Адыге́я Республикасы́ (Адыгея, адыг. Адыгэ Республик, рус. Республика Адыгея) — Россия Федерациясе эчендәге республика[3], Россия Федерациясенең субъекты, Көньяк федератив округына керә.

Адыгея
адыг. Адыгэ Республик
Байрак[d]Илтамга[d]
Flag of Adygea.svgCoat of arms of Adygea.svg
Сурәт
Нигезләнү датасы 1991
Рәсми тел рус теле һәм адыгэ теле
Гимн Адыгея Республикасы гимны[d]
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Башкала Майкоп
Административ-территориаль берәмлек Россия[1]
Анклав буларак әлеге территориягә керә Краснодар крае
Геомәгълүматлар Data:Russia/Republic of Adygea.map
Иң югары ноктасы Чугуш[d]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Адыгея Республикасы башлыгы[d]
Хөкүмәт башлыгы Морат Кумпилов
Халык саны 463 167 (1 гыйнвар 2021)[2]
Сәгать поясы MSD
Нәрсә белән чиктәш Краснодар крае
Алыштырган Адыг айрат өлкәсе[d]
Кулланылган тел адыгэ теле
Бүләкләр
Халыклар Дуслыгы ордены
Мәйдан 7600 км²
Рәсми веб-сайт adygheya.ru(рус.)
Харита сурәте
Һәйкәлләр исемлеге Адыгея мәдәни мирас һәйкәлләре исемлеге[d]
Феноменның икътисады Адыгея икътисады[d]
Номер тамгасы коды 01
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Адыгеядә җирләнгәннәре[d]
Карта
Commons-logo.svg Адыгея Викиҗыентыкта

1922 елда Адыгея автономияле өлкәсе кебек нигезләнгән.

Башкаласы — Майкоп шәһәре.

Географик мәгълүматҮзгәртү

 
Адыгеяның физик харитасы

РельефҮзгәртү

Республиканың төньяк өлеше тигезле, көньякта — Зур кавказ таулары торалар. Адыгея территориясын 40 % чамасы урманнар алалар.

КлиматҮзгәртү

Республиканың климат җылы дип карала, урта температура −2 °С гыйнварда, ә июльдә +28 °С белән санлана.

ГидрографияҮзгәртү

Адыгеяның иң зур елгалары: Кубань, Лаба, Белая.

ЧиктәшлекҮзгәртү

Адыгея Россия Федерациясе субъектлары яки чит ил дәүләтләре белән чиктәш түгел.

ТарихҮзгәртү

Адыгея территориясе электән урнашкан иде. Майкоп районында Абадзех палеолитик туктау урнашкан, күп археологик бронза һәм тимер гасырларның һәйкәлләре бар. Адыглар төрле вакытларда ирек халык булып яшәгәннәр, әмма Кавказ сугышы нәтиҗәсендә, 1859—1864 елларда адыгларның күбесе Госман империясенә киткәннәр, калганнарны Кубаньнең сул якка күчкәннәр.

1922 елның 27 июлендә Чиркәс (Адыгей) автоном өлкә кебек, Краснодарда үзәк белән барлыкка килде, аннары соң Адыгей автоном өлкә белән булды. 1936 елның 10 апрелендә үзәк Майкопка күчерелде. 1990 елның 5 октябрендә Адыгей АССРы игълан ителде, ә 1992 елның 24 мартынан Адыгея Республикасы ясалган иде.

2007 елдан бирле республиканың президенты — Аслан Тхакушинов.

ХалыкҮзгәртү

Халык — 440 327 кеше (2011), шәһәрдә яшәүчеләре — 52,6 % (2006). Халыкның тыгызлыгы — 56,5 кеше/Км² (2011).

Халык 1979 елдагы сан
мең (*)
2002 елдагы сан
мең (* 2012 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган.)
2010 елдагы сан
мең[4]
Руслар 285,6 (70,6 %) 288,3 (64,5 %) 270,7 (63,6 %)
Адыгэлар 86,4 (21,4 %) 108,1 (24,2 %) 107 (25,2 %)
Әрмәннар 6,4 (1,6 %) 15,3 (3,4 %) 15,6 (3,7 %)
Украиннар 12,1 (3,0 %) 9,1 (2,0 %) 5,9 (1,4 %)
Курдлар 3,6 4,5 (1,1 %)
Черкеслар 2,7 (0,6 %)
Татарлар 2,4 2,9 2,6 (0,6 %)
Цыганнар 1,1 1,8 2,4 (0,5 %)
Белоруслар 2,2 1,9
Греклар 1,0 1,7
Әзериләр 1,4
Алманнар 1,4 1,2
Чеченнар 1,1

Татарлар Адыгеядә Киров авылында (Шовгенов районы), Политотдел, Отрадный авылларында (Кошехабль районы), Афипсип авылында (Тахтамукай районы), Майкоп шәһәрендә торалар.

Административ-территориаль бүленешҮзгәртү

Республикада 2 шәһәр округы — Майкоп һәм Адыгейск, 7 муниципаль район, 5 шәһәр поселениесе — шәһәрсыман поселогы, 43 авыл поселениесе, 225 авыл торак пункты (2006).

Шәһәр округлары:

  • Адыгейск шәһәре
  • Майкоп шәһәре

Муниципаль районнар:

Торак пунктларҮзгәртү

Торак пункты 2010 елдагы испәбе буенча халык саны
мең[5]
Майкоп   166,5
Яблоновский   26,8
Энем   18,0
Гиагинская 15,0 (2008)
Адыгейск 14,7
Ханская 11,1 (2008)
Тульский   10,7
Красногвардейское 9,0 (2008)
Кошехабль 7,7 (2008)
Каменномостский   7,2
Дондуковская 6,5 (2008)
Тлюстенхабль   5,5
Тахтамукай 5,2

ДинҮзгәртү

 
Майкоп җәмигъ мәчете

Адыгеяда яшәүчеләр төрле дин вәкилләре булып торалар. Адыгларның күпчелеге мөселман. Анда яшәгән татарлар да нигездә мөселманнар.

Адыгеяда яшәүче руслар, украиннар һәм беларуслар христиан диненә ышаналар.

Халыкның берничә өлеше атеист, яки бер дин тарафдары да түгел.

Хәзерге вакытта Адыгеядә чиркәү тергезелә, ләкин мөселман гыйбәдәт урыннары бик аз. 2000 елның 2 ноябрендә Майкоп җәмигъ мәчете ачылды, бөтен республиканың мөселманнарына бу вакыйга бик зур бәйрәм белән булды.

МәдәниятҮзгәртү

  • «Нальмэс» — Адыгеяның дәүләт «Нальмэс» академия халык биюе ансамбле.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. ОКТМО
  2. https://www.gks.ru/storage/mediabank/PrPopul2021.xls
  3. Конституция Российской Федерации. Ст. 5, пп. 1, 2
  4. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2020-05-01, retrieved 2012-06-09 
  5. Росстат. Информационные материалы о предварительных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года. Численность населения районов и городских населённых пунктов субъектов Российской Федерации, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-06-09 

ЧыганакларҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү