Нальмэс (ансамбль)

«Нальмэс» (адыг. Нальмэс - «алмаз»), Адыгеяның дәүләт «Нальмэс» академия халык биюе ансамбле — Адыгеяның башкаласы Майкоп шәһәрендә иҗат итүче, дәүләт карамагындагы сәнгать коллективы. Кубань комсомолының Н. Островский исемендәге премиясе лауреаты (1974).

Адыгеяның дәүләт «Нальмэс» академия халык биюе ансамбле
рәсем
Төп мәгълүмат
Жанр

фольклор

Барлыкка килгән

1936

Таркалган

1941-1945

Илләр

Русия Русия
(Адыгея)

Шәһәр

Майкоп

Бүтән исем

Адыгеяның дәүләт җыр һәм бию ансамбле (1936-1972)

Тел

чиркәс, рус

http://нальмэс.рф/

Сәнгать җитәкчесе (2013 елдан) — Аслан Хаджаев, Кубаньның һәм АР халык артисты.
Директор — Азмет Басте, РФ атказанган, АР халык артисты.

Тарих үзгәртү

 
«Нальмэс» ансамбле
 
«Нальмэс» ансамбле
  • Адыгеяның дәүләт җыр һәм бию ансамбле 1936 елда оештырыла. Беренче директоры — атаклы биюче, спортчы-җайдак, халык мәдәниятен һәм сәнгатен тирәнтен белүче Абдул Беджашев (Иске Бжегокаядан), сәнгать җитәкчесе — композитор, шагыйрь, фольклорчы Шабан Кубов (Хакуринохабльдән). Алар икесе ансамбльгә талантлы биюче, җырчы, музыкантларны туплау белән шөгыльләнә. Яшьләрне генә түгел, яше 40 ка җиткәннәрне дә ансамбльгә дәшәләр. Моның максаты — борынгы җырлы-биюле музыка сәнгатен төгәлрәк саклау, тамашачыга төгәлрәк илтеп җиткерү.
  • Бөек Ватан сугышы башлангач, ир-ат артистлар барысы да фронтка китә, 7 - һәлак була, 4 – I төркем гарип булып әйләнеп кайта.
  • 1945-1946 елларда ансамбльгә артистларны икенче кат туплау була: Масхуд Бешкок, Умар Тхабисимов, Ереджиб Мамий, Юсуф Хаджаев мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертәләр.
  • 1950 елда ансамбльгә Гисса Чич, Юрий Чич, Чеслав Анзароков, Шхамчерий Туов, Ибрагим Курашинов, Алий Темзок алына.
  • Ансамбль Мәскәүдә адыгэ халыкларының Россиягә кушылуының 400 еллыгына багышланган «Адыгея АӨ һәм Карачай-Чиркәсия АӨ әдәбияты һәм мәдәнияте ункөнлеге»ндә чыгыш ясый.
  • Ансамбльне яңарту өчен, Тифлис дәүләт хореография училищесы каршында 30 кешелек махсус 3 еллык студия, Майкопта 20 кешелек студия ачыла (җитәкчеләре Масхуд Бешкок, Николай Игнатенко).
  • 1971 елда 2 студия яңа концерт программасы тәкъдим итә. Директор һәм баш балетмейстер итеп Масхуд Бешкок, балетмейстер итеп Григорий Гальперин билгеләнә.
  • Төрле елларда Хаджисмел Варзиев, Хашир Дошуев, Григорий Гальперин, Мурадин Хаджаев, Амербий Кулов балетмейстер булып эшли.
  • 1996 елда Мәскәүдә «Адыгея мәдәнияте көннәре»ндә катнаша.
  • 2000 елларда директор һәм сәнгать җитәкчесе булып Азамат Басте һәм Мухамед Кулов эшли.
  • Ансамбльдә чит илдән кайткан адыглар (Батурай Шагуч, Мурат Кансат, Гушау Едыдж) эшли башлый.
  • 2014 ХХII кышкы Олимпия уеннарының (Сочи, Россия) мәдәният пограммасында катнаша.

Репертуар үзгәртү

Сугышка кадәр үзгәртү

Адыгэ халык җырлары үзгәртү
  • «Сэрмафе»
  • «Бжедуглар ихтилалы турында җыр»
  • «Ощнэ1у янында сугыш турында җыр»
  • «Хатх Магамет гуаз»
  • «Айдемиркан»
  • «Коджебердоко Магамет»
  • «Хатхе Кочас»
  • «Адыиф»
  • «Гошэгъэгъ»
  • «Җир сөрүче турында җыр»
  • «Комбайнчы турында җыр»
  • «Бригадир турында җыр»
  • «Табунчы турында җыр»
  • «Сакчы турында җыр»
  • «Комсомол турында җыр»


Биюләр үзгәртү

  • «Зэфак1у»
  • «Ислъамый»
  • «Зыгъэлъат»
  • «Удж»
  • «Лъэпэч1ас»
  • «Удж-Хъурай»


1970 елларда үзгәртү

  • «Исламый» адыгэ халык биюе
  • «Загатлят» адыгэ халык биюе
  • «Тляпатет» адыгэ халык биюе
  • «Картули» гөрҗи халык биюе

Хәзерге репертуар үзгәртү

  • «Буркалар белән бию»
  • «Удж» (парлы бию)
  • «Исламый биюе»
  • «Абхаз бәйрәм биюе»
  • «Адыгэ көйләреннән попурри»
  • «„Нальмэс” бии» (Ей мардж, Нальмэсыр къашъо)
  • «Кавказ ритмнары» (долида уйнау)
  • «Чиркәс диаспорасы биюләреннән муенса»
  • «Печән өстендә» (Мэкъуаохэр)
  • «Бармак очында бию» (ЛъэпэчIас)
  • «Нартлар турында хикәят»[1]
  • «Хәнҗәр белән бию» (КъэмэчIас)
  • «Әйлән-бәйлән» (Удж-хъурай)
  • «Исламыйның тууы»
  • «Чакыру биюе» (Зафак)
  • «Сикер» (Зекlо зыгъэлъат)
  • «Адыг уджлары»


Гастрольләре үзгәртү


Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

 
Хәнҗәр белән бию
  • 1974 Кубань комсомолының Н. Островский исемендәге премиясе лауреаты.
  • 1978 Бөтенроссия халык биюләре ансамбльләре һәм җыр һәм бию ансамбльләре бәйгесе лауреаты.
  • Бөтендөнья адыгэ мәдәнияте фестивале (Нальчик) — лауреат.
  • Халыкара бию фестивале (Төркия) — Гран-при.
  • 1996 Адыгеяның югары бүләге — «Адыгея даны» медале.

Әдәбият үзгәртү

  1. Бешкок М.М., Нагейцева Л.Т. Адыгский народный танец. Майкоп, 1982.
  2. Шу Ш.С. Народные танцы адыгов. Нальчик, 1992.
  3. Бешкок М. М. Танцевальная культура адыгов с древних времен до наших дней. Майкоп, 2000.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү