  • 1990 – Мәскәү (Манеж); Мәскәү (Дубна ур. күргәзмәләр залы); Казан; Тируэль, Испания; Сочи; Новосибирск; Красноярск
  • 1991 – Иркутск; Чиләбе; Свердловск; Тольятти; Минск
  • 1992 – Воронеж; Тамбов; Казан
  • 1993 – Төмән; Красноярск
  • 1994 – Тверь; Зеленоград; Краснодар; Калининград; Подольск; Горки музей-комплексы, Мәскәү өлкәсе
  • 1995 – Мәскәү (академик Миллионщиков урамындагы күргәзмә залы); Волгоград; Обнинск; Тула; Новомосковск; Түбән Новгород; Арзамас
  • 1996 – Яшел Үзән; Мәскәү (Остоженкадагы Кызыл пулатлар), Вологда; Череповец; Ярославль; Кострома
  • 1997 – Санкт – Петербург; Липецк; Рязань
  • 1998 – Мәскәү – Константин Васильевның музеенда даими экспозиция[6]

Кызыклы факт үзгәртү

Константин Васильевның әнисе Клавдия Парфен кызы - бөек рус рәссамы И.И. Шишкин нәселеннән.[7]

Моны да карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. А.И. Доронин. Руси волшебная палитра. М.: Молодая гвардия, 1992 .; ISBN 5-235-00358-6.
  2. Доронин А. Художник Константин Васильев; М., «Молодая Гвардия», 1985[8].
  3. Вл. Солоухин. Продолжение времени. Россия в красках: 2013, № 34[9].

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү